ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында "Яңа туган балага бүләк" акциясе старт ала. Акциядә республика территориясендә яңа туган балалар белән яшәүче, уртача айлык кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр катнашачак. Аларга бала тудыру йортыннан чыккан вакытта бүләк җыелмасы биреләчәк.

Бүләк җыелмасы түбәндәге эшләнмәләрдән торачак:

универсаль комбинезон-трансформер;

яңа туган сабыйга махсус мендәр;

100%лы сарык йоныннан сырылган юрган;

 подгузниклар;

катмарлы комплект: халат, сөлге, җиңсә һәм тәпкәләр;

яңа туган сабый өчен җыелма: кофта, ыштан һәм баш киеме;

биләмә комплекты;

гигиена әйберләре;

балалар киез итекләре.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җыелмадагы барлык эшләнмәләр дә җирле, ягъни республика сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән.

Фото creativemama.com.ua сайтыннан

"Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы" конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татнефть" компаниясе белгечләре иң яхшылары дип табылган.

Конкурста җиңүчеләр арасында – "Татнефтегазпереработка" идарәсе вәкилләре, "Технологик үсеш үзәге" хезмәткәрләре, "Җәлилнефть" НГДИ, "Әлмәтнефть" НГДИ, "Азнакайнефть" идарәсе һәм "Прикамнефть" НГДИ белгечләре, шулай ук "Түбән Кама механика заводы" АҖ предприятиесе ("Татнефть"нең KAMA TYRES шиннар бизнесына керә) вәкилләре бар.

Конкурсны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә "Татарстан Республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте" һәм "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге" оештыра.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасындагы рационализаторларның һәм уйлап табучыларның, эшче һәм инженер белгечлекләренең абруен күтәрү, яшь рационализаторларның һәм уйлап табучыларның казанышларын пропагандалау, уйлап табучы һәм рационализаторлык хезмәтен хуплау һәм стимуллаштыру, Татарстан Республикасының фәнни-техник потенциалын ачыклау.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


22
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле республиканың энергетика комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм! 

Энергетика – илебезнең мөһим тармагы. Республикада ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылган, аның ярдәмендә икътисадның һәм сәнәгатьнең барлык тармаклары үсеш ала. Татарстан предприятиеләре һәм халкы электр һәм җылылык энергиясе белән өзлексез тәэмин ителә. Республика станцияләрендә якынча 27 млрд. кВт/сәг электр һәм 34 млн. Гкал җылылык энергиясе эшләп чыгарыла. 

Яңа технологияләрне кулланып, булган куәтләрне яңарту буенча эш алып барыла. Әйтик, "Татэнерго" АҖ, "ТГК-16" АҖ, "Түбән Кама ҖЭҮ" ҖЧҖ предприятиеләре тарафыннан гомуми егәрлеге 1,2 ГВт булган генерациянең яңа объектларын файдалануга тапшыру буенча эре проектлар гамәлгә ашырылды.  Заманча технологияләр нигезендә егәрлекләрне яңарту эше республиканың электр челтәре хуҗалыгында да алып барыла. Агымдагы елның июнендә "Челтәр компаниясе" ААҖ 110 кВ портлы цифрлы подстанцияне файдалануга тапшырды. Татарстан энергосистемасында бу шундый подстанция төзүнең беренче тәҗрибәсе.

"WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узган елда республика энергетиклары тарафыннан объектларны ышанычлы һәм куркынычсыз электр белән тәэмин итү тәэмин ителде.

Тармак башында торучыларга, күп еллар дәвамында фидакарь һәм намуслы хезмәт итүчеләргә – Татарстанның энергетика комплексы ветераннарына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Данлы традицияләрне саклап, бүген Татарстан энергетикларының яңа буыны энергия системасын үстерүне дәвам итә, энергия белән тәэмин итүнең ышанычлы һәм өзлексез эшләвен тәэмин итә.

Бүген 16 меңнән артык кеше энергетика комплексының эре предприятиеләрендә эшли. Тармакны модернизацияләү шартларында энергетиклар алдында мөһим, стратегик бурычлар тора. Шуңа күрә энергетикада югары класслы белгечләрнең эшләве бик мөһим.

Хөрмәтле энергетиклар, чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Киләчәктә дә тупланган тәҗрибә, осталык һәм данлы традицияләр перспектив планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итсен. Сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар, нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим! 


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Министрлыкта "ДС Контролз" компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

"ДС Контролз" Бөек Новгород территориясендә 1998 елдан бирле эшли һәм General Electric корпорациясе лицензиясе буенча җитештерелә торган сыйфат стандартларына туры килгән көйләү һәм келә арматурасы җитештерү белән шөгыльләнә.

Компания Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре – "Татнефть", "ТАНЕКО", "ТАИФ-НК", "КАМАЗ", "Нижнекамскнефтехим" һәм башкалар белән күптән хезмәттәшлек итә.

