ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.

Н.В.Лемаев исемендәге "Бигеш" халыкара аэропортына килүгә ул Россиянең сәнәгать министры "Алабуга" махсус икътисадый зонасына юнәлде. Биредә Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ заводын карады.

Хәзерге вакытта "Форд Соллерс Алабуга" мәйданчыгында "Аурус" класслы автомобильләрне серияле җитештерә башлауга әзерлек бара. Проект Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше өчен җитди стимул булып тора, шулай ук коммерцияле автомобильләр сегментында Россиянең автомобиль базары потенциалын нәтиҗәле файдалану мөмкинлеген бирә. Заводта кунаклар "Аурус" автомобильләрен серияле җитештерү цехлары белән танышты. Денис Мантуров өчен заводны тәкъдир итү оештырылды.

Автомобильләрне серияле җитештерү 2021 елның беренче кварталында башлана. Тулы цикл җитештерү штамповкалау эшен, двигательләр җитештерү, җыю цехы, буяу цехы һәм эретеп ябыштыру цехы эшләрен үз эченә ала. Шулай итеп, двигательләр җитештерү механик эшкәртүне һәм ахыргы җыюны үз эченә алачак. Роботлаштырылган комплекс техник яктан катлаулы эш төрләрен башкарырга мөмкинлек бирә. "Аурус" автомобильләрен җыю цехы өчен "завод-шоурум" концепциясе каралган. Цифрлы җитештерү технологияләре (җитештерүнең цифрлы игезәге, әйберләрнең сәнәгать интернеты, RFID-индентификация), шулай ук пилотсыз технологияләр, өстәмә чынбарлык технологияләре файдаланылачак.

Денис Мантуровка шулай ук 2024 елга кадәр проектның җитештерү куәтләренә чыгу планы да күрсәтелде. "Алабуга" МИЗда "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ автомобильләре күргәзмәсе оештырылган иде. Биредә "УАЗ Профи" базасында ашыгыч медицина ярдәме автомобиле, "УАЗ Профи" базасында аз хәрәкәтләнүче пассажирларны йөртү автомобиле, "УАЗ Профи" базасында газ-мотор ягулыгында йөк ташучы автомобиль, "УАЗ Профи" базасында мәктәп автобусы, ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм "Форд Транзит" базасында мәктәп автобусы һәм башка модельләр тәкъдим ителде.

"Алабуга" МИЗда булган вакытта Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Бүләк "Татарстан Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлек һәм сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән өчен" тәгъбирләмәсе белән тапшырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шәһивәлиев, "Соллерс" ГАҖ директорлар советы рәисе Вадим Швецов, "Аурус" ҖЧҖ генераль директоры Әдил Ширинов һәм башкалар катнашты.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Ереванда сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору, шул исәптән интеллектуаль милек хокукларын яклау проблемаларына багышланган "Антиконтрафакт-2019" VII Халыкара форумы ачылды. Форумны оештыручылар – Евразия икътисадый комиссиясе, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Антиконтрафакт" халыкара ассоциациясе ярдәмендә Әрмәнстан Республикасы Хөкүмәте.

Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча комиссия аппараты вәкилләре – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан Ләйсән Закирова һәм Лилия Газизуллина форум эшендә катнашты.

Форумның төп максаты – базарларны сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешеннән, шул исәптән контрафакт һәм фальсификацияләнгән товарларны сатудан яклау, интеллектуаль милекне яклау хокукларын тәэмин итү проблемалары буенча фикер алышу, шулай ук конструктив диалогка керү һәм товарлар сату һәм хезмәт күрсәтүләр базарын формалаштыру максатларында уртак карарлар эшләү.

"Контрафакттан саклау – теләсә кайсы предприятиенең баш авыртуы", – дип ассызыклыйлар "КАМАЗ" ГАҖ форумында катнашучылар. Предприятиедә контрафакт запас өлешләргә кагылышлы очракларны ачыклау буенча планлы эш алып барыла.

