Казанда республикадан читтә белем алучы студентлар форумы узачак

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның 23 августыннан 26сына кадәр Казанда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән, Татарстан Республикасыннан читтә белем алучы студентлар форумы узачак.  

Форумда түбәндәге юнәлешләр буенча 100 талантлы студент катанаша ала:

  1. ИТ
  2. инженер фәннәре
  3. биомедицина
  4. гуманитар фәннәр

Кем катнаша ала:

- Татарстанда туган һәм республикадан читтәге югары белем йортларында белем алучы студентлар.

Катнашучыларны сайлау критерияләре:

- Татарстан Республикасы белән бергәләп тормышка ашыру өчен инновацияле идеяләр яки проектлар булу;

- Татарстан Республикасы компанияләре һәм предприятиеләре өчен яңа чишелешләр тәкъдим итү.

Студентлар форумында бай мәгариф һәм мәдәният программасы, нетворкинг-сессияләр, республика җитәкчелеге, эре предприятиеләрнең һәм бизнес структураларының топ-менеджменты белән очрашулар көтә. Форумда катнашучылар шулай ук RedBullAirRace Авиаузышлар буенча дөнья чемпионатын да карый алачак.

Форумны оештыручы булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнаша. “Форум безнең республикада мәктәп тәмамлаган, ә хәзерге вакытта Татарстаннан читтә белем алучы студентларга республиканың икътисадый һәм җитештерү потенциалы белән танышу мөмкинлеген бирәчәк. Бездәге әйдәп баручы компанияләрдә яшь белгечләрне хезмәткә урнаштыру һәм беркетү мөмкинлекләре бар. Читтәге югары белем йортларында белем алучы студентлар безнең Татарстанда үз талантына кулланылыш табар, дип өметләнәбез”, – дип аңлата Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.

Катнашу өчен 2018 елның 9 августына кадәр анкета тутырырга кирәк.

Барлык сораулар белән Алинә Писаревага мөрәҗәгать итегез:

Тел.: +7-987-279-56-80

e-mail: compatriots.tatarstan@gmail.com

 

Студентлар программасы форумы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International