"ДС Контролз" вәкилләренең бүгенге визиты Татарстан территориясендә компания производствосын һәм сервисын үстерүгә багышланган.

Предприятиенең генераль директоры Николай Кузенков Лениногорскида торбаүткәргеч арматура җитештерү буенча яңа завод ачылачагы турында хәбәр итте, ул 2020 елның март-апрель айларына планлаштырылган.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар республика предприятиеләре белән кооперацияне киңәйтү буенча тәкъдимнәр турында да фикер алышты.

2019 елның 19 декабрендә Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә электромонтерлар арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" дигән һөнәри осталык конкурсы узган. Ярышларда "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ 14 хезмәткәре, бүлендек предприятиеләрнең ике электромонтеры һәм көллиятнең өч студенты катнашкан.

Бәйгедә катнашучыларның белемнәре һәм күнекмәләре теория һәм гамәли биремнәр барышында бәяләнгән. Беренче өлештә конкурсантларга 60 сорауга дөрес җавап бирергә туры килгән, шул ук вакытта моның өчен 40 минут вакыт билгеләнгән. Гамәли этапны үтәү өчен катнашучыларга күбрәк вакыт кирәк булган – ул ике биремнән торган. Конкурсантлар билгеләнгән параметрлар белән электр схемасын җыйган һәм программалаштыру эшләрен башкарган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны II сәнәгый зонаның электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау идарәсенең 6101 нче цех электромонтеры Илназ Миңнебаев алган. Икенче урында – энергия белән тәэмин итү идарәсенең 5102 нче цех белгече Рифат Кирасиров. Өченче урынны I сәнәгый зонаның электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау идарәсенең 6403 нче цехында эшләүче Алексей Лихачевка биргәннәр.

2019 елда барлыгы 13 төп һөнәр буенча һөнәри осталык конкурслары үткәрелгән. Химик анализ лаборантлары, слесарь-ремонтчылар, машинистлар, сменалардагы җитәкчеләр, эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, газ коткаручылары, аппаратчылар, КИПиА буенча слесарьлар, токарьлар, инженер-конструкторлар, инженер-технологлар һәм электромонтерлар арасында иң яхшы белгечләрне билгеләгәннәр.

Һөнәри осталык бәйгеләре яшь хезмәткәрләргә иҗади активлык һәм инициатива белдерү, үзләренең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтү, сайлаган һөнәрләрендә камилләшү мөмкинлеге бирә. Шулай ук бу карьера үсеше мөмкинлеге дә – конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчегә чираттагы разряд бирелә һәм матди бүләк түләнә.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Альберт Кәримов бүген Татарстан Республикасында Хэйлунцзян провинциясе көннәрен үткәрү буенча Кытайдан алдынгы төркем белән очрашты. Очрашуда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашты.

Кытай ягыннан делегацияне Хэйлунцзян провинциясенең Халык хөкүмәтенең Чит ил эшләре канцеляриясе башлыгы Ван Хайцзюнь җитәкли.

2020 елның июлендә чаралар үткәрү вакытын алдан билгеләп, Татарстан Республикасында провинция көннәрен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре очрашуның төп темасы булды.

Альберт Кәримов яшь яхтсменнар – "Дельфин" яхта клубында тәрбияләнүчеләре балаларны котлады һәм Мактау грамоталары белән бүләкләр тапшырды. 2019 елда Виктория Чепляева һәм Сергей Вахрамеев "Спорт мастерлыгына кандидат" дигән спорт разряды алган.

Бүләкләү ТР Җилкәнле спорт федерациясенең Химаячеләр советының йомгаклау утырышы кысаларында узды. Совет әгъзалары Федерациянең 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, шулай ук оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Бүген "Магнит" тантаналы рәвештә Казанда "өй янында" форматындагы беренче инновацион һәм иң заманча кибетне ачты. Ул элегрәк ритейлерлар тарафыннан нигездә зур форматта кулланылган тармакның актуаль тенденцияләренә җавап бирә торган чишелешләр белән җиһазландырылган. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Сәүдә ноктасы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Ямашев проспекты, 76. Кибетнең мәйданы 550 кв.м. тәшкил итә. Ассортиментта – 5,6 меңнән артык популяр товар, "Наше татарское" күрсәткечләре белән бирелгән җирле җитештерүчеләр продукциясе киң таралган. Шулай ук хәләл продукциянең 40лап позициясе бар.

Киштәләрнең һәм кибеттәге чиратларның видеоаналитикасы персоналга товарның киштәләрдә булуын контрольдә тотарга һәм кассадагы чиратлар белән һәрчак хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Сатып алучылар өчен интерактив прайс-чекерлар урнаштырылган — алар ярдәмендә товарның төгәл бәясен оператив рәвештә билгеләргә мөмкин. Кассаларда модернизацияләнгән дисплейлар бар — алар чекны тутыруны һәм актуаль промо-акцияләрне күрсәтә. Моннан тыш, сәүдә залы 5 ТВ-экран һәм аудиоколонкалар белән тәэмин ителгән. Элмә такталар һәм навигация элементларындагы язулар рус һәм татар телләрендә башкарылган. Компания яңа SELFIETOPAY цифрлы системасын тәкъдим итә, аның ярдәмендә акчадан башка гына, карта яки телефон ярдәмендә сатып алырга мөмкин.

