Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының утырышлар залында Стамбулның Электроника, электр техникасы, җайланмалары һәм мәгълүмат технологияләре экспортерлары ассоциациясенең алдынгы төркеме белән очрашу булды. Очрашуны министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды.
Фикер алышуның төп мәсьәләсе төрек делегациясенең Татарстанның яңа Казан-Экспо мәйданчыгында 2019 елның мартында узачак Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча халыкара форумында катнашуына бәйле иде.
Моннан тыш, ассоциация вәкилләре тармак бергәлеге һәм республиканың энергетика секторындагы компанияләр белән эшлекле очрашулар үткәрүдә мәнфәгатьле булуларын күрсәтте.
Бүген Альберт Кәримов Татарстан Республикасында күргәзмә эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Традициягә әйләнгәнчә, ТР Сәнәгать министрлыгы ел саен биш халыкара зур сәнәгать күргәзмәсен уздыра:
Энергетика. Ресурс саклау,
TIAF автомобиль төзелеше халыкара форумы,
"Авиакосмик технологияләр - АКТО" халыкара махсус күргәзмәсе,
Татарстан нефть-газ-химия форумы,
"Машина төзелеше. Металл эшкәртү" халыкара күргәзмәсе һәм "Техносварка" махсус күргәзмәсе.
Киңәшмәдә "Казань Экспо" ХКҮ, "Казан ярминкәсе" КҮ, "Спорт һәм социаль программалар дирекциясе" АКО җитәкчеләре һәм мәнфәгатьле башка яклар катнашты.
Очрашуда катнашучылар яңа мәйданчыкта нәтиҗәле урнаштыру өчен уртак гамәлләрне координацияләү турында, шулай ук яңа комплекс территориясендә республиканың сәнәгый потенциалының даими гамәлдә булган күргәзмәсен оештыру буенча мөмкинлекләр турында килешенде.
2019 елның 11 апрелендә Казанда Россия венчур форумы узачак. Чараны уздыру урыны "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак.
Венчур форумы Татарстан Республикасында 2005 елдан башлап үткәрелә. Форумның максаты – Россиядә венчур инвестицияләү системасын үстерүгә булышу, Россиянең инновацияле технологик компанияләренә киң даирә инвесторлар игътибарын җәлеп итү, фәнсыешлы кече һәм урта бизнеска инвестицияләр җәлеп итү.
Дискуссияләр һәм сөйләшүләр алып бару өчен иң зур халыкара платформасы – Россиядән һәм чит илләрдән венчур тармагында катнашучыларның очрашу урыны. Яңа партнерлар һәм клиентлар эзләүчеләр, бизнесның киләчәк үсеше өчен ничек нигез салырга кирәклеге турында белүчеләр, тармактагы әйдәп баручы экспертлар белән соинвестор булу мөмкинлеген эзләүчеләр, инвестицияләү өчен перспективалы тармаклар турында беренче булып белеп алучылар өчен форум уникаль платформа булып тора.
Форум EBAN, Venture Club, Tech Tour, НАБА, РВК, РАВИ рәсми чаралары реестрына кертелгән.
2018 елда Форумда катнашу өчен Россиянең 42 шәһәреннән һәм 25 илдән стартаплардан 542 заявка килгән. Форумның экспозицион блогында 50 инновация компаниясе катнаша. 2018 елгы Форумга Россиядән һәм чит илләрдән 1542 белгеч килде.
Форум турындагы тулырак мәгълүматларны Сез түбәндәге телефон буенча ала аласыз: +7 (843) 570-39-27 ("ТР ИВФ" КК инновацион эшчәнлекне үстерү бүлеге) һәм түбәндәге сайт аша: http://russianventureforum.ru.
Бүген РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Осьмаков һәм стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаменты директоры урынбасары Артур Галиуллин катнашындагы РФ Сәнәгать министрлыгы делегациясе "Химград" технополисына эшлекле визит белән килде. Делегация белән бергә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар йөрде.
Визит кысаларында кунакларга технополисның Россиядәге беренче сертификатлы индустриаль парк буларак торгызылу тарихы турындагы мәйданчык күрсәтелде, резидентлар өчен салым ташламалары һәм эшкуарлыкка ярдәм итүнең гамәлдәге программалары турында сөйләделәр. Җитештерү модулендә федераль министрлык вәкилләре технополис территориясендә производстволарны урнаштыру шартлары белән танышты, резидентлар тарафыннан чыгарыла торган әзер продукция күргәзмәсен карады, шулай ук йөк ташучы пилотсыз очкыч аппаратлар эшләү буенча конструкторлык бюросында булдылар.
