Татарстанда белорус кондитер продукциясенең беренче кибете ачылды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Казанда «Порт» сәүдә үзәгендә «Красный Пищевик» ААҖ белорус кондитер продукциясенең беренче фирма кибете ачылды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

Ачылу тантанасы БДБ арасында Татарстанның алдынгы партнеры белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында, шулай ук Беларусь Республикасы, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе хезмәттәшлеге буенча эшче төркем кысаларында узды.

«Красный пищевик» ААҖ –  250дән артык төр продукция, 40тан артык сәүдә маркасы. Продукцияне Россиядән тыш 19 илгә җибәрәләр, алар арасында Канада, Кытай, Израиль, БДБ илләре, Европа Берлеге һәм башкалар бар.

2024 елда Казанда барлыгы 4 фирма кибетен ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International