ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консуллыгы сәүдә вәкиллегенең сәүдә атташесы Исмәт Озкан да катнашты.
Кунакларны сәламләп, министр Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсүен билгеләп үтте. 2018 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 300 млн. тәшкил иткән, алдагы ел белән чагыштырганда бу 4%ка югары.
"Төркия – безнең ышанычлы тышкы икътисадый партнерыбыз. Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, һәм без төрек партнерларыбызга аларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер", – дип ассызыклады министр.
Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы сүзләренә караганда, "Татарстан Төркиянең тышкы икътисадый багланышларында аерым урын алып тора. Безнең компанияләр эштән һәм Татарстан Республикасында булудан канәгать".
Шулай ук Исмәт Эрикан билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә үз производствосын ачкан Төркия компанияләре республикага инвестицияләү буенча озак сроклы планнарга ия.
Бүгенге көндә Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекнең иң кирәкле юнәлешләреннән берсе – төзелеш. "Дөньяда Төркия подрядчылары, Кытайдан соң, ихтыяҗ буенча икенче урында тора", – диде генконсул.
Исмәт Эрикан шулай ук Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең башка перспектив юнәлешләре турында да сөйләде:
"Бездә инвестицияләүнең өстенлекле өлкәләре бар, барыннан элек, бу нефть химиясе. Әмма Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр ике яклы булырга тиеш, шуңа күрә без Татарстан предприятиеләрен Төркиядә инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга чакырабыз".
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, ике яклы хезмәттәшлек характеры республика өчен өстенлекле юнәлеш булып тора:
"Татарстанда хәзер "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул, аерым алганда, чит илләрдә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларга ярдәм итүне күздә тота".
"Республика алдына продукция экспортын 5 ел эчендә ике тапкыр арттыру бурычы куелган, шуңа күрә без, һичшиксез, киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм уртак проектлар булдыру өчен җирлек табачакбыз", – диде очрашу ахырында министр.
Түбән Каманың инвестиция каталогына өч яңа проект өстәлгән. Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашында узган 11 нче Инвестиция советы утырышы кысаларында бизнес-инициативалар турында фикер алыштылар.
Беренче проект сәнәгать предприятиеләре төзелеше һәм аларны капиталь ремонтлау өчен җиһазлар җитештерү белән бәйле ("Iron Industry Сомрапу" компаниясе). Бу торба узеллары җитештерү дә, эстакадалар, биналар һәм корылмалар өчен металл конструкцияләр ясау да.
Икенче проект вентиляция һәм төтенне суырту системалары өчен электр приборларын җитештерү предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителде ("КЭМА" ҖЧҖ компаниясе). Мондый продукция җитештерү җирле кулланучылар ихтыяҗлары өчен үзебезнең базарны сыйфатлы продукция белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.
Соңгы тикшерелгән проект экологик өлешкә кагыла: пластик савытларны алыштыру өчен икенчел чималдан төргәкләр җитештерә башлау ("Акватар" предприятиесе). Беренче чиратта компания үз эшләнмәләрен күкәй җитештерүчеләргә бирергә ниятли.
Бүген Түбән Кама алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә төрле юнәлештәге 55 объект инвестиция каталогында тора, аларның гомуми инвестиция күләме 43 млрд.сум һәм 7,5 мең эш урыны тәшкил итә. Барлык проектлар да алып барыла, муниципаль структуралар тарафыннан ярдәм күрсәтелә.
Узган атнада СИҮАБТ 10 резидент белән тулыланган, бу Түбән Камага 2019 ел буенча KPI-күрсәткеченә ирешергә ярдәм иткән.
Түбән Кама муниципаль районы советы матбугат хезмәте материаллары буенча
Агач эшкәртү тармагында дөньяның әйдәп баручы җитештерүчесе – Төркиянең Kastamonu компаниясе Россиядә биш еллык юбилеен билгеләп үтә. Татарстанда урнашкан предприятие әлеге елларда башкарылган эш нәтиҗәсендә төбәккә АКШ доллары белән 771,8 млн. инвестиция керткән.
2014 елда Алабугада МДФ, ХДФ плитәләре һәм ламинирланган идән түшәмәләре чыгару буенча Kastamonu заводы ачылды. Биш ел эчендә предприятиенең җитештерү куәте елына 1,05 млн. м3 МДФ плитәсе һәм 35 млн. м2 ламинат тәшкил иткән. Компания ламинат сегментында идән түшәмәсе буенча Россия базарының лидеры булып тора, аның 20% өлешен били. Завод ачылу нәтиҗәсендә турыдан-туры производствода 930 эш урыны, шулай ук чиктәш – урман әзерләү, транспорт, мебель өлкәләрендә 2 500 эш урыны булдырылган.
Соңгы биш елда компания җитештерелә торган продукциянең ассортиментын шактый киңәйткән. Мәсәлән, 2014 елда ламинирланган идән япмалары декорлары саны 45 булса, 2019 елда 200гә җиткән, ә 2015 елда чыгарыла башлаган Evogloss МДФ-панельләренең декорлары саны 34тән 73кә кадәр арткан. Моннан тыш, яңа МДФ-Acrylic панельләре коллекциясе барлыкка килгән, хәзерге вакытта ул 14 төрле декор тәшкил итә.
Kastamonu матбугат хезмәте (АГТ коммуникация агентлыгы материаллары буенча)
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә Татарстан Республикасының машина төзелеше кластеры белән эшлекле киңәшмә узды.
Кластер вәкилләре, тәэмин итү географиясен киңәйтү, элемтәләрне җайга салу һәм үз продукциясен алга этәрү максатында, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә үз проектлары турында сөйләде.
