ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Atlas Copco һәм LEWA/Nikkiso компаниясенең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

Очрашу кысаларында яклар газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, компрессор һәм вакуум техникасы, насос һәм криоген җайланмалар проектлау һәм җитештерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Утырышның көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә – LEWA/Nikkiso компаниясе белән Татарстан Республикасын табигый газны сыекландыру җайланмалары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек итү.

Тәэмин итүләр проектына техник нигезләүне Nikkiso компаниясе вице-президенты Ханс-Йорг Линке тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Nikkiso-төрле эшчәнлек юнәлешләрендәге предприятиеләр кергән компанияләр төркеме: криоген насослар, химия сәнәгате өчен насослар, медицина техникасы, аэрокосмик җиһазлар җитештерү, шулай ук дозалы насослар җитештерү – LEWA бүлекчәсенең эшчәнлек өлкәсе.

"Казанкомпрессормаш" ААҖдә Atlas Copco компрессорлары җитештерү урынын локальләштерү концепциясе фикер алышуның икенче мәсьәләсе булды.

Исегезгә төшерәбез, Atlas Copco компаниясе белән алдагы очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында агымдагы елның июнендә узган иде. Яклар Татарстан Республикасының нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләшкәннәр иде.

Бүген Татарстан делегациясенең Үзбәкстан Республикасына эшлекле визитының икенче көне кысаларында Альберт Кәримов Ташкент өлкәсе Хакиме Рөстәм Холматов белән очрашты.

Яклар Татарстан Республикасының Ташкент өлкәсе белән уртак проектларны гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Аерым алганда, Ташкент өлкәсендә (Нурафшон шәһәре) "Химград" технополисы белән берлектә индустриаль парк булдыру проекты шундыйга керә. Проект агымдагы елның июнь аенда тәкъдим ителгән иде.

 

2019 елның 25 сентябрендә ел саен үткәрелә торган "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамлана.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елда оештырылды. Проектның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстан Республикасының "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" АҖ, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге" ТИО, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе.

Фестивальнең төп миссиясе – кадрларның яңа буынын формалаштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм яшь профессионалларның иҗади потенциалын ачу.

Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә музыка, хореография, нәфис сүз өлкәләрендә үзләрен иҗади яктан күрсәтергә ярдәм итә.

"Наше время – Безнең заман" фестивалендә катнашучыларның дәрәҗәсе, чарага республиканың мәдәни бренд статусын биреп, елдан-ел арта бара.

Фестиваль телевизион булып тора – барлык гала-концертлар "ТНВ" телеканалында языла һәм трансляцияләнә. 

Катнашу өчен фестиваль Нигезләмәсе нигезендә гариза бирергә кирәк. Катнашу шартлары һәм үткәрү сроклары турында барлык актуаль мәгълүмат Фестиваль сайтында һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Ел саен уздырыла торган "Русский чай – 2019" форумы һәм чәй индустриясе күргәзмәсе 2019 елның 28 сентябрендә "Россия" дәүләт үзәк концерт залында (Мәскәү шәһәре) узачак.

Форум чәй продукциясен һәм шуңа бәйле товарларны җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр тәҗрибә һәм казанышлар белән алмаша, яңа партнерлар таба һәм үзара файдалы килешүләр төзи ала торган мәйданчык булып тора.

Программада мастер-класслар, конференцияләр, дебатлар, түгәрәк өстәлләр, шулай ук бүләкләү тантанасы һәм концерт программасы планлаштырылган.

Чәй форумын һәм чәй индустриясе күргәзмәсен үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүматны сез сайттан ала аласыз.

18 сентябрьдә Казан дәүләт энергетика университетында Smart Energy Systems-2019 халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Чараны оештыручыларның берсе булып Бөек Петрның Санкт-Петербург политехника университеты тора.

