29 июнь көнне Казанның Түбән Кабан күле территориясендә беренче мәртәбә "Кояшлы регата" инженерлык ярышлары узды. Конкурста Россиянең 26 төбәгеннән барлыгы 38 мәктәп һәм 7 студентлар командасы катнашты.
Ачылу тантанасына "Кояшлы регата" инженерлык ярышларын оештыру комитеты президенты, "Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары илкүләм үзәге" АКО директоры, Казан дәүләт энергетика университетының фәнни эшләр буенча проректоры һәм башкалар килде.
Ярышларга әзерлек барышында катнашучылар суднолар практикасы таләпләренә, судноларны кору, аларның диңгездә йөзү үзенчәлекләренә, шулай ук судно белән идарә иткәндә файдаланыла торган судно корылмаларын һәм җиһазларын эксплуатацияләү нечкәлекләренә төшенергә тиеш иде.
Ярышлар барышында мәктәп укучылары һәм студентлар үзләре өчен "Иң яхшы пилот", "Иң яхшы дизайн-проект", "Иң яхшы конструктор", Еврокласс-1 "Электрчы", Еврокасс-2 "Тизлекле", Еврокасс-3 "Сынап караулы" һ.б. исемнәрне алу өчен көч сынашты.
30 июньдә "Кояшлы регата"ны тәмамлап КДЭУда "Су транспортында яңадан торгызыла торган энергетика" инженер-экологик форумы узды, белгечләр анда үз докладлары белән чыгыш ясый алды. Форумның төп темалары: Россиядә һәм дөньяда торгызыла торган энергетиканы куллануның агымдагы проблемалары һәм озак сроклы перспективалары, диңгез һәм елга транспортында суднолар төзелешендә кояш элементларын куллану, "Кояшлы регата" ярышларында студентлар командалары күрсәткән инженерлык чишелешләре.
"Кояшлы регата" инженерлык иҗатын һәм заманча экологик технологияләрне популярлаштырырга, техник белемле һәм яңа тенденцияләрдә һәм технологияләрдә ирекле ориентлашырга сәләтле "киләчәк белгечләре" тәрбияләргә ярдәм итә.
"Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары илкүләм үзәге" АКО матбугат хезмәте материаллары буенча
Бу җәйдә Казанда беренче тапкыр кояш батареяларында көймәләр узышы узачак. "Кояшлы регата – 2019" чарасына 27 июньнән 30 июньгә кадәр Россиянең 26 төбәгеннән 50дән артык команда җыелачак. Ярышлар Түбән Кабан акваториясендә узачак.
"Кояшлы регата" – уникаль чара, анда катнашучылар тизлектә, кояш энергиясе хисабына хәрәкәт итүче экологик көймәләрнең маневрлыгы һәм чыдамлыгы буенча ярыша ала. Конкурсның максаты – инженерлык иҗатын һәм заманча экологик технологияләрне популярлаштыру.
"Кояшлы регата"ны оештыручы – "Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары милли үзәге" АКО. 2019 елда ярышларның Бөтенроссия этабы Казан шәһәре мэриясе, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, шулай ук "Берләшкән суднолар төзелеше корпорациясе" АҖ ярдәмендә узачак. Ярышларның төп партнеры – Казан дәүләт энергетика университеты.
"Кояшлы регата" халыкара инженерлык ярышлары Россиядә 2014 елдан бирле үткәрелә. Элегрәк бу ярышлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владивосток, Калининград, Бөек Новгород һәм Грозный шәһәрләрендә узган иде инде. 2018 елдан башлап ярышларда мәктәп командалары да катнаша ала.