Сәнәгатьне үстерү фонды Эксперт советының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасында проектларны гамәлгә ашыру өчен кредитлар хупланды.
"Джошкуноз Алабуга" 500 млн. сумлык займ ярдәмендә "Алабуга" МИЗ территориясендә "АвтоВАЗ" һәм башка автоҗитештерүчеләр өчен автомобиль шассиларының штампланган детальләрен импортлауны алмаштыручы прогрессив һәм трансфер пресслары цехын эшләтеп җибәрәчәк.
Детальләр Лада һәм Рено автомобильләренең унификацияләнгән платформалары өчен билгеләнгән. Проект шасси, күпер һәм подвеска детальләрен штамповкалауның яңа технологияләрен прогрессив һәм трансфер пресс линияләрендә һәм дугалы сыгылмаларда кертүне күздә тота.
Яр Чаллыдан "Тормоз механизмнары заводы" КҖО 104,5 млн. сум күләмендәге заем ярдәмендә йөк автотранспорты өчен туктату колодкаларын җитештерүне киңәйтәчәк. Предприятие тормоз колодкаларын махсус катафорез өслекле итеп ясау мөмкинлеген бирәчәк җиһаз сатып алачак. Ул физик һәм химик йогынтыларга бирешми һәм эшләнмәләрдә традицион грунтовкалар белән чагыштырганда сигез тапкыр озаграк тора.
Предприятие Европаның йөк автомобильләре өчен комплектлы деталь җитештерүчеләргә 15% продукцияне экспортларга, шулай ук аларны икенчел базарда запас өлеш сыйфатында сатарга ниятли. Калган продукцияне Россия базарында сату планлаштырыла.
Сәнәгатьне үстерү фонды матбугат хезмәте материаллары буенча
Сәнәгатьне үстерү фондының Экспертлар советы Сәнәгатьне үстерү фондының "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча "Транспорт электр җиһазлары заводы" (Яр Чаллы шәһәре) займын хуплаган.
"Транспорт электр җиһазлары заводы" 464,1 млн.сумлык займ ярдәмендә ЭДУ-133ПЧ электр двигательләре производствосын модернизацияләргә һәм киңәйтергә планлаштыра. Электр двигательләренең үзкыйммәте чит илнекеннән 25% ка һәм үзебезнең илдәге аналогларыннан 7%ка арзанлырак булачак. Проектның гомуми бюджеты 590,3 млн.сум тәшкил итә, шуның 464,1 млн.сумы ташламалы займ рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан бирелергә мөмкин.
Россия электр двигательләре белән тәэмин итүне арттыру чит ил продукциясен алыштыруга китерәчәк. Хәзерге вакытта, компания мәгълүматлары буенча, чит илдә җитештерелгән продукция өлеше Россия тимер юллары ихтыяҗының еллык ихтыяҗыннан 70%ын тәшкил итә. Проектны тормышка ашыру аны 30%ка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
ЭДУ-133ПЧ электр двигателе депо чикләрендә яки сәнәгать мәйданчыкларында кыска дистанцияләрдә кулланыла торган маневрлы тепловозлар өчен билгеләнгән.
РФ Сәнәгатьне үстерү фонды матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген республиканың сәнәгать җәмәгатьчелеге өчен семинар узды, анда гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары һәм ярдәм итүнең базар инструментлары турында сүз барды. Киңәшмәне министр урынбасары Алмаз Хөсәенов үткәрде.
Төп инструментларның берсе Сәнәгатькә ярдәм итү фонды аша тормышка ашырыла. Россия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фондының консультацион ярдәм буенча идарә башлыгы Анна Симановская беренче булып чыгыш ясады һәм болай дип билгеләп узды:
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды сәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды буларак билгеләнгән һәм аңа сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә вәкаләтләр бирелгән. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы РФРП белән берлектә "Үсеш проектлары"һәм "Комплект әйберләр" программалары буенча инвестицион проектларны финанслый.
2019 елда "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ ФҖП линиясе буенча проектларны ташламалы финанслауның яңа программасыннан файдаланган һәм "Сәнәгатьне цифрлаштыру" программасы буенча 25 млн.сум күләмендә займ җәлеп иткән. Компаниядә ERP кертү проекты җитәкчесе Азат Гобәйдуллин нәтиҗәләр һәм үсеш планнары турында сөйләде.
Үз чиратында, "ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ вәкиле Татьяна Игуменцева "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының "Цифрлы технологияләр" федераль проектында каралган ярдәм чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, e-digital.tatar порталы эшли, ул әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча предприятиеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен махсус булдырылган.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча предприятиеләр белән алып барыла торган эш турында "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге" дәүләт автоном учреждениесеннән Владислав Бурдиков сөйләде, ул компетенцияләрнең төбәк үзәге булып тора.
Аның чыгышын "ТАСМА ФҖП" ҖЧҖ маркетинг буенча директор урынбасары Виктор Носов тулыландырды. Агымдагы елда "ТАСМА ФҖП" ҖЧҖ "Хезмәт җитештерүчәнлеге" ФҖП программасы буенча ташламалы займ алган, шул исәптән компания хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү корпоратив программасын эшләгән һәм раслаган.