Конференция эше дүрт секциядә уза. Беренчесе – "Энергетика системалары һәм комплекслары", анда җылылык һәм электр энергиясен җитештерү, тапшыру һәм куллану белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Икенче секция электр энергиясен автоматлаштыру һәм исәпләү приборлары юнәлеше буенча эшли. Өченче секция – "Электромеханика". Дүртенчесе энергетика тармагында менеджмент һәм икътисадка багышланган.

Конференциянең халыкара фәнни комитетына Россия, Австрия, Германия, Италия, Чехия, Словакия, Болгария, Румыния, Белоруссия, Төркия, Һиндстан галимнәре керә. Чакырылган рәистәш – профессор, Генуи университетының машина төзелеше, энергетика, идарә һәм транспорт департаменты идарәсе әгъзасы Пьетро Зунино.

Шулай ук кичә, җир астындагы кабель электр челтәрләрен диагностикалау өчен, BAUR компаниясенең Австрия җиһазларыннан торган Россиядә бердәнбер лаборатория ачылды. КДЭУ ишегалдында урнаштырылган җиһазлар электр линияләрендәге зыян килгән урыннарны эзли алачак.

Хөрмәтле оборона сәнәгате хезмәтчәннәре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Коралчылар көне белән котлыйм!

Бу көннәрдә ату коралының легендар конструкторы Михаил Тимофеевич Калашников тууына 100 ел тулды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2010 елда әлеге һөнәри бәйрәм нәкъ менә аның ярдәмендә барлыкка килде. Календарьдагы әлеге дата – эшләре оборона сәнәгате белән бәйле булган кешеләргә зур хөрмәт һәм рәхмәт белдерү.

Әлеге бәйрәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә: конструкторлар һәм галимнәр, җитештерү өлкәсендәге оста-җыючылар һәм оештыручылар. Һөнәри осталык, зур хезмәт сөючәнлек һәм билгеләнгән максатларга ирешүдә бөтен көчне туплый белү – бу тармакның данлыклы хезмәткәрләренә хас сыйфатлар. Бездә булдырыла торган продукция тынычлык, тотрыклылык һәм дәүләт иминлеге гаранты, аның куәтен һәм бәйсезлеген ныгытуга хезмәт итә.

Бүген безнең өстебездә тыныч күк йөзе, һәм монда ил өчен ышанычлы оборона калканын ясаган оборона-сәнәгать комплексы ветераннарының өлеше күзәтелә. Барыгызга да яңа һөнәри җиңүләр һәм казанышлар, нык сәламәтлек, тынычлык, сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

ТР премьер-министры урынбасары –

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры  

Альберт Кәримов              


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасында.

Визитның эшлекле программасы "Ангрен" махсус икътисадый зонасы белән танышудан башланды, анда "Биринчи Резинотехника Заводи" ҖЧҖ һәм Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводы (ТЗХТ) директоры белән очрашу булды. Кунаклар өчен җитештерү мәйданчыкларына танышу экскурсиясе оештырылды.

"Биринчи Резинотехника Заводи" компаниясе автомобиль һәм авыл хуҗалыгы шиннарын, шулай ук конвейер тасмаларын күпләп җитештерү белән шөгыльләнә.

ТЗХТ, нигездә, тракторлар, мамык җыю машиналары һәм тагылмалар, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ихтыяҗлары өчен запас частьләр җитештерү белән шөгыльләнә.

Визитның мөһим эшлекле вакыйгасы Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркемнең беренче утырышын уздыру булды.

Утырышның төп мәсьәләсе – машина төзелеше, нефть-газ химиясе, IT-технологияләр, цифрлы технологияләр, шулай ук һөнәри белем өлкәләрендә ике регионның үзара файдалы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алышу. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртак эш алып бару мөмкинлеге дә каралды.  

Утырыш ахырында эшче төркем рәистәшләре – Альберт Кәримов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Элер Ганиев уртак эшче төркем составын раслау турындагы документка кул куйды.

