ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

Чабаксарда 13 берәмлек – LOTOS 105 шәһәр автобусларын тапшыру тантанасы узды. Чуаш Республикасы башкаласында Россия көнен бәйрәм итү кысаларында яңа пассажир техникаларын кабул итү һәм файдалануга тапшыру чарасы булды.

Автобус "РМЗ РариТЭК" ҖЧҖ компаниясе тарафыннан Foton машинасы базасында җитештерелгән һәм тулысынча Татарстанда – Чаллы шәһәрендә җыела.

LOTOS 105 автобуслары куркынычсыз, уңайлы һәм экологик яктан югары таләпләргә җавап бирә. Ягулык сыйфатында метан табигый газы кулланыла, шуңа бәйле рәвештә зарарлы матдәләр юк диярлек һәм ягулык-майлау материалларына чыгымнар сизелерлек кими.

Автобуслар тәбәнәк идәнле һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ташу өчен җайлаштырылган. Артка китә торган аппареле бар һәм өстенлекле утырту өчен махсус урыннар каралган. Тоткычларында таләп буенча туктату төймәләре бар. Әгәр автобуста мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар яки коляскалы хатын-кызлар булмаса, утыргычларны яткырырга була.  Автобусларда өстәмә җиһазлар сыйфатында электрон маршрут күрсәткечләре, видеокүзәтү системасы һәм "климат-контроль" урнаштырылган, шулай ук һәр утыргычның мобиль җайланмалар зарядкасы өчен USB-уемтыклары бар.

"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча

Россия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фонды һәм "ПТФК "Технотрон" АҖ К5 семьялыгына караган "КАМАЗ" кабинасы өчен интерьер һәм экстерьер детальләре җитештерүне үстерү өчен кредит шартнамәсенә кул куйдылар. Предприятие "комплект эшләнмәләр" финанс ярдәме программасы буенча 56,9 млн. сумлык займ алачак, проектның бәясе 88,6 млн.сум тәшкил итә.

 Ташламалы кредитны җәлеп итеп, компания тире һәм пенополиуретан кою өчен билгеләнгән җиһазларны сатып алырга планлаштыра. Шулай итеп, предприятие КАМАЗ К5 сериясенең яңа типтагы кабиналары өчен пластик автокомпонентлар эшләп чыгаруны үзләштерергә әзер: прибор панельләре, тышлагыч панельләр һәм алгы бампер. Компания мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Россия базарында мондый комплект эшләнмәләре күбесенчә чит ил җитештерүчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Проектны гамәлгә ашырганнан соң импорт өлеше кимиячәк, ә Россия җитештерүчеләренең өлеше 2021 елга 81% кадәр артачак.

Бүген "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә 22100 "Анадыр" проектының 1 нче ранглы икенче серияле чик саклагыч корабын суга төшерү тантанасы узды.

Тантаналы чарада Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте вәкилләре, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ җитәкчелеге, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады: "Анадыр" Ерак Көнчыгышта безнең ил чикләрен ышанычлы саклар һәм намуслы хезмәт итәр, дип ышанам".

"ЦМКБ "Алмаз" АҖ (Санкт-Петербург) эшләп чыгарган "Океан" проектының чик буен саклау кораблары – яңа Россия тарихында диңгез чиген саклау таләпләре буенча тулысынча проектланган беренче корабльләр, ул – күп функцияле, югары хәрби потенциалга ия һәм тулы масштаблы коткару операцияләрендә катнашырга сәләтле. Уртак техник характеристикалары буенча аналоглары юк.

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанга "Газ.Технологик процесслар" юнәлеше буенча Atlas Copco компаниясе президенты Роберт Радимецки һәм компания вәкиле, Falk Beratung GmbH компаниясе генераль директоры – доктор Томас Фальк эш визиты белән килде.

Визит өчен Atlas Copco компаниясенең Татарстан Республикасының нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының эре сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә теләве сәбәпче булган.

Визитның эш программасы кысаларында Роберт Радимецки һәм доктор Томас Фальк ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булдылар, биредә алар белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов очрашты.

Фикер алышу темасы Татарстан Республикасында хезмәттәшлекне оештыру һәм җитештерүне локальләштерү мәсьәләләренә багышланды.

Көннең икенче яртысында кунаклар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булдылар, анда аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Яклар Atlas Copco компаниясе белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча тәкъдимнәре турында фикер алышты.


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары катнашында узган брифингта "Наше время-Безнең заман" дигән җиденче фестиваль турында сүз барды.

2013 елда республикадагы эшче яшьләренең иҗади потенциалын үстерү максатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган “Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале старт алды. Быел "Эшче һөнәрләр елына" багышланган фестиваль 2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Президенты белән фестивальдә актив катнашучылар арасында узган очрашудан соң башланып китте.

Фестивальдә катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, төрле тармак һәм милек формасындагы предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүче, конкурс программаларында шөгыльләнү профессиональ һөнәре булып тормаган яшьләр чакырыла.