"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты – Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла торган тагын бер илкүләм проект. Гамәлдәге түләүсез консультация ярдәме чаралары, максатчан күрсәткечләр һәм яңа экспорт базарларына чыкканда ярдәм итү турында җитештерүчеләргә "РЭЦ" АҖ Идел буе федераль округы буенча территориаль бүлек җитәкчесе Николай Ереев һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан әлеге илкүләм проектның координаторы Рамилә Мөхетдинова җентекләп сөйләде.
Предприятиеләрне үстерү өчен гамәлдәге дәүләт финанс ярдәме чаралары һәм гамәлдәге базар инструментлары спектры берничә эксперт тарафыннан тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек башлыгы Диана Егорова Россия Федерациясенең сәнәгый сәясәт турындагы законына махсус инвестицион контрактларны (СПИК) җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертүгә басым ясады, шулай ук дәүләт ярдәменең әлеге механизмының һәм эшләнелә торган капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында закон проектының (СЗПК) төп характеристикалары күрсәтелде.
Республикада инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле Юлай Миңнуллин сөйләде.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев КУЭ субъектларына кредит һәм башка финанс ресурсларына керү мөмкинлеген тәэмин итү турында сөйләде, хәзерге вакытта Татарстанда Россиядә дәүләт чаралары белән онлайн-кредит бирүнең беренче тәҗрибәсе гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады.
Россия Банкының Идел-Нократ Дәүләт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге вәкиле Зөфәр Шаһиев предприятиеләр эшчәнлеген финанслауның өстәмә чыганагы – облигацион бурыч алулар турында сөйләде.
Бизнес өчен әлеге финанслау чыганагының өстенлекләре арасында – киң даирә инвесторларга чыгу нәтиҗәсендә бер кредиторга бәйле булмау. Шулай ук предприятиеләр займ параметрларын да мөстәкыйль сайлау мөмкинлегенә ия: күләме һәм эмиссия вакыты, процент ставкасы, эшкә тоту һәм түләү шартлары.
Моннан тыш, белгечләр тарафыннан сәнәгатьтәге инвестицион килешүләр һәм лизинг программаларының өстенлекләре буенча аңлатмалар бирелде.
Семинар буенча ачыклаучы сорауларны сәнәгатьтәге инвестицион программаларны алып бару бүлегенә җибәрергә мөмкин mpt.invest@tatar.ru
Семинар материаллары:
1. Сәнәгатьне үстерү фонды – Сәнәгатьне үстерү фондының консультация ярдәме буенча идарә башлыгы Симанова Анна Олеговна чыгышы
2. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының проект алды анализы һәм экспертиза бүлеге башлыгы Захарова Ольга Эдуардовна чыгышы
3. Татарстан Республикасында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру – "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесенең хезмәт җитештерүчәнлеген анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы Бурдиков Владислав Петрович чыгышы
4. "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты– Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының аналитик бүлек башлыгы урынбасары Мөхетдинова Рамилә Әл-Кезар кызы чыгышы
5. Россия экспорт үзәге (чимал булмаган экспортка ярдәм итү дәүләт институты) – "РЭЦ" АҖ Идел буе федераль округы территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Ереев Николай Викторович чыгышы
6. Татарстан Республикасында инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары– Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Икътисадый анализ һәм проект идарәсе бүлеге башлыгы Миңнуллин Юлай Рим улы чыгышы
7. Махсус инвестицион контрактлар (СПИК)
8. Цифрлы инициативаларга ярдәм итү чаралары– "ИТ-Парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ Тышкы элемтәләр һәм маркетинг департаменты җитәкчесе Игуменцева Татьяна Владимировна чыгышы
9. Татарстан Республикасы Гарантия фонды – Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимергалиев Тимур Фәрит улы чыгышы
10. "Татарстан Республикасының Региональ лизинг компаниясе" ҖЧҖ – "Татарстан Республикасының Региональ лизинг компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры Сираҗиев Равил Раид улы чыгышы
11. Корпоратив облигацияләр, облигацияле займ механизмы – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банкының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Шаһиев Зөфәр Илдар улының чыгышы
Бүген Яр Чаллының пресслау-рама заводында Австриядән чит ил баклары китерүгә алмаш булачак алюминий ягулык баклары чыгару буенча яңа линия эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Вице-премьер Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Яңа линияне эшләтеп җибәргәнче Россиядә сыйфаты һәм күләме буенча "КАМАЗ" таләпләренә җавап бирерлек алюминий ягулык бакалары җитештерелмәгән, шуңа күрә дә предприятие продукцияне чит илдән сатып ала торган булган. 2017 елда "КАМАЗ" алюминий ягулык баклары җитештерү буенча үз производствосын оештыру турында карар кабул иткән. 2018 елда Сәнәгатьне үстерү фонды компания проектын хуплаган һәм җитештерүчегә "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча займ биргән.
Проект кысаларында "КАМАЗ" 200-800 литр күләмендәге алюминий ягулык баклары чыгара башлаган. Яңа җитештерү куәте елына 35 мең бак тәшкил итә. Шул ук вакытта линия универсаль булып тора һәм алюминийдан да, корычтан да ягулык баклары җитештерү мөмкинлеген бирә.
