ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2019 ел
җомга

22 августта Татарстан Республикасына Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев килде. Аның делегациясе составында – Ростов өлкәсенең икътисадый үсеш министры, Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы һәм башка рәсми затлар.

Делегация визитының төп максаты WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты чараларына бару иде. Кичә Василий Голубев дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашты.

Бүген делегациянең бай эчтәлекле программасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан башланып китте. Очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты. Очрашу барышында яклар Татарстан һәм Ростов өлкәсе арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышты.

Василий Голубев программасы Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең җитештерү мәйданнарын карау белән дәвам итте.

Делегация "Алабуга" МИЗның инвестицион потенциалы, "ТАНЕКО" АҖ һәм "Ай Пласт" ҖЧҖ производстволары белән танышты. "Нижнекамскнефтехим" ГАҖда зур экскурсия булды, анда кунаклар этилен заводын, бензолны экстракцияләү блогын, бутил каучугын җитештерү заводын һәм пластиклар заводын карады.

WordSkills Kazan 2019 кысаларында Ростов делегациясе WorldSkills конференциясен ачуда һәм "Дөньяга куркыныч яный: үзгәрешләр дәверендә адаптация, уңыш һәм чәчәк ату күнекмәләре" конференциясенең пленар утырышында катнашты.

 

Фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче дөньякүләм һөнәри осталык чемпионаты ачылды. Тантана "Казань Арена" футбол стадионында узды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм башкалар катнашты.

 

WorldSkills стандартлары буенча дөньякүләм һөнәри осталык чемпионаты 27 августка кадәр узачак. Анда 63 илдән 1,3 мең яшь профессионал катнаша. Ярышлар 56 компетенция буенча узачак, Россия өчен Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән 63 конкурсант катнаша.

 

Ярышларның төп этаплары "Казань Экспо" территориясендә узачак. Шунда ук халыкара компанияләр, Россия һәм Татарстан сәнәгать предприятиеләре экспозицияләре дә урнашкан.

 

Визит барышында Денис Мантуров Росатом, Samsung корпорациясе, Казан вертолет заводы, Татнефть компаниясе стендларын карады. Шулай ук аңа World Skills чемпионатының тренировка мәйданчыклары да тәкъдир ителде.

 

Визит кысаларында видеоэлемтә режимында "Танеко"да нефтьне беренчел эшкәртү буенча икенче җайланма файдалануга тапшырылды. Бу чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Җайланманың исәп-хисап куәте елына 6 млн. тонна чи нефть тәшкил итә, аны эшләтеп җибәрү белән предприятиенең башлангыч эшкәртү буенча гомуми проект куәте елына 15,3 млн. тоннага кадәр арткан. Анда углеводород газы, туры кудырыла торган бензин фракциясе, керосин һәм дизель фракцияләре, вакуум газойле, гудрон җитештереләчәк. Әлеге җайланма 100 процент дәрәҗәсендә Россия технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылган.

 

"Татнефть" ГАҖ, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы материаллары буенча

22 августта Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Казакъстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин җитәкчелегендәге делегация "ТАНЕКО" АҖ булып китте.

Визит барышында кунаклар нефть эшкәртү һәм кирәкле нефть продуктларын җитештерү өчен билгеләнгән төп җайланмаларны карады, алар арасында: АИ-92, АИ-95, АИ-98 һәм премиаль TANECO-100 маркалы "Евро-5" автомобиль бензиннары, "Евро-5" дизель ягулыгы, ТР, ТС-1 һәм Джет А-1 маркалы авиация керосины, II, III төркемдәге югары индекслы база мае һәм алар нигезендә майлау материаллары.

"Татнефть" генераль директоры Наил Мәганов югары үзле нефть чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашты, компаниядә дистәләгән технологияләр апробацияләнгән, шул ук вакытта экологик һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

Заманча технологияләр кертү "ТАНЕКО" комплексында рекордлы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән: эшкәртү тирәнлеге – 99 %, ачык нефть продуктлары чыгышы – 83 %.

