Татарстан компанияләренә Куба белән бизнес алып бару турында сөйләделәр

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Куба Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Сергей Балдин предприятиеләр белән файдалы мәгълүматны уртаклашты. Онлайн-очрашуны традиция буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. Чара министр урынбасары Герман Лернер һәм Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашында узды.

Сәүдә вәкиленең төп тезислары:

  • Кубага каршы АКШ санкцияләре 60 елдан артык илкүләм икътисад, тышкы сәүдә үсешенә зур йогынты ясый.
  • Ләкин хәзер Россия-Куба хезмәттәшлеге ешрак була башлады, бу уңай нәтиҗәләргә китерә.
  • Май аенда Россия-Куба инвестиция инициативасы кабул ителде – бу, шул исәптән тау-руда тармагына, ягулык-энергетика комплексына, авыл хуҗалыгына, шикәр сәнәгатенә, туризмга, транспорт инфраструктурасына, граждан авиациясенә, инвестпроектлар. Бу проектларның күбесе Советлар Союзы вакытында безнең ил ярдәме белән булдырылган, хәзер предприятиеләр модернизацияләүгә мохтаҗ һәм Куба компанияләре безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
  • Кубадан Россия импорты традицион – тәмәке, каһвә, азрак күләмдә диңгез продуктлары белән тәэмин итү.
  • Кубада нефть ятмаларын эшкәртү белән шөгыльләнүче Россия нефть компанияләренең шактый булуын билгеләп үтәргә мөмкин, һәм бу өлкәдә хезмәттәшлеккә кызыксыну бар.
  • Куба базарында КАМАЗ компаниясе яхшы билгеле. КАМАЗ үз урынын киңәйтүдә мәнфәгатьле булган очракта, без бу инициативаны һәрьяклап хупларга әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International