"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты: КППК буенча сайлап алуның беренче дулкыны

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында көндәшлелеккә сәләтлелек дәрәҗәсен үстерү корпоратив программаларын (алга таба – КППК) гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә дәгъва белдерүче төбәк әһәмиятендәге җитештерүчеләр исемлеген формалаштыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карары нигезендә "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм республиканың экспорт юнәлешле предприятиеләренә ярдәм итүгә, дөнья базарларында аларның конкуренциягә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән.

Предприятиеләргә экспорт кредитлары буенча процент ставкаларының бер өлешен һәм финанслауның башка инструментларын, икътисадый асылда, шундый ук кредитка компенсацияләүне, шулай ук экспорт кредитларын иминиятләштерү шартнамәләре буенча иминият премиясе өлешен компенсацияләү максатларында федераль бюджеттан субсидияләр бирелә.

Утырышта Татарстанстат, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил катнашты.

Катнашучылар КППК механизмы буенча сайлап алуда катнашуга гариза биргән экспортер предприятиеләренең документлары каралды. Нәтиҗәдә, КППК гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә дәгъва белдерүче беренче дулкынның 11 предприятиесен региональ әһәмияткә ия җитештерүчеләр исемлегенә кертү турында карар кабул ителде. Бу республиканың урман сәнәгате, металлургия, химия сәнәгате һәм башка тармак предприятиеләре. Алга таба әлеге исемлек Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына аларны ранжалау һәм дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул итү максатында төбәк җитештерүчеләрнең бердәм исемлеген формалаштыру өчен җибәреләчәк.

Киңәшмәдә министр урынбасары Алмаз Хөсәенов болай дип аңлатты: "Бу гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны булды, предприятиеләрнең бер өлеше хуплау алды. Әмма документлар пакетындагы җитешсезлекләрне төзәтеп, калган предприятиеләрнең дә сайлап алуның икенче дулкына эләгә алуы турында аңларга кирәк. Без үз ягыбыздан әлеге программа белән кызыксынучы барлык предприятиеләргә ярдәм итәргә әзер, семинарлар үткәрәчәкбез һәм аңлату эшләре алып барачакбыз. Безгә бу илкүләм проектта потенциаль катнаша алу мөмкинлеге булган һәркемнән җаваплы элемтә алу бик мөһим".

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2019 елның сентябрь-октябрь айларында карала торган дәүләт ярдәме кысаларында КППК гамәлгә ашыручы җитештерүчеләрне сайлап алуның икенче дулкынын үткәрү турында карар кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International