"КАМАЗ"да йөк машинасы "төрләрен"нән хәбәрдар булган һәр хуҗаның иң сыйфатлысы булса да, иң кыйммәтле оригиналь запас өлеш сатып алырга теләмәве турында аңлыйлар. Шуңа күрә сатып алганнан соңгы гарантиясе булган техника хуҗалары өчен "КАМАЗ" махсус "KAMAZ-ЭКОНОМ" сәүдә маркасы белән продукция линейкасын эшләгән.

Форум чараларының берсендә шулай ук Евразия икътисадый берлеге кысаларында товарларның ирекле хәрәкәтен тәэмин итү инструментлары буларак товарларны цифрлы күзәтү һәм маркировкалау турында сүз барды. Евразия икътисадый берлегендә товарларның цифрлы күзәтү товар (характеристикалар, легальлек һәм куркынычсызлык) турындагы төгәл мәгълүматтан файдалануны, әйләнештәге контрафакт продукция күләмен киметүне, Евразия икътисадый берлеге илләрендә җитештерелгән товарларның глобаль конкуренциягә сәләтен арттыруны тәэмин итәчәк.

Товар әйләнешен цифрлы трансформацияләүнең төп нәтиҗәсе "Евразия икътисадый берлегенең товарлар әйләнеше өлешендәге цифрлы киңлеге" булырга тиеш, ягъни цифрлы процессларны, мәгълүмат ресурсларын, сәүдә хезмәттәшлеге чараларын интеграллаштыра торган пространство.

anti-counterfeiting.ru материаллары буенча


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында көндәшлелеккә сәләтлелек дәрәҗәсен үстерү корпоратив программаларын (алга таба – КППК) гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә дәгъва белдерүче төбәк әһәмиятендәге җитештерүчеләр исемлеген формалаштыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карары нигезендә "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм республиканың экспорт юнәлешле предприятиеләренә ярдәм итүгә, дөнья базарларында аларның конкуренциягә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән.

Предприятиеләргә экспорт кредитлары буенча процент ставкаларының бер өлешен һәм финанслауның башка инструментларын, икътисадый асылда, шундый ук кредитка компенсацияләүне, шулай ук экспорт кредитларын иминиятләштерү шартнамәләре буенча иминият премиясе өлешен компенсацияләү максатларында федераль бюджеттан субсидияләр бирелә.

Утырышта Татарстанстат, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил катнашты.

Катнашучылар КППК механизмы буенча сайлап алуда катнашуга гариза биргән экспортер предприятиеләренең документлары каралды. Нәтиҗәдә, КППК гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә дәгъва белдерүче беренче дулкынның 11 предприятиесен региональ әһәмияткә ия җитештерүчеләр исемлегенә кертү турында карар кабул ителде. Бу республиканың урман сәнәгате, металлургия, химия сәнәгате һәм башка тармак предприятиеләре. Алга таба әлеге исемлек Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына аларны ранжалау һәм дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул итү максатында төбәк җитештерүчеләрнең бердәм исемлеген формалаштыру өчен җибәреләчәк.

Киңәшмәдә министр урынбасары Алмаз Хөсәенов болай дип аңлатты: "Бу гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны булды, предприятиеләрнең бер өлеше хуплау алды. Әмма документлар пакетындагы җитешсезлекләрне төзәтеп, калган предприятиеләрнең дә сайлап алуның икенче дулкына эләгә алуы турында аңларга кирәк. Без үз ягыбыздан әлеге программа белән кызыксынучы барлык предприятиеләргә ярдәм итәргә әзер, семинарлар үткәрәчәкбез һәм аңлату эшләре алып барачакбыз. Безгә бу илкүләм проектта потенциаль катнаша алу мөмкинлеге булган һәркемнән җаваплы элемтә алу бик мөһим".

