ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген министр Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе К-Messe пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен Дюссельдорфка (ФРГ) килде.

Дөньяда иң зур һәм әйдәп баручы мондый продукция күргәзмәсе өч елга бер тапкыр, быел – 16-23 октябрь көннәрендә уза.

"К – 2019" күргәзмәсенең төп бүлекләрендә чимал һәм өстәмә материаллар, ярымфабрикатлар, техник элементлар, югары ныклы пластмасса эшләнмәләре, каучук һәм пластмасса җитештерү өчен машиналар һәм җайланмалар, шулай ук төрле шуңа бәйле хезмәтләр тәкъдим ителгән.

Күргәзмә кысаларында төрле экспозициягә өстәп, "First Choice of Winners – спорт һәм ял итү өчен пластмасса эшләнмәләре" дип аталган махсус шоу күрсәтү планлаштырылган.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ГФРда Татарстан вәкиле Таһир Гатауллин, шулай ук тармакның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре.

Күргәзмәгә үз продукциясе белән Татарстанның полимер тармагы предприятиеләре дә килгән: Казан Оргсинтезы, "Нижнекамскнефтехим" һәм "Пласт-ТЕК". Моннан тыш, Кама полимер материаллар заводы, Орион-пласт һәм ТатхимПласт компанияләре продукциясе Берләшкән Россия стендына куелган.

Күргәзмәне оештыру һәм К-2019да Берләшкән Россия стендының эше турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тармак басмасы журналистларына сөйләде:

"Безнең компанияләрнең "К" күргәзмәсендә катнашуы гадәти күренеш. Быел республиканың әйдәп баручы предприятиеләре күргәзмә эшендә катнашу өчен үз вәкилләрен җибәрде – алты Республика компаниясе күргәзмә эшендә катнаша. Әлеге чара белән кызыксыну халыкара дәрәҗәгә чыгучы һәм продукцияне генә түгел, полимерларны эшкәртү өлкәсендә дә үз компетенцияләрен экспортларга әзер булган компанияләребез үсешенә бәйле".

Интервью ахырында Альберт Кәримов күргәзмәдә катнашучы республика компанияләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

Төшке аштан соң Германия эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәл узды, анда Татарстан делегациясе вәкилләре республиканың инвестицияле-икътисадый потенциалын тәкъдир итте.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Полимер көне" тармак чарасы узды. Республиканың химия тармагы экспертлары полимер продукцияне экспортлау һәм импортлау мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Киңәшмәләр залында республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук тармакның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре җыелды.

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, полимер материаллар сәнәгате – Татарстан Республикасының мөһим тармагы, ул республикадагы сәнәгый җитештерүнең гомуми күләмендә 25%ын тәшкил итә, дип билгеләп үтте.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә республика сәнәгать предприятиеләренең ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагындагы илкүләм проектларда катнашу мөмкинлеге турында фикер алышу булды. Аларга "Халыкара кооперация һәм экспорт" һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" керә.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ вәкилләре предприятиеләргә ярдәм итү чаралары һәм илкүләм проектларда катнашу шартлары турында җентекләп сөйләде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Полимер көне программасының икенче өлеше тармак министрлыклары һәм компанияләренең профильле белгечләре чыгышларына багышланган иде.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгече Максим Адрияшин полимер продукциягә таможня пошлиналары ставкаларының агымдагы вәзгыяте, шулай ук әлеге ставкаларны үзгәртү мөмкинлеге турында сөйләде.

Доклад белән шулай ук ТР Икътисад министрлыгы вәкиле Юлай Миңнуллин да чыгыш ясады. Ул Татарстанда инвестицион проектларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

"Технониколь" корпорациясе һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ вәкилләре полимер сәнәгате тармагының актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары турында сөйләде.

Полимер көне чакырылган компанияләрнең презентацияләре белән тәмамланды. "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ, "Гранд Полимер" ҖЧҖ һәм "Примо" ҖЧҖ киңәшмәдә катнашучыларга полимер сәнәгате өлкәсендә үз предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләде. 


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында полимер продуктлар, аерым алганда, үзләре җитештергән станокларда поливинилхлорид (ПВХ) (алга таба алардан төргәкле полимер пленкалар һәм тукылмаган нигездәге эскәтерләр ясала) җитештерүче "Sanem Plastic" Төркия компаниясе вәкилләре белән киңәшмә узды.

"Sanem Plastic" Татарстан Республикасы территориясендә производство урнаштырырга планлаштыра. "Без сезнең республикада үзебезнең производствоны ачарга телибез һәм безгә Татарстан Хөкүмәте ягыннан ярдәм булуы бик мөһим", – дип ассызыклады компаниянең генераль директоры Ялчын Кутай.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев "Sanem Plastic" вәкилләренә Татарстанда предприятиене локальләштерү өстенлекләре турында җентекләп аңлатты: компаниягә төрле салым һәм таможня преференцияләре тәкъдим ителергә мөмкин, җитештерүне ачуда ярдәм күрсәтелә, консультация ярдәме һәм озата бару хезмәтләре күрсәтелә.

Предприятие вәкилләренә завод ачу өчен берничә мәйданчык тәкъдим ителгән: "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, шулай ук алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре (Татарстан территориясендә берничә шундый территория бар – Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай һәм Менделеевск шәһәрләрендә).

Очрашу ахырында Алексей Савельчев "Sanem Plastic" вәкилләрен 2019 елның 2-4 сентябрь көннәрендә республикада узачак Татарстанның нефть, газ, химия форумында катнашырга чакырды, биредә Төркия компаниясе үз предприятиесенең продукциясен презентацияли алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International