Бүген «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе, ТР Хөкүмәтеннән куратор Гущин Иван Николаевич, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Морозов Олег Викторович, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәр улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Нефедов Николай Валерьевич, Әминов Илшат Юныс улы һәм башка мактаулы кунаклар катнашында Дүртенче чакырылыш район советының җиденче утырышы узды.
Утырышта катнашучылар үзләренең эш визитын ПГУ-850 МВт төзелеш мәйданчыгын караудан башлады, шулай ук Зәй ГРЭСы АБК эшлекле киңәшмә дә узды. Аннары кунаклар «Сетевая компания» АҖ филиалы Зәй РЭСы базасында, Түбән Кама электр челтәрләре базасында, 2 нче мәктәптә булдылар.
«Энергетик» мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен районның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре күргәзмәсе оештырылган иде. Пленар өлеш мәдәният сараеның тамаша залында узды.
Район башлыгы Разиф Кәримов Зәй муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән шәһәрнең эре предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашучыларны республиканың узган елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе елга төп бурычларны билгеләде.
Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән район советының гомуми бүлек җитәкчесе Хәмидуллина Гөлшат Рәшит кызы бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем «Зәй шикәре» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте терлекчесе Пайдаркина Нина Алексеевнага бирелде.
Актив җәмәгать эше һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгы урынбасары, шәһәр һәм район советы депутаты Акатьев Валерий Григорьевичка, социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Зәй районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хуҗина Эльмира Габделхак кызына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы Фатыйхов Айдар Мөхәммәтнур улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының машина төзелеше тармагын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «Аккорайд Уилз Русиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре Биканова Любовь Александровна һәм Федоров Валерий Николаевич Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык хезмәте, югары күрсәткечләре һәм Татарстан Республикасы энергетика үсешенә шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы – Зәй ГРЭСы хезмәткәре Глушков Павел Александровичка Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры рәхмәте белдерелде.
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) ел башыннан җитештерү күләмен узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20%ка арттырган. Шул ук вакытта гражданнар продукциясен сату күләме 70 %ка арткан.
Икътисадый үсеш драйверы булып көнкүреш һәм медицина билгеләнешендәге суыткыч приборларын актив үстерү тора. Кулланучылар арасында бүген ике камералы, электрон идарә панеле булган «POZIS RK FNF-173» көнкүреш суыткычына ихтыяҗ зур икән.
«Ростех дәүләт корпорациясенең терәк банкы булган Новикомбанкның финанс инструментлары ярдәмендә һәм Сәнәгатьне үстерү фонды (ВЭБ.РФ идарәсендә) белән берлектә компания җитештерүне модернизацияләүгә һәм яңа суыткыч приборларын үзләштерүгә юнәлдерелгән масштаблы инвестиция проектын актив тормышка ашыруын дәвам итә. Бүгенге көндә суыткыч производствосында 115 база моделе һәм 650 модификация бар. Оборона предприятиеләрен диверсификацияләү программасы нигезендә POZIS югары технологияле һәм экспорт юнәлешле гражданнар продукциясе җитештерүне арттырырга планлаштыра, аны 2025 елда 600 мең җайланмага җиткерәчәк. 2020 ел нәтиҗәләре буенча гражданнар продукциясе җитештерү өлеше POZIS продукциясен җитештерүнең гомуми күләмендә 50%ка якынлаша», – дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.
Уникаль конструкторлык чишелешләре ярдәмендә POZIS техникасы кулланучыларга оптималь функциональлек һәм югары сыйфат гарантияли, бу продукциянең Европа Берлеге (СЕ) таләпләренә туры килү сертификаты белән раслана. «CE» маркировкасы экспорт потенциалын киңәйтә, эшләнмәләрнең кулланучылар өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булуын раслый.
19-21 февральдә Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан «Идел» яшьләр үзәгендә Республика эшче яшьләре слеты узачак. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален үткәрүгә әзерлек кысаларында узачак.
Республиканың эшче яшьләре слеты фестивальдә катнашучылар, моңа кадәр «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашмаган предприятие, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре өчен оештырылачак.
