2021 елның 21 май көнендә Татарстан Республикасының Үзбәксан Республикасындагы вәкиллеге ярдәме белән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан галимнәр төркеме, Үзбәкстан Республикасының халык-гамәли сәнгатен өйрәнү өчен, Ташкентка килгән. Стажировка Ташкент, Сәмәрканд, Шахрисабз, Бохара, Үргәнеч, Хива һәм Нукус шәһәрләрендәге һөнәрчелек остаханәләренә һәм музейларга баруны үз эченә ала.
Делегация составында: сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева, сәнгать фәннәре кандидатлары Ольга Улемнова һәм Наталья Герасимова. Галимнәрнең проект төркеме Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты ияләре. Фәнни стажировка Үзбәкстан Республикасы халыкларының декоратив-гамәли сәнгатен һәм халык кәсепләрен саклау тәҗрибәсен өйрәнү һәм татар халкы сәнгате белән бәйләнешләрне ачыклау максатында үткәрелә.
Килеп җитү белән Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиле Айдар Әхтәриев белән очрашу булып узган, анда хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнгән һәм фикер алышу булган. Үзбәкстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Туризм һәм спорт министрлыгы, үзбәк галимнәре белән, шул исәптән Татарстан иҗтимагый мәдәният үзәкләрендәге активистлар исәбеннән дә, тыгыз хезмәттәшлек оештыруның әһәмиятле булуы билгеләп үтелгән.
Делегация Үзбәкстанда 4 июньгә кадәр булачак. Сәфәр ахырында Татарстан галимнәре тиешле мәкаләләр бастырып чыгару планлаштырыла.
Ел саен 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә Россия буенча гомуми бер минут тынлык игълан ителә.
Нәкъ менә шушы минутларда, 1941 елда, Советлар Союзы халкына фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында рәсми рәвештә хәбәр итәләр һәм Бөек Ватан сугышы башлануы турында игълан ителә.
Хәзерге вакытта Россия буенча гомуми бер минут тынлык – илебезгә каршы агрессия һәм фашизмга бирешмәгән һәм дөньяга Икенче Бөтендөнья сугышында җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбызның какшамас ихтыяры һәм батырлыгы турында искәртү. Һәлак булган һәркем һәм фашизмның барлык корбаннары турында мәңге истә тоту һәм алар турында кайгыру, агрессия һәм нацизмны кабул итә алмауда буыннар берлеге, гомумкешелек кыйммәтләрен саклау, игелек һәм гаделлек, тынычлык һәм дуслык кыйммәтләре традицияләрендә чын һәм киләчәк буын тәрбияләү символы.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Казан Экспо»ның Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры киңәшчесе Айрат Гәрәев, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Казан Экспо» КАО генераль директоры Роберт Миңнегалиев, Strategy Partners Group партнеры Алексей Праздничных һәм башкалар катнашты.
Күзәтчелек советы утырышын Алексей Праздничных «2025-2030 еллар чорына «Казан Экспо» ХМҮ үсешенең стратегик планын эшләү барышы турында»гы нотык белән ачты.
Аннары Күзәтчелек советы әгъзалары көн тәртибендәге мәсьәләләрне карады:
- «2020 елга бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгының мәҗбүри еллык аудитын уздыру өчен аудиторлык оешмасын раслау турында».
- «2020 ел өчен «Казан Экспо» КАОның еллык хисабын һәм бухгалтер (финанс) хисаплылыгын раслау турында» «Казан Экспо» коммерциясез автоном оешмасының генераль директоры Роберт Миңнегалиев хисап тотты.
- «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә гамәлгә ашырылган чаралар турында 2021 елның 1 кварталы өчен хисап тыңлау.
- «Казан Экспо» КАОның ел саен үткәрелә торган конференциядә һәм AIPC 2024 Генераль Ассамблеясенең заявка бирү компаниясендә катнашуын хуплау турында «Казан Экспо» коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Астафьев чыгыш ясады.
Күзәтчелек советы әгъзалары көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне алга этәрү буенча тыгыз элемтәләр урнаштыруда икеяклы кызыксыну булуын белдерде һәм үзара мәнфәгать тудыручы совет эшенең беренчел планын билгеләделәр.
«ПОЗиС» АҖ хезмәткәрләре (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) завод фельдшер пунктында коронавирстан прививка ясау мөмкинлегенә ия. Предприятие хезмәткәрләрен вакцинацияләү өчен Зеленодольск РҮХнең медицина хезмәткәрләре чакырыла. Алар чираттагы мәртәбә килгәч, 58 завод кешесе ковидка каршы прививка ясаткан, шуларның 18е вакцинаның икенче компонентын алган. Хезмәткәрләргә хезмәт һәм бүлекчә җитәкчеләре үрнәк күрсәтә.
