НИКОР уздыруга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен Россия оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан ителде

2018 елның 23 марты, җомга

Россия Сәнәгать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә Россия оешмаларының комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыруы кысаларында, әлеге оешмаларга гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрен уздыруга киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча оешмаларны конкурс нигезендә айлап алу турында игълан итә.

Документлар 2018 елның 20 мартыннан 18 апреленә кадәр кабул ителә.

Консультация мәсьәләләре буенча Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаментына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җаваплы хезмәткәрләр: Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05, E-mail: ksenofontov@minprom.gov.ru; Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69, E-mail: sobolevskiy@minprom.gov.ru. Мәсьәләләр буенча электрон почтага мөрәҗәгать итү кулайрак.

 Кушымта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International