ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Казан Оргсинтезы яңа янгын техникасы сатып алган: ул Татарстанда иң биек ВИТАНД АПК-72 дигән янгын сүндерү телескопик күтәргече һәм яңа автоцистерна.

Машиналар Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 5 нче янгын сүндерү отряды паркын тулыландырачак. Техника Казанның Оргсинтез предприятиесе объектларында сәнәгать иминлеген тәэмин итү өчен дә, янгыннарда һәм гадәттән тыш хәл очрагында да кулланылачак.

ВИТАНД АПК-72 хәзерге вакытта Казанда һәм Татарстанда иң биеге булып санала. Ул кешеләрне коткарырга һәм 72 метрга кадәр яки торак йортның 22 катына кадәр биеклектә янгынны сүндерергә мөмкинлек бирә.

Автокүтәрткеч индивидуаль проект буенча "Казаньоргсинтез" ГАҖ өчен махсус эшләнгән. Күтәргечнең авырлыгы 40 тоннадан артык. Угы максималь биеклеккә минут ярым эчендә күтәрелә. Люлькасының йөк күтәрүчәнлеге – 500 кг. Люльканың үзәк өлешендә дистанцион идарә ителә торган лафет көпшәсе беркетелгән, ул минутына 3800 литрга кадәр су сиптерә ала. Суны да, күбекләрне дә сиптерү мөмкинлеге каралган.

Бу көнне ГТХМ тапшырылган икенче машина – КАМАЗ базасында "СТ-Авто" янгын техникасы җитештерүче Алтай автоцистернасы. Ул 7 мең литрдан да ким булмаган күләмдә су сыйдыра ала. Цистерна шулай ук күбек ясау өчен 420 литр күбек хасил итә торган эретмә сыйдырышлы бак белән җиһазландырылган. Янгын чыганагына су цистернадан да, ачык сулыктан да яки суүткәргеч челтәреннән дә бирелергә мөмкин. Әлеге автоцистернаның мөһим өстенлеге булып ике баскычлы насос тора, анда су бирү басымын үзгәртергә мөмкин.

"Казаньоргсинтез" ГАҖ материаллары буенча


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан органик синтезында эшләүчеләргә хезмәт хакын 30% күтәргәннәр. Иң югары артым – эшчеләрдә. Бу – Казаноргсинтез хезмәткәрләренең иң күп санлы категориясе (гомуми 8,3 мең штатта 6 мең кеше). Аларның хезмәт хакы 30% арткан. Белгечләрнең оклады 10% күтәрелгән. Җитәкче вазыйфаларга индексацияләү бик аз өлештә генә кагылган. Биредә керемнәрнең артуы 3-7% тәшкил итә.

Казаноргсинтезның коллектив шартнамәсендә бер ай эчендә эш нәтиҗәләре буенча премия күләме окладның 100% дәрәҗәсендә теркәлгән булу сәбәпле, индексациядән соң хезмәт өчен түләүнең премиаль өлеше дә пропорциональ рәвештә артачак.

2019 елның биш ае нәтиҗәләре буенча сәнәгать-җитештерү төркеменең (белгечләрнең керемнәрен һәм җитәкчелек составын исәпкә алмыйча) айлык уртача кереме 49,8 мең сум тәшкил иткән. Бу шул ук чорда Татарстандагы уртача айлык керемнән 40% артыграк. Индексацияләүдән соң эшчеләрнең уртача айлык керемнәрен шулай ук 30% арттыру көтелә.

- Казаноргсинтез кебек социаль юнәлешле предприятиенең максаты – аның хезмәткәрләрен, беренче чиратта, финанс белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Хезмәткәрләр, озак сроклы планнар кору, торак төзелеше өчен акча кертү, автомобиль сатып алу, сыйфатлы итеп ял итү өчен иртәгәсе көн өчен тыныч күңел белән яшәргә тиеш. Индексацияләү хезмәткәрләребезнең реаль керемнәрен киметмичә, аның үсешен дә тәэмин итәчәк, – дип аңлатты "Казаноргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнеголов.

Индексацияләү нәтиҗәләре буенча коллектив шартнамәсе нигезендә шулай ук оклад күләменә бәйле социаль түләүләрнең бер өлеше дә артачак. Сүз отпускка матди ярдәм, ел нәтиҗәләре буенча премияләр, юбилейларга түләүләр һәм башкалар турында бара.

"Казаноргсинтез" ГАҖдә алдагы индексацияләү бер ел элек, 2018 елның 1 августында үткәрелгән булган. Ул чакта хезмәт хакының күләме уртача 11% арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International