ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

29 июльдә Татарстан Республикасына Кыргызстан делегациясе килде. Делегация составында Кыргызстан Республикасының авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате һәм мелиорация министры урынбасары Амангелди Исаев һәм "Балыкчи Алко Трейд" ҖЧҖ гамәлгә куючы Рахат Тургунбаев катнашты.

Бүген делегация әгъзалары ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булдылар, анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм "Татспиртпром" АҖ вәкилләре белән очраштылар.

Очрашуны ачып, Альберт Кәримов болай дип билгеләп үтте: "Татарстан белән Кыргызстан арасында, бигрәк тә сәүдә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү өчен потенциал бар".

Очрашу барышында яклар кайбер юнәлешләр буенча, аерым алганда, алкоголь тармагы линиясе буенча үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. Амангелди Исаев Татарстанда алкоголь продукциясен җитештерү, сату һәм китерү базарын өйрәнү кирәклеге турында белдерде.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканда, Альберт Кәримов "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган экспортерларга ярдәм итү буенча гамәлдәге республика чаралары турында сөйләде.

Кыргызстан делегациясе әгъзалары шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге ашламалар белән тәэмин итү юнәлешләре буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре белән дә кызыксынды. Моннан тыш, әңгәмә барышында яклар Татарстанның агросәнәгать парклары базасында уртак эш мәсьәләсен дә кузгатты.

Өстәмә:

Татарстан белән Кыргызстан арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә үсеш ала. Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше соңгы ике елда 2 мәртәбә арткан һәм 2018 елда АКШ доллары белән 61,8 млн. тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Кыргызстанга ягулык, нефть һәм аларны куу продуктлары, пластмасса, каучук, агач һәм аннан эшләнмәләр экспортлый. Татарстанга нигездә җир өсте транспорты һәм аларның өлешләре, җиләк-җимеш һәм чикләвек, таштан ясалган әйберләр кертелә.

Тэглар: сельское хозяйство делегация сотрудничество Кыргызстан

 


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасында үсемлекләрне саклау буенча химик чаралар җитештерү буенча дөньяда аналоглары булмаган ультразаманча "Август" заводы ачылды.

"Август-Алабуга" заводын ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең агросәнәгать комплексы, табигать ресурслары һәм экология мәсьәләләре буенча урынбасары Алексей Гордеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Алексей Савельчев катнашты. Шулай ук мәртәбәле кунаклар арасында чарага Беларусь, Казакъстан һәм Кыргызстан тармак министрлыклары вәкилләре, "Август" компаниясенең эре партнер-предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар килде.

Тантананы "Август" АҖ генераль директоры Александр Усков һәм "Август-Алабуга" ААҖ генераль директоры Владимир Алин үткәрде.

Завод төзелеше 2016 елда ук башланган, ә 2019 елның маенда завод Ростехнадзор таныклыгын алган. Төзелешнең инвесторы булып, "Август" компаниясеннән тыш, Сәнәгатьне үстерү федераль фонды да катнашкан, 500 млн сум күләмендә займ биргән.

"Август-Алабуга"ның җитештерү куәте елына 50 млн литр әзер продукция һәм 8 млн канистра полимер төргәк тәшкил итә. Предприятие алдынгы җиһазлар белән җиһазландырылган һәм югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган һәм роботлаштырылган. Заводта косметика һәм фармацевтика сәнәгатендә кулланыла торган "чиста" җитештерү методикасы кулланылачак.

Җитештерүнең ышанычлылыгы, югары сыйфатлы булуы, продукциянең сакланышы һәм куркынычсызлык техникасын үтәү заводка үсемлекләрне яклауның фәкать югары нәтиҗәле чараларын эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International