ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында текстиль, энергетика һәм машина төзелеше өлкәсендә Төркия предприятиеләре белән очрашу узды.

Компания вәкилләре үз производстволарын тәкъдир итте һәм предприятиеләр эшчәнлеге турында сөйләде.

Чакырылган Төркия җитештерүчеләре арасында мондый компанияләр дә бар иде:

  • "Башязыжиоглу эт ве эт урунлери" – ит эшкәртү һем текстиль җепләр җитештерү белән шөгыльләнә;
  • "Эмре Рай Энержи ве Иншаат" –  тимер юл системалары өлкәсендә "Энергетика, төзелеш, транспорт, элемтә" секторларында эшли;
  • "Озтюрклер Ун Санайи" – бодайның югары сортларыннан он җитештерә, он җитештерү күләме тәүлегенә 500 тонна тәшкил итә;
  • "Меркон Макина" – җыелма тимер-бетон җитештерү, бетон өслеге өчен тулысынча һәм ярымавтоматик машиналар, барлык диаметр һәм формадагы бетон торбалар, шулай ук катнашма һәм конвейер тасмалары җитештерү өчен автоматлаштырылган заводлардан гыйбарәт.

30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында BRB холдингы делегациясе белән очрашу узды.

BRB холдингы вәкилләре ике көнлек визит белән Татарстанга холдинг потенциалын тәкъдир итү һәм хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алышу максаты белән килгән.

"BRB International BV" – майлаучы майларга өстәмәләр, силиконнар кулланып технологик чишелешләр тәкъдим итүче компания.

Холдингның баш компаниясе – Reform Spor Sistemleri, 1994 елда синтетик җепләрдән махсус идән капламнары һәм спорт объектлары өчен полиуретан гранулалар җитештерүче буларак оештырылган.

Бүгенге көндә BRB холдингы спорт индустриясе, төзелеш, мебель сәнәгате, балалар өчен уен мәйданчыклары элементларын, ясалма идән япмаларын җитештерү, шулай ук авыл хуҗалыгы кебек тармакларда тәкъдим ителгән 10 компаниядән тора.

Агымдагы очрашуда яклар холдингның республика белән хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук Татарстанда спорт объектлары оештыруны финанслау юллары турында фикер алышты.

Тэглар: спорт сотрудничество Турция

 


26
июль, 2019 ел
җомга

Альберт Кәримов Төркия Республикасы сәүдә министры Рухсан Пекджан ханым һәм Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак рәислегендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара катнаш комиссиясенең 16 нчы утырышында катнашты.

Комиссия утырышы барышында яклар Россия һәм Төркия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук соңгы вакыттагы уртак эшкә йомгак ясалды. 

Комиссия эше кысаларында Россия һәм Төркия эшлекле советларының 20 нче утырышына багышланган Россия-Төркия бизнес-форумы оештырылды.

Әлеге чара кысаларында шулай ук Төркия бизнесы вәкилләре, шул исәптән TTAF компаниясе җитәкчелеге белән дә очрашулар оештырылды. Предприятие электр разъемнары һәм катнашмалар җитештерү белән шөгыльләнә. Алар белән соңгы тапкыр очрашу Төркия делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты кысаларында узган иде.

Тэглар: сотрудничество Турция

 


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең TTAF компаниясе вәкилләре белән киңәшмә узды. Компания күпләп сату-алу техникасының төрле элементларын, шулай ук үзе эшләп чыгарган продуктларны һәм уникаль техник чишелешләрне җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе булып тора.

TTAF делегациясе Татарстан Республикасына 1 июльдә килде. Делегация составына Евразия үсеш банкы һәм Евразия халыклары ассамблеясе вәкилләре кергән.

Визитның максаты – базар торышы, шул исәптән хезмәт базары, инвестицион климат, шулай ук хөкүмәт тарафыннан ярдәм чаралары турында мәгълүмат алу.

Делегация Татарстанның эре предприятиеләрендә, тармак министрлыкларында һәм ведомстволарында, шулай ук "Иннополис" махсус икътисадый зонасында булды.

3 июльдә делегация ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде, анда аларны Альберт Кәримов каршы алды. Сәламләү сүзендә ул Татарстанның яңа проектлар өчен ачык булуы һәм республиканың аларны тормышка ашыруда һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуы турында билгеләде.

TTAF компаниясе якын арада "Иннополис" МИЗ территориясендә үз производствосын ачарга планлаштыра. "Без, бу эш Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк, дип ышанабыз", – дип билгеләп үтте TTAF компаниясенең Евразия төбәгендә бизнесны үстерү буенча директоры Каан Ялчын.

Агымдагы киңәшмәдә компания Татарстан территориясендә гамәлгә ашырырга теләгән проектлар тәкъдир ителде. Аерым алганда, шифрлау җайланмалары, шәһәрләрне яктыртучы "акыллы" системалар, медицина өчен "акыллы" постоматлар, хасталык рецептларын электрон бирү системасы, пациентны уч төбе буенча идентификацияләү, мәгариф учреждениеләре өчен смартборд, шулай ук мәгълүматларны эшкәртү үзәген модернизацияләү проекты.

Якындагы ике айда TTAF компаниясе "Иннополис" МИЗ территориясендә локальләшүнең төгәл урынын сайларга, шулай ук булачак предприятиенең логистикасын эшләргә планлаштыра.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Төркиянең Көнчыгыш Кара диңгез төбәге экспортерлары берлеге (DKİB) катнашында икътисадый бизнес-форум узды.

Чараны оештыручылар – Төркиянең Сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Көнчыгыш Кара диңгез экспортерлары ассоциациясе.

Форум кысаларында пленар утырыш узды, анда Төркия вәкилләре Төркиянең Көнчыгыш Кара диңгез төбәгенә презентация үткәрде. Чараның төп тематикасы төзелеш секторы һәм төзелеш материаллары җитештерү иде.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады. Ул Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм киләчәктә үзара файдалы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә әзер булуын белдерде.

Шулай ук форум кысаларында бизнес-очрашулар һәм Төркия компанияләре вәкилләре белән ике яклы сөйләшүләр узды. Биредә төрле юнәлештәге Төркия предприятиеләре тәкъдим ителде: автомобиль җиһазлары, мебель продукциясе җитештерүчеләр, төзелеш подрядчылары, бакыр, цинк һәм кургаш продукциясе җитештерүчеләр һәм башкалар.


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына эш визиты белән Төркия Республикасы делегациясе килде. Делегация әгъзалары арасында бәйсез инвестор – Рыфат Айдын Коджабащ, шулай ук электр тапшыру линияләре баганалары, трансформаторлар үзәгенең корыч конструкцияләре, автомобиль терәкләре, полигон баганалары һ.б. җитештерүче сәнәгать төркеме SA-RA Group вәкилләре бар иде. 

Төркия делегациясе белән эшлекле очрашуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ул Татарстан белән Төркия арасындагы үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү, шулай ук үзара товар әйләнешен арттыру перспективалары турында билгеләп үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, аннары яклар киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив өлкәләр турында фикер алышты.

Өстәмә:

2018 елда Татарстанның Төркия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 314 млн. тәшкил иткән, 2017 ел нәтиҗәләренә караганда 4% күбрәк бу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International