Бүген Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төхү заводында 03182р проектының ике яңа корабы корпусларын төзи башлау тантанасы үтте. Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, Зеленодольск районы администрациясе, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе вәкилләре катнашты.
Видеоэлемтә аша Хәрби-диңгез флоты баш командующие Николай Евменов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Россия флотының бүген барлык типтагы яңа корабларны төзү өчен куәтле фәнни, проект-конструкторлык һәм кадрлар мөмкинлекләре бар. Тармак предприятиеләре берничә елга заказлар белән тәэмин ителгән. Россия корабльләре куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итә.
03182р проекты суднолары («Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖ проекты) фәнни-тикшеренү корабльләре булып торалар һәм дөнья океаны һәм шельф зонасын комплекслы океанография тикшеренүләрен башкару өчен кулланылалар. Судноның су сыйдырышлыгы 4 мең тоннадан да ким түгел, озынлыгы - 100 м, киңлеге - 16 м, биеклеге - якынча 18,6 м тәшкил итәчәк.
Бүгенге көндә предприятиедә дәүләт оборона заказы кысаларында кече ракета һәм патруль корабльләре, кабельле суднолар һәм башка күп кенә суднолар төзү дәвам итә.
Яңа кораблар совет хәрби башлыгы, адмирал, совет хәрби-диңгез разведкасы мәктәбенә нигез салучы, хәрби дипломат Леонид Бекренев һәм совет хәрби-диңгез эшлеклесе, контр-адмирал, Советлар Союзы Хәрби-Диңгез Флотының разведка башлыгы Борис Бобков хөрмәтенә аталачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының закон чыгару палатасы Олы Мәҗлес делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Олег Коробченко да катнашты.
Үзбәкстан Олы Мәҗлесе вәкилләре Казанга Үзбәкстан Республикасы парламенты белән элемтәләр буенча Дәүләт Думасы депутат төркеме һәм хезмәттәшлек буенча парламентара закон чыгару палатасы төркеме утырышында катнашу өчен килде. Чара Казан Ратушасында узачак.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Үзбәкстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекнең үсешен билгеләп үтте. Үзара хезмәттәшлекне үстерүдә парламентара элемтәләр аерым роль уйный, дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов товар әйләнешен югары бәяләде. "Без сәүдә-икътисади элемтәләрне актив үстерәбез. Узган ел үсеш 23 процент тәшкил иткән. Тулаем алганда, үзара сәүдә күләме 200 млн. долларга җитә", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның алдынгы компанияләре актив эш алып бара. Үзбәкстанда «КАМАЗ» компаниясе киң таралган: илдә автоүзәк һәм җыю линиясе эшли. Үзбәкстанда «Татнефть»е 2 автозаправка станциясен ачты. Шулай ук «ЕлАЗ», «ТЭМПО», «КМПО», «КЭР-Холдинг», «Ремдизель», «ПОЗиС» һ.б. оешмалар хезмәттәшлекне үстерү яклы. "Без киләчәк хезмәттәшлек өчен яхшы перспективалар күрәбез. Моның өчен мөмкинлекләр зур. Безнең үзара аңлашу бар" - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә охшаш мәдәният һәм традицияләр ярдәм итә. "Гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү мөһим - мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә", - дип өстәде ТР Президенты.
Үзбәкстан Олы Мәҗлесенең РФ Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек итү буенча җитәкчесе Илхом Абдуллаев, үз чиратында, Үзбәкстанда, Россиянең алдынгы инновацион төбәге буларак, Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләвен билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зарубежнефть» АҖ генераль директоры Сергей Кудряшов белән очрашты, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Олег Коробченко катнашты.
Нефть чыгару өлкәсендә Татарстанның фәнни учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Зарубежнефть» компаниясе, Казан федераль университеты (КФУ) белән уртак проектны гамәлгә ашырып, регион белән хезмәттәшлек итә инде.
КФУ белгечләре катнашында 2018 елдан башлап «Зарубежнефть» Куба Республикасында Де Харуко ятмаларында югары үзле нефтьне һәм табигый битумнарны җир асты белән тәэмин итү өчен каталитик системалар эшли. Бу технология, югары сыйфатлы һәм күбрәк күләмдә нефть алу өчен, нефтьне өлешчә пластта эшкәртергә мөмкинлек бирә. 2020 елда «Зарубежнефть» дөньяда беренчеләрдән булып бу технологияне сынау буенча уңышлы сәнәгый эксперимент үткәрде.