Елдан-ел конкурс яхшыра бара, үзгәрешләр кичерә, ниндидер яңалык кертелә. Шулай итеп, быел катнашучыларның яшенә кагылышлы 35 яшьтән 41 яшькә кадәрге категория искәрмәсе кертелде.

Фестиваль тарихы турында сөйләгәндә, 2013 елда беренче мәртәбә 32 команда – нигездә сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында иң активлары - "Әлмәт торба заводы" АҖ, "КВЗ" ГАҖ, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, А.Н.Туполев исемендәге КАЗ – "Туполев" ГАҖ филиалы, "Татэнергосбыт" АҖ һәм башкалар, 2018 елда катнашу өчен республиканың 170 предприятиесе һәм оешмасы гариза биргән. Әлеге хәрәкәткә муниципаль берәмлекләр командалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре дә кушылган.

"Бу конкурста журналистлар да, район редакцияләре хезмәткәрләре дә катнаша ала, чөнки анда хезмәт куючылар да – эшче яшьләр вәкилләре... Шунысын да онытмаска кирәк, бездә фестивальдә катнашып, республиканың концерт мәйданчыкларында чыгыш ясаучыларга гонорар бирелә. Мәсәлән, быел тугыз концерт планлаштырыла", – диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Фестиваль яшьләр арасында команда рухын формалаштыруга, республика оешмалары арасында иҗади элемтәләрне ныгытуга, эшче яшьләрнең профессиональ берләшүенә ярдәм итә. Филиал челтәрләре булган предприятиеләр аерым структур бүлекчәдән дә команда тәкъдим итә ала.

Катнашу өчен гаризаны "Наше время-Безнең заман" фестивале сайтында тутырырга мөмкин: http://bzzm.ru

2019 елның 11 июнендә "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә 21631 проекты белән эшләнгән сигезенче кече ракета корабын (әзерләүчесе – "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ) суга төшерү тантанасы узды, аңа Россиянең  Хәрби диңгез флоты баш җитәкчесе боерыгы белән "Ингушетия" исеме бирелгән.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты җитәкчелеге, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре катнашты.

2010 елдан башлап Россия Хәрби диңгез флоты өчен заводта төзелә торган 21631 проектының кече ракета кораблары артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехник коралларның иң заманча үрнәкләре белән җиһазландырылган "елга-диңгез" класслы күпмаксатлы кораблар булып тора. Әлеге проект корабларының билгеләнеше – дәүләтнең икътисадый зонасын саклау һәм яклау.

Хәзерге вакытта әлеге проектның җиде корабы – баш "Зөя каласы" һәм серияле "Углич", "Бөек Устюг", "Яшел Үзән" һәм "Серпухов", "Вышний Волочек" һәм "Орехово-Зуево" суднолары Россия Хәрби диңгез флоты составында хезмәт итә инде. "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ стапельләрендә тагын ике берәмлек проект – "Грайворон" һәм "Грайворон" төзелә.

21631 проекты корабының хәрби куәте 2015 елда ДАИШ (РФдә тыелган "ИГИЛ" төркеменең гарәпчә атамасы – ред. иск.) объектлары буенча зур бәрелеш ясаганда ачык күренде. Шулай ук "Яшел Үзән" кече ракета корабы 2016 ел нәтиҗәләре буенча РФ Хәрби диңгез флотында иң яхшы ракета корабы дип танылды һәм ракета ату буенча Хәрби диңгез флоты баш җитәкчесе призын алды, шулай ук Кара диңгез флотында иң яхшы корабка әйләнде.

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына эш визиты белән Төркия Республикасы делегациясе килде. Делегация әгъзалары арасында бәйсез инвестор – Рыфат Айдын Коджабащ, шулай ук электр тапшыру линияләре баганалары, трансформаторлар үзәгенең корыч конструкцияләре, автомобиль терәкләре, полигон баганалары һ.б. җитештерүче сәнәгать төркеме SA-RA Group вәкилләре бар иде. 

Төркия делегациясе белән эшлекле очрашуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ул Татарстан белән Төркия арасындагы үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү, шулай ук үзара товар әйләнешен арттыру перспективалары турында билгеләп үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, аннары яклар киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив өлкәләр турында фикер алышты.

Өстәмә:

2018 елда Татарстанның Төркия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 314 млн. тәшкил иткән, 2017 ел нәтиҗәләренә караганда 4% күбрәк бу.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2019 елгы Петербург икътисадый форумында Татарстан делегациясенең эш нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең программасы гадәттәгечә бик бай булды. Россия һәм халыкара корпорацияләр белән сәнәгать һәм сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү турында мөһим килешүләргә кул куелды, Россия төбәкләре һәм чит илләр башлыклары белән иң югары дәрәҗәдә очрашулар уздырылды.

2019 елның 6 июнендә, әйтик, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Мисыр Гарәп Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Амр Нассер белән очрашты.

Очрашуның темасы Татарстан Республикасы белән Мисыр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре, кооперациянең төрле ысуллары һәм Мисырга Татарстан бизнес-миссиясен оештыру булды. Мисыр белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә югары дәрәҗәле мәнфәгать бар. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Мисыр Гарәп Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 20 млн тәшкил иткән.