Семинар-тренинг лекцияләр циклын һәм практик дәресләрне, мастер-классларны һәм Россиянең әйдәп баручы сәнгать осталарыннан тренингларны, эшлекле уеннарны, мәдәни программаны, түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала. Шулай укс2013 елдан башлап 2020 елга кадәр «Наше время – Безнең заман» фестиваленең Гран-при ияләре һәм җиңүчеләре белән иҗади очрашулар да оештырылачак.
Семинарда катнашучылар өчен Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире, Беренче канал музыка проектлары вокал режиссеры Марина Полтева (Мәскәү); режиссер-куючы Дмитрий Платонов (Мәскәү); «Сдвиг» Казан театрының сәнгать җитәкчесе, «Сәнгатьтәге казанышлар өчен» Райкин исемендәге премия лауреаты Александр Фельдман; Мәскәү «Сәхнә практикалары үзәге» җитәкчесе, хореограф-куючы Владимир Аносов; «Дорога из города» бию театры студиясе сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинова һәм башкалар мастер-класслар белән чыгыш ясаячак.
«Наше время – Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, семинар-тренингта катнашу бушлай булачак.
Оештыручылар семинарның барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачагын ассызыклый.
В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясен (яшь галимнәр өчен инженерия фәннәре өлкәсендәге премия) бирү комитеты 2021 елгы премияне алырга теләүчеләр өчен эшләрне кабул итә башлавы турында хәбәр итә.
Премия инженерия фәннәре өлкәсендәге алдынгы фәнни казанышлар, фәннең һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә керткән зур өлеш өчен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фәнни оешмаларда, сәнәгый предприятиеләрдә яки мәгариф оешмаларында тикшеренүләр башкаручы яшь (35 яшькә кадәр) галимнәргә бирелә.
Премия алырга теләүчеләрнең материаллары Кандидатларны күрсәтү, эшләрне тапшыру һәм материалларны рәсмиләштерү тәртибенә туры китереп рәсмиләштерелгән булырга тиеш, аның белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында танышырга була (http://www.antat.ru/ru/competitions/alemasov/).
Эшләр 2021 елның 1 маена кадәр Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең 420111, Казан, Бауман урамы, 20 йорт, 114 бүлмә адресы буенча урнашкан канцеляриясендә теркәлә һәм кабул ителә, тел: (843) 292-02-72. Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-52-04, e-mail: nio_anrt@bk.ru.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2021 елның 18-19 февралендә Чабаксар шәһәрендә «Федеральная практика» программасы буенча күчмә стажировка үткәрү планлаштырыла.
Стажировка барышында катнашучылар дәүләт ярдәме чаралары, сәнәгать тармакларын үстерү перспективалары белән танышачак, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары, федераль үсеш институтлары һәм дәүләт корпорацияләре вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Зотова Евгения Александровна, телефон: (495) 870-29-21 (өстәмә 2-28-59); e-mail: zotova@minprom.gov.ru;
Дорманов Шерзод Хәким улы, (495) 870-29-21 (өстәмә 2-29-51), e-mail: dormanovshkh@minprom.gov.ru.
10 февральдә 8.00 сәгатьтә быел Татарстанда беренче эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсе ачылачак.
Ике күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200 артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җиһазлар, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерлары продукциясе һәм башкалар.
Быел күргәзмә экспозициясе яңа концепциядә – «Хронологик чылбыр» буларак биреләчәк, аның кысаларында агросәнәгать комплексының барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә тәкъдим ителәчәк.
ТатАгроЭкспо-2021 кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак һәм киң эшлекле программа каралган, анда шулай ук онлайн форматта да катнашырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.
Экспозиция һәм эшлекле программа үз эшен 10-12 февральдә дәвам итәчәк.
Казан халыкара ат спорты комплексы территориясендә Татарстан товар җитештерүчеләренең X5 Retail Group компаниясе белән хезмәттәшлегенә багышланган конференция узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, X5 Retail Group төп башкарма директоры Игорь Шехтерман, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров катнашты.
Конференция башланыр алдыннан дәрәҗәле кунаклар Татарстан җитештерүчеләренең экспозициясен карады. Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар җитештерү предприятиеләре үз товарларын тәкъдим итте.
