"КАМАЗ"да алюминий ягулык баклары җитештерү буенча яңа производство ачылды

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген Яр Чаллының пресслау-рама заводында Австриядән чит ил баклары китерүгә алмаш булачак алюминий ягулык баклары чыгару буенча яңа линия эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Вице-премьер Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яңа линияне эшләтеп җибәргәнче Россиядә сыйфаты һәм күләме буенча "КАМАЗ" таләпләренә җавап бирерлек алюминий ягулык бакалары җитештерелмәгән, шуңа күрә дә предприятие продукцияне чит илдән сатып ала торган булган. 2017 елда "КАМАЗ" алюминий ягулык баклары җитештерү буенча үз производствосын оештыру турында карар кабул иткән. 2018 елда Сәнәгатьне үстерү фонды компания проектын хуплаган һәм җитештерүчегә "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча займ биргән.

 Проект кысаларында "КАМАЗ" 200-800 литр күләмендәге алюминий ягулык баклары чыгара башлаган. Яңа җитештерү куәте елына 35 мең бак тәшкил итә. Шул ук вакытта линия универсаль булып тора һәм алюминийдан да, корычтан да ягулык баклары җитештерү мөмкинлеген бирә.

"Быел без КАМАЗ автомобильләренең яңа буынын җитештерә башлыйбыз, һәм бу проект компания өчен аеруча әһәмиятле. Икътисадый аспекттан тыш, үз линиябез безгә реаль вакыт режимында бакларның сыйфатын КАМАЗ автомобильләренең мөһим компоненты буларак күзәтеп торырга, шулай ук кулланучының үсә торган ихтыяҗларына җавап итеп аларның конструкциясен камилләштерү мөмкинлеген бирәчәк. Һәм, әлбәттә, бу компаниянең импортны алыштыру стратегиясен гамәлгә ашыруда тагын бер адымы", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә "КАМАЗ" Австриядән импорт алюминий баклары китерүдән баш тартачак. Үзендә җитештерелгән бакларны куллану "КАМАЗ"га елына 500 млн сум яки бер бак исәбеннән 10 меңнән 18 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Алюминийдан ясалган ягулык баклары магистраль, шәһәрара һәм шәһәрдә пассажирлар йөртү өчен коммерция автомобильләрендә кулланыла. Аларның өстенлекләре арасында – корыч ягулык багына карата авырлыгы кимрәк,  коррозиягә нык һәм янгын куркынычсызлыгы.

Элегрәк Сәнәгатьне үстерү фонды предприятиегә яңа җиһазлар сатып алу өчен ташламалы займ тәкъдим иткән булган. Проектның гомуми бюджеты 544 млн сум тәшкил иткән, шуның 230 млн сумы – Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган займ. Ташламалы финанслау КАМАЗга Россиядә алюминий бакларның заманча производствосын локальләштерү мөмкинлеген биргән, һәм хәзер предприятие читтән кертелә торган югары сыйфатлы продукцияне мөстәкыйль җитештерә.

КАМАЗ өчен дә, төбәк өчен дә мөһим проект Сәнәгатьне үстерү фонды займын җәлеп итеп гамәлгә ашырылган 150нче производство булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International