Сәфәр азагында Россиянең сыгылмалы төргәк һәм төргәкләү пленкасы буенча әйдәп баручы җитештерүчесе – "Данафлекс" заводында булдылар. Компания төркемнәре президенты Айрат Бәширов производство буенча экскурсия уздырды һәм алдынгы басма һәм экструзион җайланмаларны күрсәтте.
Бүген "ИнноКам" территориаль аерымланган инновацион-җитештерү кластерының сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм "РЖД" ААҖ вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды.
Көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә – 2030 елга кадәрле перспективага күздә тотылган сәнәгый күләмнәр һәм йөк агымы буенча мәгълүматларны чагыштыру. Хәзерге вакытта тимер юлы төененең үткәрү сәләте – китереп җиткерүләрне вакытында оештыру өчен җитәрлек булып тора. Ләкин кластерның зур сәнәгать предприятиеләрендә чыгарыла торган продукция күләмнәрен арттырган очракта төенгә булган транспорт басымнары арта. Шуңа күрә дә, федераль тимер юлыннан ташучы зат тиешле карарларны вакытында эшләсен өчен, әлеге эштә катнашучыларның барысының да үзара хезмәттәшлеген алдан ук координацияләү мөһим.
26 февральдән 28енә кадәр автосервис өчен автоөлешләр, компонентлар һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә бренды булган Automechanika булышлыгында, бишенче мәртәбә Автомобиль төзелеше буенча TIAF supported by Automechanika 2019 халыкара форумы узачак. Форумның уникальлеге аның төбәккә мөнәсәбәтле булуы белән аңлатыла. Биш ел эчендә TIAF Идел буенда автокомпонентлар индустриясе өчен әһәмиятле чара статусын алды.
Шул ук вакытта форум һәм күргәзмә яңа мәйданчыкта - "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Мәйданны үзгәртү чараның күләмен арттыру һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгару зарурлыгы белән аңлатыла. "Казан" халыкара аэропорты янәшәсендә урнашкан яңа конгресс-күргәзмә үзәгендә кирәкле заманча барлык инфраструктура бар һәм берничә кеше катнашындагы эшлекле сөйләшүләрдән башлап дөнья чемпионаты зурлыгындагы теләсә нинди чараны үткәрү мөмкинлеген бирә.
TIAF supported by Automechanika 2019 форумының эш программасына пленар утырыш, тармактагы танылган экспертлар катнашында эш сессияләре, автоҗитештерүчеләр ягыннан сатып алучылар белән бизнес-очрашулар һәм Россия автосәнәгатен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар кертелгән.
Форумда Михаэль Йоханнес (Messe Frankfurt GmbH вице-президенты, Automechanika бренд-менеджеры), Франк Шауфф (Генераль директор, Европа Бизнесы Ассоциациясе), Алекс Загускин (Идарәче директор, AZ Enterprise), Александр Гурко ("Автонет" ИТИ РГ юл картасын эшләү һәм тормышка ашыру буенча эш төркеме җитәкчеләренең берсе, "Навигация технологияләрен үстерү һәм куллануга булышлык күрсәтү" КП ("ГЛОНАСС" КП) президенты), Роман Ферштер (Вәкиллек башлыгы, Mobileye), Виталий Савельев (Генераль директор, Аврора Роботикс), Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә. Форумда автосәнәгатькә инновацияләрне кертү перспективалары һәм тенденцияләре турында сөйләшәчәкләр.
TIAF supported by Automechanika форумы эшенең икенче көнендә – 27 февральдә автоҗитештерүчеләрнең һәм күмәртәләп сатып алучыларның Россия тәэминатчылары белән турыдан-туры сөйләшүләренең махсус сессиясе – В2В очрашулар булачак. Өченче көндә Татарстан Республикасының сәнәгать мәйданчыкларына бару планлаштырылган.
Форумга керү өчен алдан теркәлергә кирәк.
