Татарстада РФ иң куәтле булган яңа газ-турбина җайланмасын эшләтеп җибәрделәр

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3нче җылылык электр станциясендә (ТЭЦ-3) Россиядә иң куәтле  булган газ-турбина җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Татарстан Альберт Кәримов та кушылды.

Казан ТЭЦ-3тә, «ТГК-16» ААҖ филиалында газ-турбина җайланмасының (ГТҖ) яңа блогы станцияне комплекслы яңарту кысаларында төзелде. Газ-турбина җайланмасы дөньяда иң эре һәм нәтиҗәле газ турбинасы (9HA.01) базасында корылган, куәте 405,6 МВт. Турбинаны җитештерүче – Америка компаниясе General Electric («Дженерал Электрик»).

Казан ТЭЦ-3 – бөтен дөньяда шушы типтагы турбиналы ГТҖны коммерциячел эксплуатациягә керткән икенче энергия объекты.

Искәртәбез, 2014 елның апрелендә котракт имзаланган көннән объектны эшләтеп җибәргәнче бары тик өч ел да ике ай чамасы вакыт узган. Шунысы мәгълүм, Казан ТЭЦ-3 яңартылганнан соң аның куәте ике мәртәбәгә диярлек артачак – 384,9 дан 789,6 МВт кадәр, елына электр энергиясе эшләп чыгару күләме – 1322 дән 4290 млн.  кВт/сәг. кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International