Кытайның Norinco компаниясе белгечләренә дипломнар тапшыру

2018 елның 27 октябре, шимбә

26 октябрьдә Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында (КИТТУ) Кытайның Norinco төньяк сәнәгать компаниясенең "Пиротехника" программасы буенча укуларын тәмамлаган  егерме дүрт белгеченә квалификация күтәрү турында документлар тапшыру тантанасы узды. Анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм Казанда КХР генераль консулы урынбасары Чэн Вэй әфәнде катнашты.

Чара барышында яңгыраган барлык чыгышларда Россия-Кытай хезмәттәшлегенең үсә барган актуальлеге, аерым алганда - инженер-технологик өлкәдә дә,  мәгариф һәм фән өлкәсендә дә КХРның югары технологияле предприятиеләре белән ныклы багланышлар булдыру темасы кызыл җеп булып узды.

Җыелганнарны сәламләп, Алмаз Хөсәенов безнең республиканың кытай ягы белән элемтәләрен ныгыту эшендә Казандагы КХР генераль консуллыгы эшенең әһәмиятен ассызыклады. "Республика җитәкчелеге Кытайга визитларда актив катнаша, кытай коллегалары - КХРның төрле провинцияләре вәкилләре белән очраша, Татарстан территориясендә хәзер үк берничә компания үз производстволарын урнаштырды, - дип билгеләп үтте ул. - Без гуманитар, мәгариф багланышлары ныгуга шат".

Кытай белән Россия арасында партнерлык стратегик характерда һәм даими ныгый, дип белдерде үз чыгышында генконсул урынбасары Чэн Вэй. "Кытай Россиянең иң эре сәүдә партнеры булып кала, безнең илләрнең нефть-газ ресурслары, атом энергетикасы, авиакосмик тармак һәм трансчик инфраструктурасы өлкәсендә уртак стратегик проектлары бар", - дип сөйләде дипломат. 2018-2019 еллар Кытай һәм Россия төбәкләренең хезмәттәшлек еллары, дип игълан ителде, һәм Norinco белән КИТТУның мәгариф проектлары үсеп килүче ике яклы хезмәттәшлекнең бер юнәлеше.

Бу - Norinco белгечләренең КИТТУда квалификация узган икенче төркеме. Кытай инженерларының беренче төркеме сентябрьдә "Энергия белән туендырылган материаллар" программасы буенча укуын тәмамлады.

КИТТУ (КХТИ) медиакоммуникацияләр идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International