Республиканың технопарк, сәнәгый кластерлары һәм МИЗ җитәкчеләре өчен вебинар

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Россия Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе һәм Интеллектуаль милек буенча  федераль хезмәт арасында ("Роспатент") имзаланган килешү кысаларында 2018 елның 13 декабрендә "Патент аналитикасы нигезендә технологик һәм бизнес консалтинг" темасына гамәли вебинар узачак.

Вебинарда патент ландшафты аналитикасы һәм сәнәгать өлкәсендә аналитика нәтиҗәләрен гамәли куллану, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокуклар белән идарә итү кебек мәсьәләләр каралачак.

Булачак чара турында түбәндәге мәнфәгатьле оешмаларга хәбәр итәбез: Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан технопаркларның, сәнәгый кластерларның, махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләренә, шулай ук рационализаторлар һәм уйлап табучыларның төбәк бүлекчәләренә һәм башка фәнне киң кулланучы югары технологияле компанияләргә.

Гамәли вебинарда катнашу түләүсез.

Вебинарның программасы һәм катнашучыларны теркәүгә сылтама Ассоциациянең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча бастырылган: http://akitrf.ru/news/patent/.

Элемтә өчен зат: Святослав Амелин - Россия Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясенең җәмәгатьчелек һәм дәүләт хакимияте органнары белән элемтәләр буенча юнәлеш җитәкчесе, samelin@akitrf.ru, +7-499-277-00-04, +7-999-835-07-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International