"Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан-2019" тармак күргәзмәсенең эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Машина төзелеше предприятиеләренең координацияләү советы утырышы узды. Тугызынчы утырышның төп темасы – "Инновацияле технологияләр һәм предприятие белән идарә итүнең заманча системаларын кертү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру".
Машина төзелеше комплексы безнең республика икътисадында мөһим роль уйный һәм 3 меңнән артык предприятиене үз эченә ала, шуларның 150се – эре предприятиеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте:
"Хәзерге вакытта без барыбыз да диярлек сәнәгатьне цифрлаштыру, җитештерү процессын оптимальләштерү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм технологик процессларның нәтиҗәлелеге кебек проблемаларны исәпкә алып, үсеш векторын үзгәртергә кирәк булган күренешләр белән очрашабыз".
Сәламләү сүзе белән шулай ук Тюрингия (Германия) икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.
Утырышта инновацияле технологияләр һәм предприятие белән идарә итүнең заманча системаларын кертү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда реаль тәҗрибәгә ия булган компанияләрнең һәм предприятиеләр җитәкчеләренең докладлары тәкъдим ителде.
"Лин Коучинг" идарәче директоры Герт Хаар-Йоргенсен "Лин Коучинг" компаниясенең җитештерү предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга якын килүе турында сөйләде:
"Кешеләрне укыту мөһим, алар практика алырга, эш урыннарында шөгыльләнергә тиеш. Без предприятие эчендә нинди проблемалар булуын күрергә ярдәм итәбез".
"Лин Вектор" ҖЧҖ директоры Марат Хөсәенов, үз чиратында, оешмаларның операцион нәтиҗәлелеген арттыру турында сөйләде:
"Системалы моментларга игътибар итәргә кирәк, мәсәлән, компаниядә нинди мотивация бар, шул исәптән финанс системасы, нинди хисап системасы һ.б. Лидер компанияләргә персоналны дөрес җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче техникалар бар. Шулай ук без төрле төбәкләрдә дәүләт секторы һәм югары уку йортлары белән дә эшлибез".
СПбПУ ректоры Андрей Рудской машина төзелешендә инновацияле технологияләр һәм станоклар төзелешендә булган эшләнмәләр турында сөйләде, ә "Ямазаки Мазак" ҖЧҖ генераль директоры Макото Хасуо – җитештерүче Япония компаниясенең станок җиһазларын кулланып хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру темасына тукталды.
"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры Александр Карпов хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру буенча завод тәҗрибәсе турында сөйләде.
Утырышны тәмамлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дип ассызыклады:
"Без техник вузларга таянырга тиеш, безнең республикада сәнәгатьнең төрле тармак предприятиеләре бар, анда илебез фәнни базасының техник эшләнмәләрен куллану мөһим".
"ПОЗиС" АҖ (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керә) "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында бер миллион сумнан артык субсидия алган.
Предприятие Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (Татарстан Республикасы) белән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге персоналны укытуга бюджет акчалары хисабына субсидия бирү турында килешү төзегән. Предприятие "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проектында катнашып, әлеге максатларга үз акчаларын җәлеп итмәү мөмкинлеген алган.
Пенсия яшендәге 58 хезмәткәр кирәкле һөнәрләр буенча кыска вакытлы курслар узачак.
Предприятиенең 36 хезмәткәре "Механик җыю эшләре слесаре" белгечлеге буенча һөнәри белем алган. Әлеге юнәлеш буенча дәресләр 2020 ел һөнәри стандартларының квалификация таләпләрен исәпкә алып оештырылган. Җыюда технологик процессларның күнекмәләрен камилләштерү өчен һәр укучы лекцияләр тыңлаган һәм эш урынында җитештерү практикасы узган, "ПОЗиС" АҖ кадрлар әзерләү үзәге тарафыннан чыгарылган механик җыю эшләре буенча белешмәлек алган.
Шулай ук субсидия хисабына шәхси саклану чаралары да сатып алынган: махсус кием, аяк киеме, саклагыч күзлек, бармакчалы бияләйләр.
Әлеге акчалар сакчыл җитештерү инструментларына һәм методларына, остазлыкның заманча технологияләренә, компания эшенең нәтиҗәлелеген арттыру методларына, җитештерүчәнлекне арттыру технологияләренә өйрәтүгә кулланыла.
Тулы курс һәм уңышлы йомгаклау аттестациясен узганнан соң, укуларда катнашучыларга квалификация алу турында тиешле үрнәктәге документ биреләчәк.
"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Узган атнада видеоконференция режимында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырыш булды. Киңәшмәдә министр Альберт Кәримов та катнашты.
Үзенең докладында ул "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның база предприятиеләре 2024 елга кадәр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны елына 5%ка җиткерәчәк, дип билгеләп үтте.
"Республикада 351 предприятие базага әйләнер дип көтелә, ул хезмәт җитештерүчәнлегенең тотрыклы үсешен тәэмин итәчәк. Алар локомотив булачак, республиканың башка предприятиеләре дә кушылачак", – дип аңлатты министр.
"Урта һәм эре предприятиеләрдә барлык икътисадның чимал булмаган тармакларындагы хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше Татарстанда 2024 елга кадәр елына кимендә 5% тәшкил итәргә тиеш. Бөтен илкүләм проект өч блокка бүленә: хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм ярдәм итү, эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру, предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм күрсәтү", – диде Альберт Кәримов.
Бу эштә мәнфәгатьле кайбер предприятиеләр буенча өстәмә хезмәт һәм сервисларга ярдәм итү чаралары күздә тотыла. Проектта катнашу өчен республикада, илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, база пилот предприятиеләре сайлап алыначак. Бу предприятиеләр – лидер, алар үз үрнәкләрендә барлык күрсәткечләрнең дә ирешеп булы алырлыгын һәм программаның чыннан да эшләве турында күрсәтер.
"Республиканың һәр муниципаль берәмлегендә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында потенциаль катнашучы булган предприятиеләр бар. Шуңа күрә, нәтиҗәгә ирешү буенча уртак җайга салынган эшне оештыру өчен ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салу мөһим", – дип ассызыклады министр.