"КАМАЗ" йөк машиналарын җыю темпларын көнгә 200 автомобильгә кадәр җиткерде

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

«КАМАЗ» автомобиль заводы машина җыюның яңа темпларына күчте: тәүлек саен якынча 200 автомобиль җыела, шул исәптән, гомуми чыгарылышта серияле машиналар белән бергә елның премьералары – КАМАЗ 6580, -65801, -65802, -5325 маркалары да бара.

Базарга яңа перспектив маркалар чыгарылышы авыр магистраль тартучы  КАМАЗ-5490 башланды, аннан соң КАМАЗ-65206 барлыкка килде, шулай ук, 6520 һәм -65201 люкс үзләре бушатучы машиналар (самосваллар) үзләштерелде.

Корпоратив ял алдыннан конструктив эшкәртелгән яңа модель авыр самосваллар КАМАЗ-6580 һәм -65801, -65802 аның вариантлары җыелган иде. Алар төзелештә, карьераларда эшләү өчен каралган.

Хәзер "КАМАЗ" урта сегментка – урта һәм авыр йөк машиналары арасында җитештерү алып бара. Конвейерда чүп ташучы кыска базалы һәм озын бортлы автомобиль һәм фургоннар өчен КАМАЗ-5325 шассисы җыела, – дип сөйләде автомобиль заводының җитештерү буенча баш технолог урынбасары Наил Җамалиев. – Шунысы игътибарга лаек, сентябрь план биремендә 3800дән артык машина, шуларның 500 – перспективалы һәм яңа модельләр.

Моннан тыш, бер ел элек автомобиль заводында яңа модельләрнең тәҗрибә-сәнәгать җыюын оештыру турында карар кабул ителгән иде. Җамалиев сүзләренә караганда, мондый эш тәртибе комплекслы проблемаларны бәяләргә мөмкинлек бирә. Конвейерда йөк машинасын комплектлаганда  параллель рәвештә конструктор һәм технологик мәсьәләләр хәл ителә. Шул ук вакытта җыю такты билгеләнә, тар урыннар ачыклана, технологлар яңа җиһазлар кертү кирәклеген билгеләп үтәләр. Тулаем алганда, яңалыкларны кертүдә эш вакыты сизелерлек кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International