Россиянең «Кронштадт» компаниясе һавадан торып старт ала торган, очкычка киреп әйләнеп кайтырга сәләтле пилотсыз очу аппаратлары эшли.
«Молния» дроннары системасы турында сүз бара. Шул ук вакытта, агентлыкның әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, аның составына кергән пилотсыз очкычларның бөтен төрен дә кире очкычка кайтарып булмаячак.
«Шунысын аңларга кирәк, «Молния» составына караган аппаратлар берничә версиядә ясала ала — разведка, бәрү һәм радиоэлектрон көрәш дроннары булырга мөмкин. Разведка аппаратларын һәм пилотсыз РЭБ аппаратларын кайтару күздә тотыла, ә бәрә торганнарын – юк, чөнки аларны кире кайтаруы бик куркыныч, хәтта нинди дә булса максатларга тотылмасалар да», – дип аңлаткан Богатиков.
«Кронштадт»та дрон йөртүче база самолетларының берсе буларак, авыр Ил-76 хәрби-транспорт очкычы карала.
Россиянең коронавируска каршы бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасы («Спутник V» вакцинасының беренче компоненты) Парагвайда халыкны вакцинацияләү барышында куркынычсызлык һәм нәтиҗәлелек буенча 93,5% дәрәҗәсендә югары күрсәткечләр күрсәткән, дип хәбәр итә Россиянең туры инвестицияләр фонды (РФПИ).
«Россиянең туры инвестицияләр фонды (РФПИ, Россия Федерациясенең суверен фонды) Парагвай Сәламәтлек саклау министрлыгының халыкны вакцинацияләү барышында «Спутник Лайт» вакцинасының («Спутник V» вакцинасының беренче компоненты) куркынычсызлык һәм нәтиҗәлелек буенча 93,5% дәрәҗәсендә югары күрсәткечләр күрсәтүе турындагы мәгълүматларын җиткерә», – диелә хәбәрдә.
Нәтиҗәлелекне исәпләү, фондта хәбәр итүләренчә, 2021 елның 30 июленә «Спутник Лайт» вакцинасын ясаткан 320 мең кеше белешмәләрен анализлау нигезендә гамәлгә ашырылган.
Парагвайда «Спутник Лайт» вакцинасын куллану статистикасы вакцинаның куркынычсызлыгы югары булуын күрсәтә, чөнки, РФПИ билгеләп үтелгәнчә, вакциналаштыру аркасында җитди хәтәр күренешләр теркәлмәгән, үлем очраклары, церебраль веноз тромбозы (CVT), Гийен-Барре синдромы, капиллярларның югары үтүчәнлек синдромы, миокардит яки перикардит очраклары теркәлмәгән.
«Бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасын куллану Парагвай хакимиятләренә халыкны вакциналаштыру вакытын кыскартырга һәм күмәк иммунитет формалаштыруны тизләтергә мөмкинлек бирә. Парагвай һәм башка илләрнең сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары «Спутник Лайт» вакцинасының югары куркынычсызлык күрсәткечләренә ия булуын һәм күп кенә ике компонентлы вакциналарга караганда да нәтиҗәлерәк эшләвен раслый», – дип шәрехләгән РФПИ җитәкчесе Кирилл Дмитриев.
«Спутник Лайт» вакцинасы хәзерге вакытта мөстәкыйль рәвештә генә кулланыла, шул ук вакытта башка җитештерүчеләрнең препаратлары белән катнаш куллануда да өйрәнелә. Вакциналарны беренче тапкыр катнаштырып карау алымы (беренче компонент буларак кешенең 26 нчы серотип аденовирусын һәм икенче компонент сыйфатында 5 нче серотип кулланып) коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы нигезендә гамәлгә ашырылган.
РФПИ, дөньяда беренчеләрдән булып, «Спутник V»нең беренче компонентын чит ил препаратлары белән комбинацияләү буенча уртак тикшеренүләр үткәрү инициативасы белән чыккан. Әзербәйҗанда «Спутник Лайт» вакцинасын һәм AstraZeneca компаниясе препаратын катнаштырып куллану буенча клиник тикшеренүләрнең беренче нәтиҗәләре көтелмәгән җитди күренешләрнең, шулай ук авырып китү очракларының булмавын күрсәткән.