Аерым алганда, Яр Чаллының "КОМ" компанияләре төркеме вездеходлар буенча проект тәкъдир итте. Әлеге техника үзебезнең комплектлау җиһазларыннан эшләнгән, җыю эше Чаллыда башкарыла. Компания продукцияне Европа базарына чыгару белән кызыксына.
"КОМ" ДК шулай ук техника берәмлеген, аерым алганда, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм республика территориясендә башка ведомстволар өчен "ХОРТ" машинасын тәкъдим итәргә әзер.
"КОМ" ДК үзе җитештергән вездеходларны бер елга кадәр бушлай бирергә әзер. "Кагыйдә буларак, әлеге техника республиканың үтеп керүе авыр булган территорияләренә, шул исәптән халыкның гомерен саклап калу өчен, үтеп керү мөмкинлеген шактый җиңеләйтә", – дип ассызыклады "КОМ ИК" ҖЧҖ коммерция директоры Игорь Козлов.
"КОРА" ҖЧҖ предприятиесе робототехника комплексында композит материаллардан эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. "Әлеге технология Азия илләре һәм якын чит илләр өчен уникаль. Мондый технология француз компанияләрендә бар, әмма безнең эшләнмәнең бәясе дүрт тапкыр арзанрак. Нәкъ менә шуңа күрә без үз технологияләребезне экспортлауны зур ышаныч белән киңәйтергә әзер", – дип билгеләп үтте "КОРА" ҖЧҖ директоры Евгений Коган.
"Кориб" ДК проект менеджеры Владислав Свидетелев ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә төбәк һәм чит ил партнерлары белән элемтәләрне җайга салуда ярдәм күрсәткәне, шулай ук Төрекмәнстанда беренче Каспий икътисадый форумында катнашырга чакырганы өчен рәхмәт белдерде. Предприятие Россия төбәкләре, аерым алганда, Башкортостан Республикасы, Смоленск, Әстерхан өлкәсе белән эшлекле элемтәләрне актив киңәйтә. Алар өчен чит ил базарлары да, аерым алганда – Кытай, кызыклы.
Шулай ук Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластерының инженер клубы һәм "Энергопрогресс" ИҮ ҖЧҖ үз проектларын тәкъдир итте.
Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов машина төзелеше кластерындагы хезмәттәшләренә үз проектларын тәкъдир итүләре өчен рәхмәт белдерде: "Без сезгә, һичшиксез, яңа чаралар һәм республика экспортын арттыру максатында чит ил базарларына продукция чыгару өчен мөмкинлекләр турында хәбәр итүне дәвам итәчәкбез".
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының халыкара медицина кластерын оештыру турында фикер алыштылар.
Әлеге тема кысаларында Альберт Кәримов һәм Алексей Савельчев РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә "Халыкара медицина кластеры турында һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" 2015 елның 29 июнендәге 160-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын карау мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Әлеге закон проектын эшләү турында йөкләмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән. Проект ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан "ФармМедПолис" ҖЧҖ белән берлектә эшләнде һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан хупланды.
Әлеге проект Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белән фәкать Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмалары илләрендәге резидентлар белән, ә Татарстан Республикасының БРИКС һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмалары илләре резидентлары белән хезмәттәшлегендә чикләү функцияләрен күздә тота.
Әлеге тема кысаларында Альберт Кәримов шулай ук "ФармМедПолис" ҖЧҖ һәм ATEM Capital инвестицион фонды вәкилләре белән дә киңәшмә уздырды. Яклар медицина сәнәгать паркын резидентлар белән тулыландыру һәм Татарстан Республикасы медицина кластерына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Татарстан Республикасы территориясендә Халыкара медицина кластерын оештыру халык өчен традицион медицина белән дәвалауның нәтиҗәле ысулларыннан файдалану мөмкинлеген күбрәк ачарга, иң яхшы традицион медицина практикалары трансферын җайга салырга, табигый препаратлар җитештерүне локальләштерергә, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда медицина туризмын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына эш визиты белән Төркия Республикасы делегациясе килде. Делегация әгъзалары арасында бәйсез инвестор – Рыфат Айдын Коджабащ, шулай ук электр тапшыру линияләре баганалары, трансформаторлар үзәгенең корыч конструкцияләре, автомобиль терәкләре, полигон баганалары һ.б. җитештерүче сәнәгать төркеме SA-RA Group вәкилләре бар иде.
Төркия делегациясе белән эшлекле очрашуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ул Татарстан белән Төркия арасындагы үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү, шулай ук үзара товар әйләнешен арттыру перспективалары турында билгеләп үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, аннары яклар киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив өлкәләр турында фикер алышты.
Өстәмә:
2018 елда Татарстанның Төркия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 314 млн. тәшкил иткән, 2017 ел нәтиҗәләренә караганда 4% күбрәк бу.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга күчерү эшләрен оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Очрашуда шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, "Химград" технополисы, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ, "Камаз" ГАҖ, "РариТЭК" АҖ, "Челтәр компаниясе" АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Агымдагы утырышта "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәрен төзү" проектының оештыру мәсьәләләре каралды: төзелеш өчен мәйданчык сайлау, шулай ук электр, газ һәм су белән тәэмин итү.
Табигый газны сыекландыру комплексын төзү мотор ягулыгы сыйфатында автомобиль транспортында файдалану өчен каты көнкүреш калдыкларын ышанычлы рәвештә җибәрүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен җентекләбрәк җайга салучы килешүгә кул кую агымдагы елның 6-8 июнендә Санкт-Петербургта уза торган 2019 Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында планлаштырыла.