Моннан тыш, форум кырларында Альберт Кәримов Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Лузгин белән дә очрашты. Очрашуның темасы ике яклы хезмәттәшлек турында булды. Хезмәттәшлекне активлаштыру максатларында әлеге төбәктән эшлекле даирәләрнең Татарстан Республикасына бизнес-миссиясен оештыру күздә тотыла.

2019 елның 7 июнендә "ТВЭЛ" АҖ вице-президенты Илья Галкин белән очрашу узды, анда "ТВЭЛ" АҖ белән Татарстан Республикасы фәнни-сәнәгать комплексы арасында хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән энергия туплаучылар, аддитив технологияләр, нефтегазсервис юнәлешләре буенча да фикер алыштылар.

2019 елның 6 июнендә Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – Төрекмәнстанның тышкы эшләр министры Рәшид Мередов белән очрашу узды.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстанның тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 23,9 млн. тәшкил иткән, шулардан: экспорт – 10,2 млн. АКШ доллары, импорт – 13,7 млн. АКШ доллары.

"Магнит" компаниясе президенты Ян Дюннинг белән эшлекле очрашу республика эчендә генә түгел, ә аннан читтә дә җирле җитештерүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен диалогны җайга салу өлешендә нәтиҗәле булды. "Магнит" компаниясе 2023 елга кадәр озак сроклы үсеш стратегиясе кысаларында бизнесны үзгәртеп коруны һәм идарә итүнең децентральләштерелгән мультиформатлы моделен оештыруны күздә тота.

Моннан тыш, Альберт Кәримов форум кырларында мөһим килешүләр имзалау турында да искәртте. Аерым алганда, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Газпром" ГАҖ арасында килешү имзаланды:

- "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын төзү";

- "Татарстан Республикасында криоген автозаправка станцияләре челтәрен төзү".

Төп максат – автомобиль транспорты сегментында мотор ягулыгы сыйфатында файдалану өчен сыекландырылган табигый газны ышанычлы тәэмин итү, шулай ук елга транспорты, авыл хуҗалыгы техникасы, коммуналь техника, тимер юл транспорты һәм автоном энергетика кебек сегментларда куллану мөмкинлеген тәэмин итү.

Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясе кысаларында ТР Фарммедполис, Машина төзелеше кластеры, Һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты, Эшкуарлык фабрикасы һәм башкалар кебек проектлар презентацияләнде.

Өстәмә:

ПХИФ-2019 форумы 2019 елның 6-8 июнендә "Экспофорум" конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Быел ПХИФ-2019 форумы үзендә катнашучылар саны һәм составы буенча рекорд куйды: чарага 19 меңнән артык кеше җыелды, шул исәптән 145 илдән 3,5 меңнән артык чит ил кунагы килде. Шулай ук рекордлы санда килешүләр дә төзелде – 3,1 трлн. сумлык 650 килешү! Төрле форматтагы 170 артык чара узды, алар барысы да уртак девиз белән берләшкән: "тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырып". ПХИФ-2019 форумында иң эре чит ил делегацияләре Кытай һәм Америка делегацияләре булды.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Сәнәгатьне үстерү фондының экспертлар советы Тверь һәм Владимир өлкәләрендә, шулай ук Татарстан, Удмуртия һәм Мордовия Республикаларында 5 проектны хуплады. СҮФ займнарының гомуми суммасы 652 млн. сум тәшкил итәчәк, ә проектларны гамәлгә ашыруның гомуми бәясе – 1,82 млрд.сум.

Татарстаннан "Сатурн" ҖЧҖ предприятиесе өчен 26,5 млн сум күләмендә займ хупланды. "Сатурн" лизингка NH615 Nedschroef автоматик җайланмасын сатып алырга планлаштыра. Бу заманча станок метизлар – винтлар, шөрепләр, күчәрләр – катлаулы конфигурацияләрне эшләп чыгару мөмкинлеген бирәчәк. Яңа станокны файдалануга тапшырганнан соң, продукцияне җитештерү күләме минутына 40 данәдән 240 кадәр артачак.

Предприятиенең төп клиентлары: электровоз, суыткыч җиһазлары җитештерүчеләр, оборона һәм төзелеш компанияләре, автосәнәгать предприятиеләре. Проектның гомуми бәясе 98,5 млн сум тәшкил итә, шуның 26,5 млн сумы – кредит рәвешендә СҮФ тарафыннан лизинг килешүе буенча аванс өлешен түләүгә бирелергә мөмкин.

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Хайтиан СНГ" ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Илья Плютов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы территориясендә Haitian Group урнаштыру мөмкинлеге турында фикер алышуга багышланган иде.

"Хайтиан СНГ" компаниясе вәкилләренә "Химград" технополисы территориясендә өч бүлекчәле үзәк ачарга тәкъдим ителде: сервис үзәге, әзер продукция склады һәм укыту үзәге.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы полимер эшкәртү өлкәсендә иң югары компетенция үзәге булып тора. Яхшы инвестицион климат, тиешле инфраструктура һәм махсус преференцияләр республиканы Haitian Group локализацияләү өчен яраклы территория итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International