Игътибар үзәгендә - импортны алыштыру мәсьәләләре

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов DoorHan  компаниясе җитәкчелеге белән очрашты (хәрәкәтчән койма конструкцияләре җитештерүче).

 

Очрашуда Лаеш муниципаль районы Башлыгы Михаил Афанасьев, "DoorHan" Дәүләт Корпорациясе генераль директоры Александр Ханин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, DoorHan компаниясе вәкилләре катнашты.

 

DoorHan компанияләре төркеме – хәрәкәтчән койма конструкцияләре җитештерү холдингы, модульле конструкцияләр, төяп-бушату җиһазлары, барлык төр капкалар, роллетлар өчен комплектлаучыларының тулы ассортиментын җитештерүдә специальләшә.                                           DoorHan продукциясе җитештерелгән заводлар Россия, Чехия һәм Кытайда урнашкан. Татарстан Республикасында DoorHan компаниясе заводы Лаеш районында урнашкан.

 

Очрашу барышында импортны алыштыру сораулары, Татарстан Республикасы территориясендә DoorHan компаниясе проектларын тормышка ашыруның барышы һәм компаниянең республика предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре каралды.

 

Мәгълүмат өчен:



DoorHan идарәче компаниясенең офисы һәм төп җитештерү производствоасы Мәскәү өлкәсендә. Компаниянең вәкиллекләре Россиядә, Европада һәм БДБ илләрендә урнашкан. Сату территориясе 30дан артык илне колачлый.



Россиядә һәм БДБ илләрендә 22 җитештерү-склад комплексы ачылган һәм 9 сәүдә вәкиллеге эшли, DoorHan продукциясен сату белән шөгыльләнүче 8000 артык дилер исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International