ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Хайтиан СНГ" ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Илья Плютов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы территориясендә Haitian Group урнаштыру мөмкинлеге турында фикер алышуга багышланган иде.

"Хайтиан СНГ" компаниясе вәкилләренә "Химград" технополисы территориясендә өч бүлекчәле үзәк ачарга тәкъдим ителде: сервис үзәге, әзер продукция склады һәм укыту үзәге.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы полимер эшкәртү өлкәсендә иң югары компетенция үзәге булып тора. Яхшы инвестицион климат, тиешле инфраструктура һәм махсус преференцияләр республиканы Haitian Group локализацияләү өчен яраклы территория итә.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә атна саен чыга торган, иң эшлекле аналитик басмаларның берсе булган "Эксперт" журналы Россия Федерациясендәге индустриаль паркларның һәм махсус икътисадый зоналарның инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча еллык рейтингын бастырып чыгарган.

"Химград" технополисы өченче ел рәттән рейтинг лидеры булып тора. Ул елдан-ел резидентлар өчен максималь җәлеп итүчән булуын раслый һәм тармактагы алдынгы позицияләрне били. Химград, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Ленинград, Ульян һәм Калуга өлкәләре кебек эре индустриаль паркларны узып, иң югары "АА" классына ия булган. Республиканың инновацион һәм инвестицион үсеш лидеры буларак статусын раслап, Татарстан мәйданчыклары рейтингның призлы өчлеген яулаган.

Барлыгы исә рейтингта Россия Федерациясенең 41 субъектыннан 101 мәйданчык катнашкан. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, рейтингның өч ел эчендә бәяләнүче индустриаль парклар саны 30% арткан, бу исә үсә баручы көндәшлек һәм тулаем алганда  тармакның актив үсеше турында сөйли.

Рейтинг методикасы нигезендә индустриаль комплекслар хезмәт күрсәтү һәм менеджмент дәрәҗәсен, урнашу урынын, ресурслар бәясен, салым һәм таможня ташламаларын, резидентлар белән эшне оештыруны һәм локация төбәгенең социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен үз эченә алган критерийларның 6 төркеме буенча бәяләнгән.

Бүген "Химград" технополисына Россия индустриаль парклары резидентларының гомуми саныннан 10,3% һәм булдырылган эш урыннарының гомуми саныннан 5,6% туры килә. "Химград" инфраструктурасына дәүләт инвестицияләренең бер сумына резидентлар тарафыннан җитештерүгә кертелгән 11 сум шәхси инвестиция туры килә. Шул ук вакытта Россиянең индустриаль парклары буенча уртача күрсәткеч Россиянең индустриаль парклары ассоциациясе мәгълүматлары буенча инфраструктурага салынган 1 сумга 5 сум шәхси инвестиция тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International