"Быел без КАМАЗ автомобильләренең яңа буынын җитештерә башлыйбыз, һәм бу проект компания өчен аеруча әһәмиятле. Икътисадый аспекттан тыш, үз линиябез безгә реаль вакыт режимында бакларның сыйфатын КАМАЗ автомобильләренең мөһим компоненты буларак күзәтеп торырга, шулай ук кулланучының үсә торган ихтыяҗларына җавап итеп аларның конструкциясен камилләштерү мөмкинлеген бирәчәк. Һәм, әлбәттә, бу компаниянең импортны алыштыру стратегиясен гамәлгә ашыруда тагын бер адымы", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин.
Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә "КАМАЗ" Австриядән импорт алюминий баклары китерүдән баш тартачак. Үзендә җитештерелгән бакларны куллану "КАМАЗ"га елына 500 млн сум яки бер бак исәбеннән 10 меңнән 18 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Алюминийдан ясалган ягулык баклары магистраль, шәһәрара һәм шәһәрдә пассажирлар йөртү өчен коммерция автомобильләрендә кулланыла. Аларның өстенлекләре арасында – корыч ягулык багына карата авырлыгы кимрәк, коррозиягә нык һәм янгын куркынычсызлыгы.
Элегрәк Сәнәгатьне үстерү фонды предприятиегә яңа җиһазлар сатып алу өчен ташламалы займ тәкъдим иткән булган. Проектның гомуми бюджеты 544 млн сум тәшкил иткән, шуның 230 млн сумы – Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган займ. Ташламалы финанслау КАМАЗга Россиядә алюминий бакларның заманча производствосын локальләштерү мөмкинлеген биргән, һәм хәзер предприятие читтән кертелә торган югары сыйфатлы продукцияне мөстәкыйль җитештерә.
КАМАЗ өчен дә, төбәк өчен дә мөһим проект Сәнәгатьне үстерү фонды займын җәлеп итеп гамәлгә ашырылган 150нче производство булган.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасында үсемлекләрне саклау буенча химик чаралар җитештерү буенча дөньяда аналоглары булмаган ультразаманча "Август" заводы ачылды.
"Август-Алабуга" заводын ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең агросәнәгать комплексы, табигать ресурслары һәм экология мәсьәләләре буенча урынбасары Алексей Гордеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Алексей Савельчев катнашты. Шулай ук мәртәбәле кунаклар арасында чарага Беларусь, Казакъстан һәм Кыргызстан тармак министрлыклары вәкилләре, "Август" компаниясенең эре партнер-предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар килде.
Тантананы "Август" АҖ генераль директоры Александр Усков һәм "Август-Алабуга" ААҖ генераль директоры Владимир Алин үткәрде.
Завод төзелеше 2016 елда ук башланган, ә 2019 елның маенда завод Ростехнадзор таныклыгын алган. Төзелешнең инвесторы булып, "Август" компаниясеннән тыш, Сәнәгатьне үстерү федераль фонды да катнашкан, 500 млн сум күләмендә займ биргән.
"Август-Алабуга"ның җитештерү куәте елына 50 млн литр әзер продукция һәм 8 млн канистра полимер төргәк тәшкил итә. Предприятие алдынгы җиһазлар белән җиһазландырылган һәм югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган һәм роботлаштырылган. Заводта косметика һәм фармацевтика сәнәгатендә кулланыла торган "чиста" җитештерү методикасы кулланылачак.
Җитештерүнең ышанычлылыгы, югары сыйфатлы булуы, продукциянең сакланышы һәм куркынычсызлык техникасын үтәү заводка үсемлекләрне яклауның фәкать югары нәтиҗәле чараларын эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Сәнәгатьне үстерү фондының экспертлар советы Тверь һәм Владимир өлкәләрендә, шулай ук Татарстан, Удмуртия һәм Мордовия Республикаларында 5 проектны хуплады. СҮФ займнарының гомуми суммасы 652 млн. сум тәшкил итәчәк, ә проектларны гамәлгә ашыруның гомуми бәясе – 1,82 млрд.сум.
Татарстаннан "Сатурн" ҖЧҖ предприятиесе өчен 26,5 млн сум күләмендә займ хупланды. "Сатурн" лизингка NH615 Nedschroef автоматик җайланмасын сатып алырга планлаштыра. Бу заманча станок метизлар – винтлар, шөрепләр, күчәрләр – катлаулы конфигурацияләрне эшләп чыгару мөмкинлеген бирәчәк. Яңа станокны файдалануга тапшырганнан соң, продукцияне җитештерү күләме минутына 40 данәдән 240 кадәр артачак.
Предприятиенең төп клиентлары: электровоз, суыткыч җиһазлары җитештерүчеләр, оборона һәм төзелеш компанияләре, автосәнәгать предприятиеләре. Проектның гомуми бәясе 98,5 млн сум тәшкил итә, шуның 26,5 млн сумы – кредит рәвешендә СҮФ тарафыннан лизинг килешүе буенча аванс өлешен түләүгә бирелергә мөмкин.