Татарстан энергетика форумына әзерлек башланды

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Марат Миңнебаев җитәкчелегендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумына әзерлек буенча киңәшмә узды.

ТЭФ форумы  3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ узачак.

Катнашучыларны түбәндәгеләр көтә:

  • «TatEnergyExpo-2024»  махсуслаштырылган күргәзмәсенең экспозициясе;
  • «Энергетикада ясалма интеллектны куллану. Авырлыклар һәм мөмкинлекләр» темасына фикер алышу;
  • «Технологик суверенитет һәм цифрлы трансформация» халыкара фәнни-техник конференциясе;
  • «Энергетика өлкәсендә импортны алыштыру: чакырулар һәм яңа мөмкинлекләр» түгәрәк өстәле, яшьләр көне;
  • мастер-класслар һәм күп кенә башка нәрсәләр.

Форум кысаларында «2023 елда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2024 елга бурычлар турында» Татарстан Хөкүмәте утырышы узачак, анда энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга республика конкурсына йомгак ясалачак. Шулай ук РФ Дәүләт Советының Кемерово өлкәсе – Кузбасс губернаторы Сергей Цивилёв җитәкчелегендәге «Энергетика» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International