А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында Татарстанда газ-мотор ягулыгыннан файдалануны киңәйтү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

27 нче февральдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгыннан (кысылган һәм сыекландырылган табигый газдан) файдалануны киңәйтү буенча ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәйтелгән утырышы узды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Илдар Мингалиев катнашты.

Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре, Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарының хәзерге торышы һәм үсеш планнары, шулай ук елга һәм автомобиль транспортында сыекландырылган табигый газ куллануны җәелдерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен:

Татарстан кысылган һәм сыекландырылган табигый газ базарларын үстерү һәм технологияләр кертү буенча сынау төбәге булып тора.

2019 елда Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә табигый газны сыекландыру комплексын һәм криоАЗС челтәрен төзү буенча килешүгә кул куелды.

2019 елның октябрендә Иннополиста сыекландырылган табигый газда илдә беренче елга судносын төзүгә кагылышлы "Юл картасы"на кул куелды, һәм бүген Горький исемендәге Зеленодольск заводында әлеге суднога –  03622 проекты буенча эшләнгән, сыекландырылган табигый газда эшли торган двигательле "Чайка" пассажир йөртү-экскурсия судносына нигез салу тантанасы булды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International