«Алабуга» МИЗ углерод волокно өчен чимал җитештерүче яңа завод төзеләчәк

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген «Алабуга» МИЗның эшлекле төшке аш вакытында Петербург халыкара форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы белән «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе арасында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ПАН-прекурсор җитештерү заводы төзү инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды.

Килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Алабуга» МИЗ 10 еллык эшчәнлеге дәверендә Россиянең сәнәгать-җитештерү тибындагы эре махсус икътисадый зонасына әверелде. Бүген монда 55 резидент теркәлгән, 22 заманча предприятие бар көченә эшли. Киләсе елга тагын 4 заводны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Барлыгы бүгенгә 5 мең 700дән артык эш урыны булдырылган. Төп инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 108 млрд. сум тәшкил итә.

«Бүген махсус икътисадый зонада эш алып бару өчен кирәкле бөтен мөмкинлекләр дә бар: алга киткән инфраструктура, таможня мөмкинлекләре, салым преференцияләре. Без бу өстенлекләрне сакларга һәм киләчәктә безнең партнёрларга ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте ул эшлекле төшке ашта катнашучыларга.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Росатом» ДК – Татарстанның стратегик партнёры. «Безнең уртак проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәбез бар. Берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлекне үстерү планнарыбыз бар.

Яңа  инвестицион проектны гамәлгә ашыру безнең үзара файдалы хезмәттәшлегебезне ныгытырга ярдәм итәчәк», - диде ТР Президенты.

Яклар төзелешне 2017 елда башларга һәм 2020 елга проектны тулысынча гамәлгә ашырырга җыеналар. 

Инвестицияләрнең гомуми күләме 6,9 млрд. сум булачак, шулардан 2,1 млрд. сумы «Алабуга» СҖТ МИЗ проектына финасланачак. Росатом үз ягыннан  проектлауны, технологияләр китерүне һәм 4,8 млрд. сумлык инвестицияләре булган җитештерүне эксплуатацияләүне тәэмин итәчәк.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International