Бөтен процедура ярты сәгатькә дә сузылмый. Башта теркәлү, аннары терапевт аша тикшеренү узалар, әгәр температура һәм кан басымы нормада булса, вакцинациягә барырга була. Завод хезмәткәрләренә Россиянең беренче «Спутник V (Гам-Ковид-Вак)» вакцинасы белән прививка ясыйлар.
21 көннән соң завод хезмәткәрләре җирле сәламәтлек саклау пунктына вакцинаның икенче компонентын алу өчен киләчәк, ул ковидка каршы иммунитет формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Заводта вакцинацияләүгә язылу дәвам итә.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында 2021 елның апрелендә «Техно Транс» ҖЧҖдә яхшырту этабын ябу һәм сынау агымын сынау үрнәгендәге таләпләргә туры килү-килмәүгә бәяләү булып узган.
Проектның барлык максатчан күрсәткечләренә тулысынча ирешелгән, үрнәк агымы билгеләнгән критерийларга туры килә. Офис процессларының үтү вакыты 25%ка киметелгән, шәһәр араларындагы рейсларда «Еврофура» автотранспортын куллану агымында автотранспорттан файдалану күрсәткече – 20%ка, эшләп чыгару күрсәткече 15%ка арткан. 16 млн. сумнан артык икътисадый нәтиҗә алынган.
Ирешелгән максатчан күрсәткечләр белән беррәттән, эталон участогы оештырылган, анда юл кәгазьләрен һәм товар-транспорт накладнойларын эшкәртү процессына производство анализы кебек инструментлар кертелгән, 5С принцибы буенча эш урыннары оештырылган, чиктән тыш операцияләрдә эш стандартлаштырылган һәм 8D инструментын куллану нигезендә проблемаларны структуралы хәл итү методы кертелгән.
Проектны гамәлгә ашыру барышында предприятиедә эчке тренерлар әзерләнгән, алар киләчәктә проектның нәтиҗәләрен предприятиенең башка агымнарына мөстәкыйль рәвештә таратырга сәләтле. Предприятиене үстерү планнарында автотранспортны ремонтлау процессының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, «махсус техника» һәм «автобуслар» агымнарының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән өстәмә проектлар ачылган.
Проект нәтиҗәләре – комплекслы рәвештә сакчыл җитештерү кертү һәм куллану нәтиҗәләре. Мондый чараларның берсе – предприятиенең гамәлгә кертелгән мәгълүмат үзәге, анда куркынычсызлык, сыйфат, заказны үтәү, чыгымнар һәм корпоратив культура юнәлешләре буенча эшчәнлекнең барлык төп күрсәткечләре чагылдырылган.
2021 елның 19 маенда Мәскәүдә «Россиядә иң яхшы коммерция автомобиле-2021» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булган. Бөтенроссия конкурсы 20 еллык тарихка һәм абруйлы статуска ия, ә номинация өчен төп критерий – автомобильдә пассажирлар йөртү нәтиҗәлелегенә керткән зур өлеш. Премиянең жюри әгъзалары карары буенча, «Соллерс Форд» Россия базарын үзләштерүдә һәм үстерүдә ирешкән уңышлары өчен лаеклы бүләк алган.
Жюри әгъзалары карарына «Соллерс Форд»ның продуктны кастомизацияләү эше һәм хәзерге вакытта компаниянең базарның яңа өлкәләрен үзләштерергә мөмкинлек биргән 145 махсус Ford Transit автомобильләре версиясе; төбәкләр өчен зур социаль әһәмияткә ия булган җитештерүне локальләштерүгә омтылышлы адымнар, шулай ук «Соллерс Форд» ярдәмендә Россия тәэмин итүчеләрен үстерү зур йогынты ясаган.
Алабугададагы «Соллерс Форд» заводында Ford Transit тулы цикл технологиясе белән җитештерү эше көйләнгән, бу Россия сатып алучыларына тулысынча кастомизацияләнгән һәм Россия шартларында эксплуатацияләүгә яраклаштырылган заманча продукт тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Әбүзәров белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Икеяклы хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасы территориясендә компаниянең АЗС челтәрләре челтәрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» ҖЧҖнең Татарстан Республикасындагы төбәк идарәчесе Рөстәм Хөсәенов катнашты.
ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт Татарстанда нефть продуктлары базарының иң эре операторларының берсе булып тора. Татарстан Республикасы территориясендә 39 АЗС һәм 2 нефть базасы урнашкан, ул нефть продуктларын ваклап сату челтәрен тәэмин итә. Көн саен Компания продукциясен, энергия һәм җылылыкны миллионлаган кешеләр сатып ала, тормыш сыйфатын яхшырта. Компаниянең нәтиҗәле үсешен һәм аның базардагы алдынгы позицияләрен тәэмин итү өчен, 100 меңнән артык кеше үз көчләрен һәм талантларын берләштерә.
2021 елда компания Татарстан Республикасы территориясендә үз АЗС ихтыяҗлары өчен өзлексез нефть продуктлары белән тәэмин итүгә һәм АЗС челтәре аша 260 мең тонна нефть продуктлары сатарга планлаштыра.