Күргәзмәне карау өчен түләүсез чакыру билетын https://online.messefrankfurt.ru/?EXHIBITION_ID=358798 сылтамасы буенча алырга мөмкин.
Кытай җитештерүчеләре белән бизнес-очрашуларга https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/871827/ сылтамасы буенча теркәлергә була.
Тулырак мәгълүматларны Сез www.tiaf-forum.ru сайтыннан ала аласыз.
Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керүче POZIS ("ПОЗиС" АҖ) компаниясенә идарәче директорлары Юрий Пустовгаров җитәкчелегендә "Казан вертолет заводы" ГАҖ җитәкчеләре һәм белгечләре делегациясе эш визиты белән килде. Яклар инжиниринг өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне ныгытуга һәм сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә алмашуга якларның омтылышларын беркетә торган килешү имзалады.
Иң әүвәл Казан вертолет заводы вәкилләре өчен предприятие буенча экскурсия уздырылды. Кунаклар POZISның махсус, тимерчелек, инструменталь, суыткыч һәм машина төзү производстволарын карады.
Аларга узган елда ачылган махсус машина төзү үзәге – ФМП кысаларында производствоны үзгәртеп коруга һәм яңача җиһазлауга бәйле рәвештә модернизацияләнгән эш нәтиҗәсе күрсәтелде. 2 млрд сум белән бәяләнүче көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасы чыгаруны арттыру өчен предприятие куәтләрен модернизацияләү буенча яңа проектка аерым игътибар бирелде.
КВЗ вәкилләре POZISта уңышлы гамәлгә ашырыла торган санлы икътисад тәҗрибәсе, шулай ук lean-принциплары белән кызыксынды. Әйтик, штрихлар белән кодлаштыру компаниянең гомумпроизводство тәҗрибәсе булып тора. Әлеге инструмент теге яки бу продукция турындагы белешмәләрне заводның гомуми мәгълүмат системаларына интеграцияләү өчен кулланыла, ул исә биредә һәм хәзерге режимда объект турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеген бирә. Нәтиҗәдә эш шактый җиңеләйтелә. Мисал өчен, бер көн эчендә POZISның нибары бер инструменталь производствосы аша 1000 берәмлектән артык штамп һәм төрле җиһазланыштагы 500дән артык төр уза.
КВЗ җитәкчелеге шулай ук POZISта күрсәтмә агитациянең киң таралган булуын, бригадалар өчен мәгълүмат стендларының – предприятиенең төрле урыннарында җитештерү системасын үстерү буенча киңәшмәләр уздыру урыннарының визуальлеген һәм оештырылган булуын да билгеләп узды.
Чараны "Казан вертолет заводы" ГАҖ белән "ПОЗиС" АҖ арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча техник-икътисадый советы утырышы төгәлләде.
Киңәшмә азагында ике предприятие җитәкчелеге ниятләр турында килешүгә кул куйды.
Производствоара, республика эче кооперациясе кысаларында компанияләрнең хезмәттәшлеге 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шушы еллар эчендә POZIS КВЗ өчен үлчәгеч һәм кисә торган инструмент, технологик җиһазлар һәм кулланмалар китерде, автоматик линияләр, сынаулар өчен төрле стендлар, шулай ук алар өчен күп кенә узеллар һәм башка әйберләрне проектлады һәм әзерләде.
"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә
2019 елның 24 гыйнварында КНИТУ-КАИ (Казан ш., Четаев ур., 18а) "Аддитив технологияләр һәм топологик оптимальләштерү" дигән I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак, ул предприятиенең җитештерү циклына аддитив технологияләрне кертү, цифрлы проектлау өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм белем бирү программаларын үстерү һәм заманча материаллардан, санлы проектлау технологияләреннән, инженерлык анализыннан һәм үзебезнең ил һәм чит ил программа продуктларын кулланып, 3Д-басма җиһазларыннан нәтиҗәле файдалану нигезендә Россия Федерациясе сәнәгате мәнфәгатьләрендә эшләнмәләрнең геометриясен топологик оптимальләштерү методларын куллану проблемаларына багышланачак.
Конференция кысаларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында пленар утырыш узачак.
