Дәүләт ярдәме программасы кысаларында Саклык банкы бизнес өчен 5 млрд сумнан артык суммага техника сатып алуны финанслаячак

2018 елның 30 марты, җомга

Россиянең Сәнәгать министрлыгы белән Россиянең Саклык банкы авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл машина төзелеше һәм азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен машина төзелеше тармакларына булышлык күрсәтүнең яңа чарасы кысаларында кредитлар буенча төшеп кала торган керемнәрне каплау өчен субсидия бирү турында беренче килешү төзеде. Субсидия бирү кагыйдәләре 2018 елның 2 мартында гамәлгә керде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары).

Яңа ярдәм чарасы безнең банкларга авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл машина төзелеше һәм коммуналь техника, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланма сатып алуга бирелгән, елына 5%лы ставкалы кредитны күздә тоткан кредитлар буенча процентларны түләүдә ахыргы кулланучыга тапшырылган кредитлар буенча процентларны түләүдә субсидияләү аша ташлама бирүне мөмкин итәчәк.

2018 елда федераль бюджетта дәүләт ярдәменең күрсәтелгән механизмы өчен 2 млрд сум күләмендә акча каралган.

Программада катнашу өчен кулланучыга Россия Сәнәгать министрлыгы белән килешү төзелгән банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле техниканы сатып алу буенча ташламалы кредит шартнамәсе рәсмиләштерергә кирәк. Субсидия алу һәм документларны рәсмиләштерүгә бәйле барлык мәшәкатьләрне банк үз өстенә ала.

Ташламалы кредит бирү программасы 2018 елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәрге чорда 5 елдан артмаган срокка сумнарда бирелгән кредитларга кагыла.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International