Татарстан Республикасы делегациясе "Россия энергетика атналыгы" халыкара форумында катнашачак

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

 4-7 октябрь көннәрендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта "Россия энергетика атналыгы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү Халыкара форумы узачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашачак. Аның составына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук, ТР предприятиеләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство вәкилләре керәчәк.

Форум кысаларында эре газ экспортерлары белән очрашулар, энергия нәтиҗәлелеге һәм шәһәрләрнең тотрыклы үсүе буенча мэрларның Халыкара саммиты, көзге-кышкы чорга әзерлек йомгаклары буенча Бөтенроссия киңәшмәсе, VII Петербург халыкара газ форумы һәм башка чаралар узачак. Россия энергетика атналыгы тармак лидерларын глобаль коммуникация мәйданында берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, актуаль үсеш юнәлешләре турында фикер алышу, заманча энергетика секторындагы бурычлар хакында сүз алып барырга, шулай ук, бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итәчәк.

2017 елның 4 октябрендә форумны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  "Глобаль үсеш өчен энергия" пленар утырышында ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International