2021 елның мартында «Ак Барс Строй» җитештерү-төзелеш компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кергән. Проект Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары: проект җитәкчесе – Калягина Ю.И. һәм әйдәп баручы белгечләр – И.С.Прозоров һәм М.Р.Садретдинов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Сынау проекты нигезендә предприятиегә офис процессы билгеләнгән, проектның атамасы: «Техник йөкләмә формалаштыру процессын оптимальләштерү».
Бүгенге көндә предприятиедә «Диагностика һәм планлаштыру» этабы гамәлгә ашырыла. Процессларның агымдагы торышын комплекслы анализлау һәм диагностикалау башкарыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру потенциалын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Этап барышында Сакчыл җитештерүнең «Карталау» һәм «Эшчәнлеккә анализ» инструментлары ярдәмендә сынау агымының төп проблемалары ачыкланган.
Карталау — тәэмин итүчедән клиентка кадәр кыйммәтләр булдыру процессында матди һәм мәгълүмат агымнарын визуальләштерү һәм анализлау инструменты. Процесс вакытын һәм агымда тәмамланмаган җитештерү күләмен арттыра торган факторларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Җитештерү анализы – эш башкару планын үтәү барышы турында үз вакытында төгәл мәгълүмат алу, җитешсезлекләрне һәм проблемаларны оператив рәвештә ачыклауга юнәлдерелгән инструмент. Реаль мәгълүматларга нигезләнеп, җитештерү планын үтәү процессының тотрыклылыгын үлчәргә мөмкинлек бирә.
Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре 2020 ел нәтиҗәләре буенча 1,538 трлн сумлык продукция төяп озаткан, бу төяп җибәрелгән продукциянең гомуми күләмендә 56,5% тәшкил итә.
«Татнефть», «ТАИФ НК», «Нижнекамскнефтехим», «Казаньоргсинтез», «Нэфис Косметикс» һәм «Татнефть» шин комплексы компанияләре төркеме нефть, газ, химия комплексының төп компанияләре продукциясен сату күләменең 90%ын тәэмин итә.
Узган ел «Татнефтехиминвест-холдинг», ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, 2020-2024 елларга һәм 2034 елга кадәр перспективага Татарстанның нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын эшләгән.
Аның нигезендә, якындагы елларда комплексның төп максаты функциональ материаллар (яңа һәм композицион материаллар, супер конструкцияле пластмасса, функциональ өстәмәләр) һәм урта һәм кече тоннажлы химия продукциясенең башка төрләрен үстерү өчен чимал һәм фәнни база формалаштырудан гыйбарәт булачак.
«Вертолеты России» холдингы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) HeliRussia 2021 вертолет индустриясе халыкара күргәзмәсендә җирле һәм төбәк транспорты системасында йөк, санитар һәм туристлар ташу өчен билгеләнгән заманча гражданлык вертолетлары линейкасын тәкъдим итәчәк.
Аерым алганда, натураль экспозициядә пассажир салоннары булган Ми-8АМТ һәм Ансат вертолетлары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, холдинг стендында модельләр рәвешендә Ансат, Ка-62, Ми-171А2 һәм Ми-38 вертолетлары күрсәтеләчәк. Холдингның интерактив экспозициясе кысаларында күргәзмә белгечләре һәм кунаклары әлеге техниканы куллануның төрле вариантлары белән таныша алачак.
Ми-8АМТ вертолеты югары дәрәҗәдә уңайлы салоны булган вариантта тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта вертолет пассажирлар һәм йөк ташу өчен үзгәртеп җиһазландырылырга мөмкин. Ми-8АМТ вертолетының транспорт мөмкинлекләре ятма утыргычларда 27 пассажирга кадәр ташу, шулай ук йөк кабинасы эчендә яки тышкы элмәктә 4 тоннага кадәр йөк ташуны тәэмин итә.
Ансат вертолеты кабинасында пассажирлар өчен энергия йотучы 7 утыргыч урнаштырылган, алар уңайлы очыш һәм өстәмә куркынычсызлык тәэмин итә. Утыргычлар гадиләштерелгән пластик сүстән ясалган, аларның тышкы өслеге, гадәттән тыш хәлләрдә травма алу ихтималын киметү өчен, тулысынча армидтан тора. Энергия йотучы утыргычларны Ансатның пассажирлар өчен билгеләнгән версиясендә дә, уңайлылык дәрәҗәсе арттырылган салонда да кулланырга мөмкин.
Шулай ук пассажирлар өчен Ансат очкычы вибрацияне актив киметү системасы белән дә җиһазландырылган. Ул пассажир салонында һәм пилот кабинасында вибрация дәрәҗәсен киметү хисабына, очыш вакытында уңайлылык дәрәҗәсен шактый арттырырга мөмкинлек бирә. Бүген Ансат вертолетлары заказ бирүченең теләге буенча әлеге системалар белән җиһазландырыла.