Кибеттә бушлай Wi-Fi һәм уңайлы мини-кафе зонасы бар, анда сатып алучылар яңа пешерелргә каһвә һәм кайнар камыр ризыклары сатып ала алалар. "Магнит" кибеткә эт хуҗалары өчен дә уңайлы үтеп керерлек шартлар тудырган, эт каешларын бәйли торган махсус "парковка" ясаган.

Моннан тыш, компания "Татспиртпром" белән бергә кибеттә файдаланылган савытлар өчен җайланма — фандомат урнаштырган. Аппарат алюминий банкалар һәм 0,25тән 2 литрга кадәр күләмдә пластик шешәләр кабул итә. Биредә үк махсус бокска пластик капкачларны тапшырырга мөмкин, алар эшкәртүгә җибәрелә, ә җыелган акча үсешендә үзенчәлекләре булган, тәрбиягә алынган балаларга ярдәмгә юнәлдерелә.

"Магнит" челтәре матбугат хезмәте материаллары буенча

2019 елның 18 декабрендә "Татэнергосбыт" АҖдә матбугат конференциясе узды, анда 2019 елның 9 ае эчендә компания эшенә йомгак ясалды һәм киләсе елга төп бурычлар билгеләнде.

Компания директоры Рифнур Сөләйманов журналистларны сәламләде һәм аларга "Татэнергосбыт"ның клиентларга хезмәт күрсәтү офисын тәкъдим итте.

Предприятие белгечләре матбугат конференциясендә катнашучыларны "Татэнергосбыт"ның клиентлар базасы структурасы, электр энергиясен эшләп чыгару һәм куллануның гомуми динамикасы, кулланучылар өчен бәя кую мәсьәләләре белән таныштырды, шулай ук физик затлар өчен шәхси кабинет мөмкинлекләрен турында да күрсәтелде.

Хәзерге вакытта яңа шәхси кабинет тест уза. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм күрсәткечләрне сервиста тапшырудан тыш, түләүләр һәм күрсәткечләр тарихы, барлык ресурслар буенча куллану статистикасы, мөрәҗәгатьләрне онлайн рәвештә бирү дә ачык булачак.

Матбугат конференциясе кысаларында шулай ук түгәрәк өстәл узды, анда журналистларга компаниянең оештыру структурасындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: 3 декабрьдә «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖне «Татэнергосбыт»АҖгә кушу формасында үзгәртеп кору процедурасы тәмамланган.

Хәзер берләшкән оешма республиканың гарантияле тәэмин итүче оешмасы һәм исәп-хисап үзәге функцияләрен башкара. Яңа елда электр белән тәэмин итү хезмәтенең бердәм түләү документына керәчәге билгеләп үтелде. Гыйнвар аенда сынау сыйфатында ул Саба районында, февраль аенда – Алабуга һәм Менделеевскида, ә март аеннан башлап бөтен Татарстан буенча гамәлгә ашырылачак.

"Татэнергосбыт" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең агымдагы елда соңгы утырышы узды.

Таможня хезмәткәрләре көче белән гамәлгә ашырыла торган интеллектуаль милек объектларына хокукларны яклау чаралары турында Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары Ләйлә Туфитуллова сөйләде.

Бүгенге көндә таможня реестрында 5 меңнән артык интеллектуаль милек объекты бар. Интеллектуаль милек хокукларын яклауны тәэмин итүне контрольдә тоту товарларга һәм эчке базарда таможня декларациясе биреп, товарларны декларацияләү барышында интеллектуаль милек объектларын ачыклау һәм контрольдә тоту буенча алып барыла.

Контрафакт билгеләре барыннан да ешрак автозапчастьләрдә, балалар конструкторлары һәм уенчыкларында, ноутбуклар өчен тышлыкларда, сувенир продукциясендә һ.б. ачыкланган. Быелгы елда республика буенча гомуми зыян күләме 18 млн сум тәшкил итә.

Контрафакт товарларның күпчелеге Кытайдан, шулай ук Һиндстаннан, Гонконгтан һәм башка илләрдән килә икән.

Хәзерге вакытта контрафакт белән көрәштә төп эш хокук ияләре җилкәсенә төшә. Контрафакт бүген бизнеска гына кагылып калмыйча, җәмгыять мәнфәгатьләренә кагылып, тагын да җитдирәк проблемага әйләнә. Түбән сыйфатлы товарлар сатып алганда, кулланучылар еш кына акчасын гына түгел, сәламәтлеген дә югалта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International