Моннан тыш, "Серго ис. завод ҖБ" АҖ һәм Үзбәкстанның медицина техникасы җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе Ниятләр турындагы меморандумга кул куйды.

Программаның беренче эш көне халыкара бизнес-үзәктә тәмамланды, анда Татарстан һәм Үзбәкстанның тармак предприятиеләре катнашында B2B очрашулар узды.

Министр урынбасары Алексей Савельчев бүген "Greencross export pvt.ltd." (Һиндстан) компаниясе вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Көн тәртибендә Һиндстан компаниясе производстволарын Татарстан Республикасы территориясендә локальләштерү мәсьәләсе торды.

"Greencross export pvt.ltd." вәкиле – Тарунның идарәче директоры Кумар Тияги компаниянең эшчәнлеге һәм проектлары турында сөйләде.

Компаниягә 2003 елда Әхмәдабад (Һиндстан) шәһәрендә нигез салынган һәм шуннан бирле Һиндстаннан фармацевтика продукциясенең әйдәүче экспортеры булып тора.

"Greencross export pvt.ltd." Африканың, Латин Америкасының күп кенә илләренә һәм Фарсы култыгының кайбер илләренә фармацевтика өлкәсендә продукция китерә һәм хезмәтләр күрсәтә.

Очрашу барышында Һиндстан компаниясе вәкиленә потенциаль хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасының сәнәгать мәйданчыклары – "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ, "Химград" АҖ һәм "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" АҖ тәкъдир ителде. 


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Министр урынбасары Алексей Савельчев бүген "Технологик суверенитет экспорты" ассоциациясе вәкиле Мирджалол Хөсәнов белән очрашты.

Танышулы очрашу эш тәртибендә узды, яклар Ассоциациянең Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алышты.

Мирҗалол Хөсәенов Ассоциациянең чит ил проектларын үстерү өчен җаваплы. Очрашуда ул әлеге берләшмә эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Ассоциация Россия җитештерүчеләренең югары өстәмә бәяле халыкара базарга чыгуын тәэмин итүнең "икенче адым"ын чагылдыра:

Ассоциация Россия компанияләренең һәм университетларының даими эшчәнлек нокталары, фәнни-технологик экспорт каналлары һәм чит илләрдә талантлар импортын булдыру буенча эш алып бара. Мондый үзәкләр Вьетнамда һәм Төркиядә булдырыла һәм Малайзия, Индонезиядә, Филиппиннарда, Таиландта, Көньяк Африка Республикасында, ОАЙ һәм БДБ илләрендә планлаштырыла.

Алексей Савельчев ассызыклап үткәнчә, Ассоциация эшчәнлеге Татарстандагы сәнәгать предприятиеләре өчен кызыклы, өстәвенә, үз товарларын һәм хезмәтләрен экспортлау ягыннан да, чит ил партнерларыннан яңа белемнәр һәм технологияләр алу буенча да.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген министр Альберт Кәримов һәм Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Жанболат Мурзалинның беренче таныштыру очрашуы узды.

Эш тәртибендә ике төбәкнең үзара файдалы хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Генераль консул Татарстанның газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча тәҗрибәсе, шулай ук Казахстан уку йортларына нейросимуляторлар китерү мәсьәләләре буенча аеруча кызыклы юнәлешләрне билгеләде.

"Республика хакимнәре арасында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләнмәләре аеруча зур кызыксыну тудыра", – дип ассызыклады Жанболат Мурзалин.

Ике яклы визитларны оештыруга аерым игътибар бирелде. Жанболат Мурзалин партнерлык мөнәсәбәтләренең югары потенциалын һәм динамикасын билгеләп үтте.

Шулай ук Генераль консул Казахстан Республикасы делегацияләренең Татарстанга визитлары турында сөйләде. Визитлар вакытында, аерым алганда, "Казан" агросәнәгать паркында һәм республиканың башка тармак предприятиеләрендә булу планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International