Казакъстан делегациясе нефть эшкәртү, шин бизнесын алга таба үстерү, шулай ук Россиядә элек җитештерелми торган инженер пластикларын һәм башка нефть химиясе продукциясен чыгару буенча нефть, газ, химия куәтләрен төзүгә кагылышлы перспектив планнар белән танышты.

Казакъстан Премьер-министры Әскәр Мамин ассызыклаганча, Татарстанга визит максатлары арасында – уңышлы сәнәгать проектларын өйрәнү, шулай ук нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тармакларында хезмәттәшлекне киңәйтү.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

Бүген Татарстан Республикасына ике көнлек визит белән Корея Республикасы илчелеге делегациясе килде.

Визитның беренче пункты Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгында булды. Делегацияне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сәламләде:

"Безнең шәһәрнең WorldSkills дөнья чемпионаты кебек зур халыкара чараларны уздыру кысаларында югары дәрәҗәле делегацияләр берләштерү мәйданына әйләнүе бик сөенечле хәл, һәм без аны уздыруга бәйле чараларда шәхсән катнашу мөмкинлеге табуыгызга шат".

Корея Республикасы илчелеге делегациясе бүген "Казань Арена" стадионы мәйданчыгында узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга планлаштыра.

 

Фото ТР ИҮА матбугат хезмәтеннән бирелде


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган "Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Бөтенроссия конкурсы башлануы турында хәбәр итә.

Конкурсның төп бурычы – социаль бурычларны хәл иткәндә югары социаль нәтиҗәгә ирешүче оешмаларны ачыклау, алар тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

2019 елда бәйге 15 номинация буенча үткәрелә:

  • Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда җитештерүдәге җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда җитештерүдәге җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен;
  • Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия кече оешма;
  • Территорияләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
  • Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
  • Инвалидларны оешмада эшкә урнаштырган өчен.

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай башкарыла.

Конкурста оешу-хокук формасына, милек формасына һәм икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә, Россия юридик затлары, шулай ук үзләрен оештырган юридик затлар белән килешенеп, аларның филиаллары катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүматны Сез ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында ала аласыз.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча

Бүген IT-парк мәйданчыгында Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче студентларның икенче форумы кысаларында пленар сессия узды.

Сессиядә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Чарага чакырылган кунаклар сыйфатында шулай ук Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, сәнәгать дизайны Владимир Пирожков та булды.

Пленар сессия барышында катнашучылар фәнни һәм гамәли характердагы үз проектларын тәкъдим итте.

Студентларның берсе креатив продуктларга нигезләнгән икътисадның яңа төре буларак креатив кластер булдыру идеясе белән уртаклашты. "Чөнки төп ресурс – кешеләр һәм аларның иҗади потенциалы", – дип ассызыклады форумда катнашучы СПбДУ студенты – булачак политолог.

Студентлар икътисадның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән гавами капитал өлкәсендә тикшеренүләр ясарга; энергетика буенча проектлар – велоузышлар ярдәмендә энергия куллануны киметергә тәкъдим иттеләр. Әмма еш кына кадрлар потенциалын үстерү һәм булачак белгечләрне эш урыннарында адаптацияләү, эш бирүчеләрне эшкә нәкъ менә яңа белгечләрне чакырырга кызыксындыру һәм мотивацияләү турында идеяләр яңгырады.

Диалог конструктив һәм ачык төзелде. Дискуссия бер дулкында узды, очрашу залның музыкаль экспромты, спикерлар һәм яшь җырчы Айгөл чыгышы белән тәмамланды.

Татарстаннан читтә яшәүче студентларның икенче форумы 18 августта "Иннополис" университетында ачылды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Форумда сайлап алынган 150дән артык талантлы һәм перспективалы студент катнаша. Сайлап алу критерийлары – Татарстан Республикасыннан булу (студент республикада туган һәм яшәгән), Татарстанда инновацион идеяләр һәм проектлар куллануга тәкъдим ителгән шәхси мотивация.