2021 елда КФУ базасында үзлелеге югары булган нефть белән эшләү буенча дөнья дәрәҗәсендәге лаборатория булдырылды. Проект өстендә эшкә 25 тән артык белгеч – дөнья һәм Россия галимнәре җәлеп ителгән, аларның 17се 35 яшькә кадәрге.
«Без Татарстанның нефть-газ компанияләре нефть чыгару өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия һәм хезмәттәшлеккә ачык икәнен күрәбез. Безнең коллегалар инде булган проектларны һәм перспективаны гамәлгә ашыру өчен белем һәм ресурсларны берләштерергә әзер», - дип билгеләп үтте «Зарубежнефть» АҖ генераль директоры Сергей Кудряшов.
Татарстанда булу кысаларында Сергей Кудряшов Казан федераль университетының фәнни үзәгендә һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасында булды.
2022 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасында электр энергетикасының үсеш перспективалары;
Нефть-газ химиясе комплексының 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында;
Татарстан Республикасында оборона комплексы.
2021 елда Кытай белән Татарстан арасында товар әйләнеше АКШ доллары белән 1 млрд. 21 млн. артып киткән.
2022 елның 7 июнендә видео-конференц-элемтә режимында «Идел-Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек советы рәистәшләре – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн күреште. Яклар Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары, урта агымнары арасындагы сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу башында РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Ван Юнга мөрәҗәгать итеп: «Хәзерге вакытта Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр дөнья хәленең глобаль үзгәрешләренә бәйле сынаулар үтте һәм үсешнең тотрыклы тенденциясен күрсәтә», – дип билгеләп үтте.
Тулы вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, «Идел буе федераль округының Кытай провинцияләре белән «Идел-Янцзы» форматында ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә омтылуы тагын да активлаша бара, төбәкләр Кытай Халык Республикасы белән яңа дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә тели». 2021 елда Кытай һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында товар әйләнеше АКШ доллары белән 6 млрд. тәшкил иткән (2020 елга карата 128,2%).
Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләренең Кытай партнерлары белән алга таба хезмәттәшлекне активлаштырырга әзер булуын һәм кызыксынуларын билгеләп үтте, шул исәптән уртак инвестицияләрне хуплау, яңа логистика маршрутларын оптимальләштерү, арадаш бизнес миссияләрен уздыру юлы белән дә. Тулы вәкаләтле вәкил шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә «икътисадый үсеш нокталары» мәйданчыкларында аерым производстволарны урнаштыру буенча Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне көчәйтергә әзер булуын билгеләп үтте, әлеге мәйданчыкларга 8 махсус икътисад зонасы, 30 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе, 100 артык индустриаль парк, технопарклар һәм кластерлар керә.
Үз чиратында, КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн Игорь Комаровка Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсешенә һәм сәүдә-икътисад һәм гуманитар өлкәләрдәге проектларга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук инвестицион проектларга ярдәм итү, электрон коммерция, җитештерү чылбырларын интеграцияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мөһимлеген дә билгеләп үтте. Ван Юн фикеренчә, Россия-Кытай сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен кече һәм урта бизнес потенциалын активрак җәлеп итү мөһим.
Очрашу барышында яклар элегрәк ирешелгән килешүләрне «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе һәм Россия-Кытай яшьләр форумы кысаларында хезмәттәшлекне активрак үстерү турында расладылар. «Без сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек кысаларында Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне һәм коммуникацияләрне ныгыту буенча эш алып барачакбыз», – диде Игорь Комаров.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәмендә «КАРАТ-ТЕРМИНАЛ» ҖЧҖ предприятиесендә «Ваклап сату челтәрендә товарлар хәрәкәтен оптимальләштерү» проекты буенча тирән диагностика уздырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, предприятие хезмәткәрләре сакчыл җитештерү инструкторларына укыйлар. Укыту барышында, алар өстәмә белем алып, аны шунда ук кулланалар да. «КАРАТ-ТЕРМИНАЛ» ҖЧҖ предприятиесенең булачак инструкторлары диагностика һәм планлаштыру этабына зур өлеш керткәннәр. Аларның заряды киләчәктә дә предприятиедә проектларны уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, чөнки алар киләсе эш төркемнәрен укытачак.
Беренче сәбәпләрне билгеләүгә бәйле проблемаларга анализ ясалган, беренче сәбәпләрне билгеләү өчен «5 почему» коралы кулланылган. Эшче төркем проблемалар белән эшләү коралын бәяләгән, чөнки беренче сәбәпләрне ачыклаганнан соң, бер сәбәпнең үзе артыннан проблемалар комплексы китереп чыгаруы ачыкланган. Әлеге беренчел сәбәпләрне бетерү өчен чишелеш юлларын булдырырга һәм чараларны планлаштырасы гына калган. Эшче төркем проектка җәлеп ителгән һәм карарлар эшләү өчен баш мие штурмы кулланылачак.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татнефтедор» ҖЧҖ предприятиесендә Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән методик әзерлек этабы тәмамланган.