Шул ук вакытта Аргентинада AstraZeneca, Sinopharm һәм Moderna компанияләренең коронавируска каршы препаратлар белән «Спутник Лайт»ны катнаштырып куллануның куркынычсызлыгын бәяләү өчен уртак тикшеренүләр гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәләр рецензияләнә торган медицина журналында басылып чыгачак.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе киңәшчесе Эркин Айдит белән очрашты.
Очрашу барышында икътисадый өлкәдә ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Шулай ук сөйләшүләр барышында Кыргызстан ягы махсус икътисадый зона булдыру, Татарстан Республикасына продукция китертү максатында авыл хуҗалыгы продукциясе өчен логистика үзәкләре оештыру тәҗрибәсен үзләштерергә әзер булуларын белдерде.
Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Татарстан Кыргызстан партнерлары белән икътисадый һәм инвестиция элемтәләрен киңәйтү яклы. «Автомобиль төзелеше, вертолет төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр, сәламәтлек саклау өлкәсендә кооперация зур кызыксыну уята. Мәдәният һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү өчен дә алшартлар бар», – диде ул.
2017 елда Татарстан Республикасы белән Кыргызстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фән һәм техника өлкәсендә һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Хәзерге вакытта Татарстан-Кыргызстан эш төркеме төзү карала һәм хезмәттәшлекне активлаштыру буенча юл картасы проекты эшләнә. Татарстан-Кыргызстан эшлекле төркеменә Татарстан Республикасының төрле оешмалары вәкилләре кергән.
Очрашу ахырында яклар үзара файдалы булган хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләрен алга этәрү буенча тыгыз багланышларны дәвам иттерүдә ике якта да мәнфәгать булуын белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер видеоконференцэлемтә режимында «KazakhExport» экспорт иминият компаниясе» АҖ идарәче директоры Куаныш Мукажанов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев тә катнашты.
Очрашу барышында Казакъстан ягы экспортка дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Куаныш Мукажанов очрашуда катнашучыларны KazakhExport эшчәнлеге юнәлешләре, Казакъстан предприятиеләре экспортына ярдәм итү һәм аны үстерү инструментлары белән җентекләп таныштырды.
«КАМАЗ» бүлекчәләрендә хезмәткәрләрне коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә.
“Россия тәмнәре” конкурсына Татарстаннан 17 җитештерүче гариза биргән. Алар арасында: «Татар Балы» авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү-сату-тәэмин итү буенча кулланучлар кооператив (СПССПК), «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «Каприно» ҖЧҖ (Лаеш сыр заводы), «Камамбер» ҖЧҖ, «ТД ЭМИЗ» ҖЧҖ, 1 нче пекарьня, «Агрокөч» АҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, “Бәхетле” сәүдә йорты” ҖЧҖ, “Милли сәүдә маркасы” Татарстан Республикасы ДУП һ.б.лар бар.
Киләсе атнада, җиденче сентябрьдә, Мәскәүдә, «Крокус Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Comtrans-2021 халыкара коммерцияле транспорт күргәзмәсе ачыла. Россиядә йөк машиналары төзү алдынгысы, зур күргәзмә мәйданчыгында даими катнашучы – «КАМАЗ» ГАҖ быел 30га якын экспонат тәкъдим итәчәк, алар арасында традицион рәвештә яңалары да бар.
«КАМАЗ»ның төп стендын карагач, Россия автосәнәгатенең төп үсеш тенденцияләрен күзәтергә мөмкин булачак. Монда – К6 буынына караган беренче КАМАЗ, альтернатив ягулык төрләрендә эшли торган автотехника, шул исәптән газ-моторлы йөк автомобильләре, электр транспорты, водоробус, шулай ук пассажирлар йөртү өчен уңайлы яңа транспорт чаралары һ.б.