Конференция барышында X5 Retail Group төп башкарма директоры Игорь Шехтерман һәм «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров базар үсеше тенденцияләре, шулай ук X5 һәм «Пятерочка» стратегияләре турында сөйләде. Җирле җитештерүчеләр компаниянең ассортиментны булдыру һәм яңа позицияләрне кертү алымнары белән танышты, үзләренең бренд товарларын җитештергәндә үзара хезмәттәшлек, маркетингка юнәлтелгән ихтыяҗны стимуллаштыру һәм азык-төлек продуктларына карата таләпләр турында сөйләде.
Шулай ук конференция кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм X5 Retail Group компаниясе белән төп башкарма директор Игорь Шехтерман йөзендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Компания төбәктә яңа кибетләр ачу, халыкка эш урыннары булдыру, кибетләр навигациясендә рус һәм татар телләрен куллану һәм җирле җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлек итү эшен дәвам иттерәчәк.
4 февральдә Казан халыкара ат спорты комплексы территориясендә X5 Retail Group компаниясенең Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, X5 Retail Group башкарма директоры Игорь Шехтерман, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашачак.
Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы һәм X5 Retail Group арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак.
Моннан тыш, «Казан» халыкара ат спорты комплексы холлында Татарстан Республикасының азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлары күргәзмәсе оештырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм Халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты.
Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Россотрудничество арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча алга таба адымнарны билгеләде, шулай ук катлаулы эпидемиологик хәл шартларында ватандашлар белән гуманитар хезмәттәшлекнең һәм элемтәләрне ныгытуның яңа формалары турында фикер алышынды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россотрудничество ярдәме белән күп кенә зур чаралар узган. Алар арасында БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы, мәдәниятара диалог буенча Казан форумы һәм башкалар бар. Моннан тыш, оешма Татарстанга халыкара эшчәнлек алып баруда ярдәм итә.
Президент ассызыклаганча, республика алга таба да Россотрудничество проектларында актив катнашырга тели һәм Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.
Очрашуда шулай ук Әзәрбәйҗан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге – Бакуда Россия мәгълүмат-мәдәни үзәген җитәкләүче Ирек Зиннуров та катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Мисырда Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе урынбасары – Россия Фән һәм мәдәният үзәге директоры итеп Марат Гатин билгеләнгән иде, моңа кадәр ул ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары булып эшләде.
«Соллерс Форд» Россия Почтасы заказы буенча 771 автомобиль җитештерәчәк. Машина китерү илнең барлык төбәкләрен колачлаячак, ә беренче партияләрне Почта 2020 елның декабрь ахырында һәм 2021 елның гыйнварында алган инде.
Россия почтасы шундый зур партияне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының алдан сатып алу программасы буенча ала алган. Заказ өч Ford Transit модификациясеннән тора һәм комплектациядә 13+1 булган автобуслар, шулай ук изотермик һәм тоташ металл фургоннарны үз эченә ала. Аларның бер өлеше Почтаның курьер хезмәтләренә тапшырылачак.
Барлык автомобильләр дә Россия Почтасы логотиплары белән бизәлгән фирма төсендә һәм брендланган. Озын базалы һәм уртача түбәле тоташ металл фургоннар 2,2 литрлы дизель двигателе (125 ат көче/350Нм), 6 баскычлы МКПП һәм алгы привод белән җиһазландырылган. Изотермик фургоннарга 2,2 литрлы дизель двигательләре урнаштырылган, аларның егәрлеге 155 ат көче тәшки итә һәм әйләнеш моменты – 385Нм, 6 баскычлы МКПП һәм арткы привод белән җиһазландырылган.
Барлык Ford Transit машиналары хәрәкәттә куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыра торган заманча электрон системалар белән җиһазландырылган, шулай ук машина йөртүче һәм пассажирлар өчен дә уңайлы шартлар тәкъдим ителә. Өстәмә опция сыйфатында барлык автомобильләрдә дә кондиционерлар һәм аудиосистема урнаштырылачак, анда, машина йөртүче телефоннан аралашу һәм кнопкаларга басып игътибарын читкә җибәрмәсен өчен, руль аша эшләтелә торган Bluetooth гарнитурасы да булачак.