5 атна дәвамында зур эш башкарылган. Чиратта – сертификацияләүгә әзерлек этабы.
Инструкторлар алган белемнәрен 6 атна дәвамында кулланачаклар һәм предприятие хезмәткәрләре арасыннан формалаштырыла торган сынау төркемнәрен мөстәкыйль рәвештә укытачаклар.
Сертификациягә әзерлек этабы эчтәлеге буенча җитди сертификация үткәрү белән тәмамланачак, ләкин инструкторлар өчен сакчыл җитештерү инструментларын белү, аларны кертү һәм эшләтү методикасын алдагы 11 атна дәвамында үзләштергәннәр.
«Татнефтедор» ҖЧҖ сакчыл җитештерү инструкторлары сынау төркемнәрен беренчеләрдән булып 5С инструментына эталон участогы бригадаларын өйрәтүне планлаштыра, бу исә, өйрәтү бурычларыннан тыш, эталон участогы булдыру планындагы гамәли биремне дә хәл итәчәк.
2023 елдан сәнәгать үсешенең төбәк программаларына ярдәм итүгә бүлеп бирелә торган федераль финанс параметрлары киңәйтеләчәк. Бу хакта карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
Бердәм региональ субсидия кысаларында төбәккә сәнәгать предприятиеләрен модернизацияләү һәм үстерү буенча инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган финанслашуга берничә юнәлеш каралган.
Киләсе елдан башлап, предприятиеләрнең яңа җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарын кайтару күләме 20 % алып 50% кадәр артачак, ә субсидияләү суммасы ике тапкыр – һәр мөрәҗәгать итүчегә 10 млн.сумнан 20 млн.сумга кадәр артачак.
Шулай ук коммуналь инфраструктурага тоташтыру һәм җиһаз лизингы килешүе төзегәндә беренче кертемне түләү буенча ресурс белән тәэмин итүче оешмалар хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү күләме дә артачак. Бу күрсәткечләр – 50% алып 80% кадәр, ә дәүләт ярдәме лимиты 10 млн.сумнан 20 млн.сумга кадәр артачак.
«2022 елда 54 төбәк 3,7 млрд.сумнан артык акча алачак, шул исәптән Сәнәгатьне үстерү фондының төбәкләрдәге бүлекчәләрен капиталлаштырып бетерүгә дә. Якын арада 2023 елга бердәм төбәк субсидиясе инструменты аша сәнәгатьне үстерүнең төбәк программаларын финанслауга конкурс игълан ителәчәк. Бу акчалар төбәкләргә предприятиеләрнең куәтләрне яңартуга чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк, төбәкләрдә инвестицион активлыкка этәргеч биреләчәк», - дип билгеләп үткән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров.
Татарстанның «Иннополис» МИЗдан «Бипиум» ИТ-компаниясе CIPR Digital 2022 федераль премиясендә җиңү яулаган. Компания «Цифрлы трансформация алдынгылары» номинациясендә бизнесны цифрлаштыру буенча иң нәтиҗәле чишелеш юлы өчен беренчелеккә чыккан. «Бипиум» Татарстаннан конкурста бердәнбер чишелеш юлы булган һәм Сбербанк, Газпром, КУЭ корпорациясе һәм башка эре компанияләр белән алдынгылык өчен көрәшкән.
2022 елда премиянең төп темасы – импортны алыштыру һәм кертелгән санкцияләрдән соң Россия икътисадына зыянны минимальләштерү.
CIPR Digital – цифрлы технологияләр өлкәсендәге премия. 2022 елда Түбән Новгородта ЦИПР конференциясе кысаларында уза. Премия икътисадны цифрлы трансформацияләү өлкәсендә Россия проектларын һәм эшләнмәләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Премиягә номинантлар Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты урынбасарларыннан, профильле төбәк министрларыннан һәм эре компанияләрнең ИТ-департаментлары җитәкчеләреннән торган экспертлар жюрие тарафыннан сайлап алына. Җиңүчеләр халык тавыш бирүе нигезендә билгеләнә.
2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршлыгын җайга салу комиссиясе утырышы булып узды.
Комиссия утырышының көн тәртибендә Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәсе каралды.