Татарстанда газлаштырылган йортлар саны арта

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

17 ноябрьгә республика халкы газлаштыруга, ягъни йорт хуҗалыгы участокларына кадәр түләүсез газ кертүгә33 меңнән артык гариза биргән (шуның 25,6 меңе кабул ителгән).

«Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ 24,6 меңнән артык килешү төзегән. Газүткәргеч 19,5 меңнән артык участок чикләренә җиткерелгән. Бу хакта  вице-премьер-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашында узган Татарстан Республикасында Газлаштыру буенча региональ штаб утырышында билгеле булды.

«Безнең уртак эш нәтиҗәсендә йорт хуҗалыкларының газга тоташу саны буенча уңай динамика күзәтелә, әмма, кызганычка каршы, кайбер муниципаль районнарда активлык түбән», – дип билгеләп үтте министр һәм район вәкилләреннән әлеге күрсәткечне яхшырту буенча күрелгән чаралар турында хәбәр итүләрен сорады. ​

Газүткәргеч җиткерелгән йорт хуҗалыклары санына тоташтырылган йорт хуҗалыклары саны 70% да кимрәк булган районнар арасында – Әгерҗе, Алексеевск, Зәй районнары, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Спас, Тукай районнары һәм Казан. ​

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда мохтаҗ гражданнарга тоташуга субсидияләр бирелә – бер тоташуга 100 мең сумнан да ким түгел. 2022 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II төркем инвалидларына, инвалид балалары булган гаиләләргә, күпбалалы гаиләләргә, шулай ук аена 19 мең сумнан түбән керемле гаиләләргә барлыгы 1042 субсидия бирелгән. Узган ел ташламалар исемлегенә өстәмә рәвештә сугыш хәрәкәтләре ветераннары, мобилизацияләнгән гражданнар, аларның гаилә әгъзалары, күпбалалы гаиләләр һәм аз керемле гражданнар кертелгән. ​

Газлаштыру өчен гражданнарга территориаль ЭҖИ адресына документлар комплекты тапшырырга кирәк: гариза, җир участогына һәм йортка милек хокукын раслаучы документлар, ситуация планы, паспорт, СНИЛС. Гаризаны дистанцион рәвештә дә бирергә мөмкин:

- Россия Федерациясенең бердәм газлаштыру операторы сайтында: https://connectgas.ru/;

- дәүләт хезмәтләренең рәсми сайты аша: https://gosuslugi.ru;

- «Я строю» порталы аша. ​ \

Өстәп әйтик,  2023 елның 1 гыйнварына республиканы газлаштыру дәрәҗәсе 99,25 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International