"Ел инженеры" республика конкурсы: турыдан-туры этап

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре ИТ-паркында "Ел инженеры" республика конкурсының турыдан-туры этабын ачу тантанасы булды.

Тантана кысаларында узган ел "Ел инженеры" бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде. Җиңүчеләргә мактау грамоталарын һәм призларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тапшырды.

"Татарстан Республикасы кадрлар әзерләүгә, кеше капиталын саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирә", – дип ассызыклады Альберт Кәримов.

"Ел инженеры" республика конкурсының турыдан-туры этабы 2019 елның 25-26 сентябрендә Казан шәһәренең ИТ-паркында узачак. Бай эчтәлекле программа төрле рәсми һәм белем бирү чараларын үз эченә ала.

Беренче көнне катнашучыларны "Киләчәк инженериясе. Төп трендлар. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясендә инженерларның роле" пленар сессиясе һәм "Киләчәк инженерының образы һәм компетенциясе" темасына проект сессиясе көтә. Финалистлар инженерия өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар белән сөйләшә һәм тәҗрибә уртаклаша алачак.

Кичке вакытта катнашучылар өчен "QUIZ" интеллектуаль викторинасы оештырылачак.

Конкурсантлар тарафыннан шәхси казанышларны яки конкрет инженерлык эшен яклау 2019 елның 26 сентябрендә булачак, аннары "Ел инженеры-2019" республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурска документлар агымдагы елның 31 июленә кадәр кабул ителде. Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча 12 номинация буенча 258 гариза килгән, шуларның 108е конкурс комиссиясе утырышында конкурсның турыдан-туры этабында катнашу өчен сайлап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International