Сыекландырылган табигый газда эшли торган КАМАЗ-54901 – ул сыекландырылган табигый газда эшли торган магистраль челтәр тягачлары сегментында яңа техника. Йөк машинасының төп өстенлекләре арасында – «Евро-6» экологик классына караган, 450 ат көченә ия КАМАЗ Р6, аның перспективалы яңа газ двигателе, тизлек күчерә торган заманча ZF автомат коробкасы, тигез идәнле уңайлы киң кабинасы бар. Криоген газ баллоннарының сыйдырышлыгы – 1060 летр (суммар), тулысынча ягулык салганда, автопоездның йөрү запасы – якынча 1400 км. Дизель һәм газ ягулыгына булган бәяләр аерымланган чорда КАМАЗ газ автомобильләре ягулыкка чыгымнарны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук экспонатлар арасында шәһәрләр арасында йөри торган газда эшләүче НЕФАЗ5299-31-57 автобусы, КАМАЗ-6290 водоробусы, КАМАЗ-6292 электробусы, КАМАЗ-53198 (Чистогор) электр чүп ташу машинасы һәм автоном йөреше арттырылган КАМАЗ-62825 троллейбусы да тәкъдим ителә, ул КАМАЗ электр транспортына караган линейканың дәвамы булып тора, шулай ук аз тоннажлы Компас 9 йөк машинасы һәм автотехниканың заманча башка модельләре дә бар.
Урам экспозициясе кысаларында компания компримацияләнгән табигый газда, автопоезд йөреше запасын арттыру өчен 1107 литр сыешлы газ баллоннары белән тәэмин ителгән 93348 шторлы НЕФАЗ-93348 ярымтагылмасы белән эшли торган КАМАЗ-5490 тягачын, шулай ук КАМАЗ газ-баллон шассиенда эшли торган 58146W автобетонтуглагыч техникасын тәкъдим итәчәк. Карьераларда эшли торган үзбушаткычлар зонасында КАМАЗ-65805 (Атлант 60), КАМАЗ-65807 (Атлант 65) һәм КАМАЗ-6561 (Геркулес) күрсәтеләчәк. Моннан тыш, партнер-компанияләр белән бергә КАМАЗ шассиларында берничә махсус техника тәкъдим ителәчәк.
«Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов һәм «Узбекнефтегаз» идарәсе рәисе Мехриддин Абдуллаев катнашында Татарстан һәм үзбәк нефть компанияләре арасында партнерлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Яклар геологик разведка эшләре, скважиналарга капиталь ремонт ясау, скважиналар бораулау, персоналны укыту, автоягулык салу станцияләре челтәрен киңәйтү өлкәсендәге уртак проектларга, шулай ук Үзбәкстанда кече тоннажлы нефть-газ химиясе проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Татарстанга эш визиты барышында «Узбекнефтегаз» делегациясенә «Татнефть»нең турыдан-туры җитештерү объектларында эшчәнлеген тәкъдим ителде.
Компаниянең нефть, газ, химия проектларын гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибәсе бар. Компания вәкилләре Түбән Кама бизнес-секторына баргач, Үзбәкстан вәкилләре «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы эшчәнлеге, проектның үсеш перспективалары, җитештерелә торган продукция белән танышты. Бүген завод ачык нефть продуктларын эшкәртү тирәнлеге, нефтьне чыгару һәм беренчел эшкәртү куәтләренә йөкләнеш бирү буенча рекордлы күрсәткечләр белән эшли.
Үзбәкстан делегациясе «Татнефть»нең шин комплексында булды, анда кунакларга ЦМК-шин конструкциясенең өстенлекләрен күрсәттеләр.
Үзбәкстан вәкилләре шулай ук «Татнефть»нең модельләштерү һәм бораулау үзәкләрендә дә булдылар. Компания компетенцияләре геологик разведка эшләре һәм ятмаларны эшкәртү өчен фәнни-техник полигоннар булдырырга, техник-икътисадый нигезләү уздырырга, геологик-техник чаралар, нефть бирүчәнлекне арттыру методларын сайлап алу һәм гамәлгә ашырып, ятмаларны проектлаштырырга һ.б. мөмкинлек бирә.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов:
«Республикабыз җитәкчеләре арасында бик ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты. Без Үзбәкстанны тугандаш ил, үзбәк халкын тугандаш халык дип саныйбыз. Соңгы вакытта Үзбәкстан белән уртак проектлар яңа этәргеч алды, партнерлыкны үстерү өчен яңа юнәлешләр барлыкка килде. Без хезмәттәшлекне киңәйтүнең алдагы адымнарын билгеләдек».