Конференциядә әйдәп баручы галимнәр, белгечләр һәм сәнәгатьнең төрле тармакларындагы предприятиеләрдән вәкилләр катнашачак. Катнашучылар игътибарына түбәндәге тематик юнәлешләр буенча докладлар тәкъдим ителәчәк:
- аддитив технологияләр өчен порошоклы материаллар;
- 3Д-басма өчен җайланма һәм технологияләр;
- аддитив технологияләрдәге процессларны математик модельләштерү;
- цифрлы проектлау өчен кушымталар.
Конференция эшендә катнашырга чакырабыз һәм конференция юнәлешләренә туры килә торган докладлар җибәрергә тәкъдим итәбез.
Конференциядә катнашу өчен 2019 елның 21 гыйнварына кадәр https://kai.ru/events/event?id=10448830 адресы буенча КНИТУ-КАИ сайтындагы онлайн-заявканы тутырырга кирәк.
Элемтә: Виталий Бабушкин тел.: +7(843) 231-00-96, +7(84З)231-00-48.
Конференциянең эшли башлау вакыты – 9:30. Катнашучыларны теркәү 08:30 сәгатьтә башлана.
Бу атнада Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы в.б. - Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе Рәсүл Солтанов җитәкчелегендә Әстерхан өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты уза. Делегация составында 20дән артык кеше катнаша. Болар - Әстерхан өлкәсе башкарма хакимияте органнары һәм Әстерхан шәһәре хакимияте җитәкчеләре, коммерция һәм бюджет предприятиеләре җитәкчеләре.
Элегрәк делегация башлыгы ТР Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты, бергәләшеп хезмәттәшлек итүнең өстенлекле перспективалары турында сүз барды. Хәзерге вакытта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Әстерхан өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру чараларының планы эшләнә.
Әстерхан өлкәсе делегациясе әгъзалары өчен эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча аерым программалар, шул исәптән, сәнәгый өлкәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында "Химград" технополисына бару оештырылды. Төбәк башлыгы Сергей Морозов: "Соңыннан Әстерхан өлкәсендә гамәлгә кертү өчен, Татарстан тәҗрибәсен һәм төрле тармаклардагы иң прогрессив технологияләрне өйрәнергә", – дигән бурыч куйды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында сыйфат буенча ТР Хөкүмәте премияләрен алуга 14 нче ачык конкурсның тантаналы чарасы узды. Алты Татарстан предприятиесенә һәм оешмасына 2018 ел йомгаклары буенча сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премиясе бирелде.
Җиңүчеләр арасында - икътисадның нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика, азык-төлек сәнәгате, медицина һәм мәгариф тармакларында эшләүче республиканың зур, урта һәм кече предприятиеләре. Аларның барысын да чыгарыла торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуы берләштерә.
"Продукциянең сыйфаты - ул көндәшлеккә сәләтле булуның, безнең икътисадтагы иминлекнең һәм тотрыклылыкның нигезе. Конкурста катнашу өчен 101 оешма сайлап алынды, шул исәптән "эшлекле камиллек" номинациясендә 84 оешма, "җитештерү системалары" номинациясендә 13 оешма. Катнашучылар арасында Татарстаннан читтә урнашкан - Түбән Новгородтан, Санкт-Петербургтан, Томскидан, Архангельск өлкәсеннән, Чуашия һәм Башкортстаннан да 8 оешма теркәлде", - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Республикадан Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Әлмәт территориясендә урнашкан оешмалар аеруча активлык күрсәтте. Сәнәгый предприятиеләр, медицина һәм мәгариф учреждениеләре тармак бәйләнеше буенча аеруча актив булып чыкты. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча "Эшлекле камиллек" номинациясендә дүрт лауреат билгеләнде: "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, Казанның 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе, Алабуга политехник көллияте һәм Казанның 10 нчы шәһәр клиникасы. "Җитештерү системалары" номинациясендә ике лауреат билгеләнде - "Система-Сервис" ИК ҖЧҖ һәм "ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ. Моннан тыш, 12 оешма дипломнар белән бүләкләнде.
2018 елда Татарстанның һәм Россия Федерациясенең премияләрен алуга конкурсларда бер үк вакытта катнашуга 10 заявка бирелгән иде. Федераль конкурс йомгаклары буенча республикадагы биш оешма берьюлы федераль конкурсның дипломантларына әверелде: "Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖ, Әлмәт муниципаль районы, "ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ, "Казанькомпрессормаш" ААҖ, "Шифалы су — Ижминводы" шифаханәсе.