ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Форд Соллерс Алабуга предприятиесе Ozonның эре интернет-кибетен Ford Transit автомобильләре белән тәэмин иткән. Агымдагы елның ноябрь ахырына кадәр компаниягә барлыгы 743 брендлы автомобиль кайтачак.  

Ford Transit автомобильләрен сатып алу, ил төбәкләрендә машина бирү пунктларын арттыру максатыннан, интернет-кибет автопаркын киңәйтү кысаларында башкарылган.

Ford Transit файдасына сайлау әлеге автомобильләрнең югары ышанычлылыгы, сервисның түбән бәясе, үсеш алган дилерлар челтәре булу, сатканда автомобильләрне шактый югары бәядән җибәрә алу мөмкинлеге белән эшләнгән. Автомобильләр партиясенең күпчелек өлеше Мәскәүдә калачак, ә калганнары Россиянең эре шәһәрләрендәге пунктларга бүлеп биреләчәк: Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан, Краснодар, Самара, Ростов-на-Дону һәм башкалар.

Клиентларга заказны җиткерү өчен Ozon компаниясе тарафыннан 3100 кг  металл Ford Transit фургоннары һәм уртача түбәле 3500 кг металл фургоннар, алгы һәм тулы приводлы модификацияләрдә сайлап алынган.

Автомобильләр 2,2 литрлы (125 ат көче) Duratorq TDCi  двигателе һәм 6 баскычлы МКПП, кондиционер, дистанцион идарә пульты булган программалы алдан җылыта торган җайланма, кертеп ясалган Bluetooth магнитола белән тәэмин ителгән, бу исә йөртүчегә кесә телефонына игътибар итмәскә һәм хәрәкәтнең иминлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә.

Автомобильгә шулай ук арткы паркрониклар да урнаштырылган, алар машина йөртүчене артка хәрәкәт иткәндә булган тоткарлыклар турында кисәтә. Автомобильләр фирма төсенә – ачык зәңгәргә буялган һәм компаниянең логотиплары белән брендланган.

Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Ozon компанияләре төркемнәренең һәм Wildberries үзәге склад комплексының логистика үзәге төзелә башлады.

Ozon компаниясенең логистика үзәген киләсе елда ачу планлаштырыла. Үзәктә 7 млн. товарны саклау һәм эшкәртү өчен мөмкинлекләр булдырылачак. Аны эшләтеп җибәргәннән соң, Казанда яшәүчеләр һәм республиканың башка торак пунктларындагы халык товарны тиз арада китертү мөмкинлегеннән файдалана алачак, ә җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен бөтен Россия буенча, шулай ук чит илләргә дә, сата алачак.

Wildberries склад комплексының беренче чираты 2020 елның беренче яртысында эшли башлаячак. Яңа комплексның гомуми мәйданы якынча 100 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, ә проектка инвестицияләр күләме – 5,5 млрд сум. Моннан тыш, Татарстанда 4 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

"Яшел Үзән" индустриаль паркы территориясендә тагын бер мөһим чара – X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачу.

Яңа комплексның мәйданы 38 мең квадрат метрдан артып китә һәм 500 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеген бирә. Үзәк территориясендә сигез төрле саклау зонасы урнашкан: коры продукция складлары, туңдырылган әйберләр, җиләк-җимеш, яшелчә һәм башка товарлар өчен мәйданчык.

Һәр секциядә продуктларның сафлыгын саклап калу өчен кирәкле температура режимы саклана. Яңа үзәкнең куәте тәүлегенә 5 мең тоннага кадәр йөк эшкәртергә һәм 1,2 мең сәүдә объектына хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Комплекс Татарстанда гына түгел, Удмуртиядә, Мари Иле һәм Чуашиядә дә кибетләрне азык-төлек белән тәэмин итәчәк.

Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International