Парус спорты Федерациясенең Попечительләр советы утырышы

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясенең Попечительләр советы утырышы узды.

Чара барышында катнашучылар узган утырышта бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше турында доклад тыңладылар һәм Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясе әгъзасына кабул итү регламентын расладылар. Моннан тыш, Федерациянең эмблемасы һәм сайт концепциясен тәкъдир итү булды, башка сораулар да каралды.

Шунысын өстәргә кирәк, Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясе төбәктә парус спортын үстерү буенча актив эш алып бара. Төп үсеш үзәкләре  Казан, Лаеш, Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан.

Искә төшереп үтик, бу елның март аенда Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясенең чираттан тыш сайлау конференциясе вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясенең Попечительләр советы рәисе итеп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International