ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Казан Экспода 3-5 апрельдә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы уза. Анда Россиянең 17 төбәгеннән, федераль әһәмияттәге 3 шәһәрдән һәм чит илләрдән – җиһазлар җитештерүче һәм тәэмин итүче эре компанияләр, энергетика корпорацияләре һәм холдинглары, энергия системасы предприятиеләре, заманча инжиниринг компанияләре, депутатлар корпусы, федераль башкарма хакимият органнары, төбәк министрлыклары, Россия, Кытай, Казахстан, Белоруссия, Бразилиядән фәнни-мәгариф өлкәсе вәкилләре катнаша.

3 апрельдә видео-конференц-элемтә режимында энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  катнашында заманча 2 автомобиль газ-тутыру компрессор станциясе һәм 2 криоген автозаправка станциясе ачылды.

Кичә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Таҗикстан Республикасындагы сәүдә вәкиле Евгений Кореньков белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 40тан артык компаниясе катнашты.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Конкурсның төп бурычлары булып оешмаларны эчке һәм тышкы базарларда югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле ватан товарлары һәм хезмәтләре чыгару һәм алга җибәрү максатыннан эшчәнлекне һәрьяклап камилләштерүгә стимуллаштыру тора. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

28 мартта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов җитәкчелегендә Кыргызстан Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Айнур Саманов белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

27 мартта догазификация чараларын гамәлгә ашыру барышы, проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов спикерлар буларак чыгыш ясады.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак. Ул ТР Министрлар Кабинеты карары буенча үткәрелә. Форумның эш программасы турында 26 мартта матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сөйләде.

26 мартта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелегендә республиканың Инвестиция советы утырышы узды. Чарада  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Казанда «Порт» сәүдә үзәгендә «Красный Пищевик» ААҖ белорус кондитер продукциясенең беренче фирма кибете ачылды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.


22
март, 2024 ел
җомга

3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International