ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Полимер көне узды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

2017 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Полимер көне уздырды.

Чара киләчәктә Казанда Франциянең Exotest лабораториясе филиалын булдыру перспективасына багышланган иде. Лабораториядә полимер эшкәртүче предприятиеләр тарафыннан автокомпонентлар өчен пластикларны сынау мөмкинлеге күздә тотыла.

"Testing laboratory Exotest" компаниясе генераль директоры Эммануэль Бин чарада катнашучыларга проект, шулай ук, полимер композицион материалларны һәм детальләрне тикшерүдә тест алымнары турында сөйләде.

Традиция буенча Полимер көне чыгышлар, ачык диалог, дискуссия рәвешендәге коммуникатив мәйданчык форматында үтте.

Бүгенге көндә мондый лабораторияләр Россия Федерациясендә бөтенләй булмау сәбәпле автокомпонентлар җитештерүчеләр мондый сынауларны чит илләрдә уздырырга мәҗбүр, бу үз чиратында финанс чыгымнар таләп итә.

Exotest лабораториясе филиалы Казанда ачылган очракта полимер композицион материаллар җитештерүчеләр тарафыннан лаборатория Татарстан Республикасы территоиясендә генә түгел, гомумән, Россия Федерациясендә дә ихтыяҗга лаек булачак.

Чарада полимер җитештерүчеләр һәм кулланучы предприятиеләр катнашты:  "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез", "Химград" Технополисы, "ТехноПромПласт" ҖЧҖ, "Магна Автоматив Рус" һәм башкалар, шулай ук, "Форд Соллерс" уртак предприятиесе, "УАЗ" ҖЧҖ, "ГАЗ" Төркеме автомобиль җитештерүчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International