ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3нче җылылык электр станциясендә (ТЭЦ-3) Россиядә иң куәтле  булган газ-турбина җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Татарстан Альберт Кәримов та кушылды.

Казан ТЭЦ-3тә, «ТГК-16» ААҖ филиалында газ-турбина җайланмасының (ГТҖ) яңа блогы станцияне комплекслы яңарту кысаларында төзелде. Газ-турбина җайланмасы дөньяда иң эре һәм нәтиҗәле газ турбинасы (9HA.01) базасында корылган, куәте 405,6 МВт. Турбинаны җитештерүче – Америка компаниясе General Electric («Дженерал Электрик»).

Казан ТЭЦ-3 – бөтен дөньяда шушы типтагы турбиналы ГТҖны коммерциячел эксплуатациягә керткән икенче энергия объекты.

Искәртәбез, 2014 елның апрелендә котракт имзаланган көннән объектны эшләтеп җибәргәнче бары тик өч ел да ике ай чамасы вакыт узган. Шунысы мәгълүм, Казан ТЭЦ-3 яңартылганнан соң аның куәте ике мәртәбәгә диярлек артачак – 384,9 дан 789,6 МВт кадәр, елына электр энергиясе эшләп чыгару күләме – 1322 дән 4290 млн.  кВт/сәг. кадәр.

"Татнефть-АЗС Үзәге"  ҖЧҖ Әлмәт филиалының 3нче номерлы автоягулык станциясендә  электромобильләрне электр белән кору станциясе ачылды.

Күпстандартлы «Terra 53» тиз арада электр кушып кору станциясе 24 кВт*ч аккумуляторны 15 минут эчендә 30 дан 80% электр бирә.

 

Станция CHAdeMo стандартында тиз арада 125 А кадәр даими ток белән 550В көчәнешкә кадәр җиткерә. Әлеге хезмәтнең бәясе минутына 10 сум тәшкил итә.

 

Бу Татарстанда "Татнефть-АЗС Үзәге"  ҖЧҖ тарафыннан ачылган икенче электр станциясе. Беренчесе Казанда Химград Технополисы территориясендә эшләп килә. 2016 елның май аенда станция ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ  генераль директоры Наил Маһанов катнашкан иде.

2017 елның 16-22 июнендә Казанда Бөтенроссия «Балык атналыгы» гастрономия фестивале уза.

 

Атна дәвамында исемлектә күрсәтелгән җәмәгать туклану предприятиеләре чарага килүчеләргә махсус балык ризыклары тәкдим итәчәк. Башкала халкын һәм кунаклары бәйрәмгә чакырабыз!

 

Катнашучылар исемлеге белән сайтның рус телендәге яңалыкларда таныша аласыз. (Список участников, 19.06.2017,  Всероссийский гастрономический фестиваль «Рыбная неделя»).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International