«Татэнерго» АҖ AK&M Рейтинг агентлыгы төзегән Россиянең зур энергетика компанияләренең социаль нәтиҗәлелек рейтингында икенче урынга чыккан. Җәмгыять өчен табыш һәм экологиягә йөкләнеш нисбәте ягыннан РусГидро компаниясе иң яхшы энергетика компаниясе булган.
Социаль нәтиҗәлелек рейтингында икенче урынны Татэнерго алган, өченче урында – Интер РАО, дип хәбәр итә AK&M. AK&M Рейтинг агентлыгы тарафыннан ел саен тәкъдим ителә торган дүртенче рейтинг бу. Быел рейтинг нәтиҗәләренә анализ компанияләрнең җәмгыять каршындагы җаваплылыгын бәяләү белән тулыландырылган. AK&M күрсәткечләре төркеме буенча «Татэнерго» АҖ энергетика предприятиеләре арасында – РусГидро һәм ОГК-2 соң өченче урынга чыккан. AK&M аналитиклары фикеренчә, эшчәнлек алып баручы компанияләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү мөһим. Аларның эшчәнлеге салым түләүләрен тәэмин итә, үзләре эшчәнлек башкарган төбәкләрдә яшәүчеләр өчен акча бирә, хәйрия проектларын гамәлгә ашыра. Биредә компанияләрнең бу максатларга юнәлтә торган гомуми акча күләме генә түгел, ә барлыкка килгән бәядән аларның җәмгыятькә нинди өлеш кертүе дә әһәмиятле. Иң беренче чиратта үз җилкәләрендә максималь социаль йөкләнеш алып барган компанияләрне ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк.
Рейтинг нәтиҗәсе булып компания эшчәнлегенең социаль нәтиҗәлелеген бәяләү нигезендә төзелгән компанияләр исемлеге билгеләнгән. Ул ике төркем күрсәткечләреннән тора: эшчәнлекнең социаль эффекты (бюджетка түләүләр, хәйрия максатларына, әйләнә-тирә мохитне саклауга чыгымнар, эшче көчләрне җәлеп итү коэффициентын исәпкә алып, хезмәткәрләргә түләүләр); экологиягә йөкләнеш (калдыкларның агулылык дәрәҗәсенә үзгәртелгән һаваны, суны пычрату күләме, каты калдыклар). Соңгы күрсәткеч буенча компанияләрне ранглау юлы белән социаль нәтиҗәлелек рейтингы төзелгән.
Казанга булган эш сәфәрендә «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары — Департамент башлыгы Олег Аксютин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башка дәрәҗәле кунаклар барлык эталон тармак стандартларына туры килә торган Сокура газ бүлү станциясендә барган төзелеш эшләре белән танышты.
Олег Аксютин билгеләп үткәнчә, яңа газ бүлү станциясе Россия Президенты Владимир Путинның төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү турындагы йөкләмәсен тормышка ашыруның мөһим этапларыннан берсе булып тора һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер Татарстан газ транспортчыларының һәм республика җитәкчелегенең җайга салынган эшен югары бәяли.
Рөстәм Миңнеханов Газпромның республика предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүенең мөһимлеге турында ассызыклады, аның нигезендә Казан АвиагазСоюз+ җитештерүчесеннән блок-модульле җиһазлар каралган Сокура газ бүлү станциясе – моның ачык дәлиле. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Газпром һәм подрядчы оешма вәкилләренә төзелеш-монтаж эшләренең югары сыйфаты һәм Казан шәһәре һәм аның шәһәр яны кулланучыларын ышанычлы газ белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.