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2019 елның сентябрь-октябрь айларында карала торган дәүләт ярдәме кысаларында КППК гамәлгә ашыручы җитештерүчеләрне сайлап алуның икенче дулкынын үткәрү турында карар кабул ителгән.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Яр Чаллының пресслау-рама заводында Австриядән чит ил баклары китерүгә алмаш булачак алюминий ягулык баклары чыгару буенча яңа линия эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Вице-премьер Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яңа линияне эшләтеп җибәргәнче Россиядә сыйфаты һәм күләме буенча "КАМАЗ" таләпләренә җавап бирерлек алюминий ягулык бакалары җитештерелмәгән, шуңа күрә дә предприятие продукцияне чит илдән сатып ала торган булган. 2017 елда "КАМАЗ" алюминий ягулык баклары җитештерү буенча үз производствосын оештыру турында карар кабул иткән. 2018 елда Сәнәгатьне үстерү фонды компания проектын хуплаган һәм җитештерүчегә "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча займ биргән.

 Проект кысаларында "КАМАЗ" 200-800 литр күләмендәге алюминий ягулык баклары чыгара башлаган. Яңа җитештерү куәте елына 35 мең бак тәшкил итә. Шул ук вакытта линия универсаль булып тора һәм алюминийдан да, корычтан да ягулык баклары җитештерү мөмкинлеген бирә.

"Быел без КАМАЗ автомобильләренең яңа буынын җитештерә башлыйбыз, һәм бу проект компания өчен аеруча әһәмиятле. Икътисадый аспекттан тыш, үз линиябез безгә реаль вакыт режимында бакларның сыйфатын КАМАЗ автомобильләренең мөһим компоненты буларак күзәтеп торырга, шулай ук кулланучының үсә торган ихтыяҗларына җавап итеп аларның конструкциясен камилләштерү мөмкинлеген бирәчәк. Һәм, әлбәттә, бу компаниянең импортны алыштыру стратегиясен гамәлгә ашыруда тагын бер адымы", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә "КАМАЗ" Австриядән импорт алюминий баклары китерүдән баш тартачак. Үзендә җитештерелгән бакларны куллану "КАМАЗ"га елына 500 млн сум яки бер бак исәбеннән 10 меңнән 18 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Алюминийдан ясалган ягулык баклары магистраль, шәһәрара һәм шәһәрдә пассажирлар йөртү өчен коммерция автомобильләрендә кулланыла. Аларның өстенлекләре арасында – корыч ягулык багына карата авырлыгы кимрәк,  коррозиягә нык һәм янгын куркынычсызлыгы.

Элегрәк Сәнәгатьне үстерү фонды предприятиегә яңа җиһазлар сатып алу өчен ташламалы займ тәкъдим иткән булган. Проектның гомуми бюджеты 544 млн сум тәшкил иткән, шуның 230 млн сумы – Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган займ. Ташламалы финанслау КАМАЗга Россиядә алюминий бакларның заманча производствосын локальләштерү мөмкинлеген биргән, һәм хәзер предприятие читтән кертелә торган югары сыйфатлы продукцияне мөстәкыйль җитештерә.

КАМАЗ өчен дә, төбәк өчен дә мөһим проект Сәнәгатьне үстерү фонды займын җәлеп итеп гамәлгә ашырылган 150нче производство булган.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан сәнәгатьне цифрлы үзгәртеп коруга дәүләт ярдәменең яңа чарасы – югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм (яки) үстерү максатларында цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү чыгымнарының бер өлешен субсидияләү гамәлгә ашырылачак.

Субсидия бирү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 30 апрелендәге 529 номерлы карары белән расланган.

Конкурс аша сайлап алу 2019 елның 1 августыннан 20 августына кадәр планлаштырыла.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

  • Семёнов Константин Викторович, тел. +7 495 870 29 21, өст. 22575, semenkovkv@minprom.gov.ru;
  • Иванова Альбина Айрат кызы, тел. +7 495 870 29 21, өст. 22774, ivanovaala@minprom.gov.ru;
  • Мардер Семён Наумович, тел.  +7 495 870 29 21, өст. 23601;
  • Смольянинов Кирилл Вячеславович, тел. +7 495 870 29 21, өст. 22360.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International