Катнашучылар арасында Россия югары уку йортлары (МГИМО, СПбДУ, МДУ, РУДН һ.б.), шулай ук чит ил уку йортлары (Магдебург университеты (Германия), Истанбул университеты (Төркия), Вена дәүләт университеты (Австрия), Гринвич Университеты (Бөекбритания) һ.б.) студентлары һәм аларны тәмамлаучылар бар.

Пленар сессиядән тыш, форумда катнашучылар өчен күп кенә эшлекле һәм күңел ачу чаралары планлаштырылган. Бу ораторлык сәнгате, таймменеджмент, уңышлы әңгәмә, үз нәтиҗәлелегеңне арттыру һәм шәхси мотивация кебек темаларга тренинглар һәм мастер-класслар. Форум барышында студентлар мини-төркемнәрдә эшли, кейсларны хәл итә, потенциаль эш бирүчеләр белән республикада эшкә урнашу мәсьәләләре буенча аралаша.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Министр урынбасары Илдар Мингалиев бүген эш визиты белән Беларусь Республикасында. Татарстан делегациясе составына республиканың сәнәгать предприятиеләре – "Раритэк Холдинг" АҖ һәм "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ вәкилләре керә.

Визит программасының беренче пункты Беларусь Республикасы Сәнәгать министрлыгында булды, анда министрның беренче урынбасары Геннадий Свидерский белән очрашу булды.

Сөйләшүләрдә шулай ук Беларусь Республикасының сәнәгать предприятиеләре – "МТЗ" ААҖ, "УКХ - "ММЗ" ААҖ, "МАЗ" ААҖ - "БЕЛАВТОМАЗ" ИКХ һәм "АМКОДОР - УКХ" ААҖ катнашты. Киңәшмәнең төп темасы – машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, аерым алганда, газ-мотор техникасын куллануны киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышу.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше, 2017 ел белән чагыштырганда, 14% артып, 1,19 млрд. тәшкил иткән.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы делегациясе "Амкодор" ААҖ һәм "Великий камень" Кытай-Белоруссия индустриаль паркында булды.

Иртәгә Илдар Мингалиев Беларусь Республикасының тагын ике сәнәгать предприятиесендә – "Могилевлифтмаш" ААҖ һәм "Могилевхимволокно" ААҖ булырга планлаштыра.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә Татарстан Республикасының машина төзелеше кластеры белән эшлекле киңәшмә узды.

Кластер вәкилләре, тәэмин итү географиясен киңәйтү, элемтәләрне җайга салу һәм үз продукциясен алга этәрү максатында, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә үз проектлары турында сөйләде.

Аерым алганда, Яр Чаллының "КОМ" компанияләре төркеме вездеходлар буенча проект тәкъдир итте. Әлеге техника үзебезнең комплектлау җиһазларыннан эшләнгән, җыю эше Чаллыда башкарыла. Компания продукцияне Европа базарына чыгару белән кызыксына.

"КОМ" ДК шулай ук техника берәмлеген, аерым алганда, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм республика территориясендә башка ведомстволар өчен "ХОРТ" машинасын тәкъдим итәргә әзер.

"КОМ" ДК үзе җитештергән вездеходларны бер елга кадәр бушлай бирергә әзер. "Кагыйдә буларак, әлеге техника республиканың үтеп керүе авыр булган территорияләренә, шул исәптән халыкның гомерен саклап калу өчен, үтеп керү мөмкинлеген шактый җиңеләйтә", – дип ассызыклады "КОМ ИК" ҖЧҖ коммерция директоры Игорь Козлов.

"КОРА" ҖЧҖ предприятиесе робототехника комплексында композит материаллардан эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. "Әлеге технология Азия илләре һәм якын чит илләр өчен уникаль. Мондый технология француз компанияләрендә бар, әмма безнең эшләнмәнең бәясе дүрт тапкыр арзанрак. Нәкъ менә шуңа күрә без үз технологияләребезне экспортлауны зур ышаныч белән киңәйтергә әзер", – дип билгеләп үтте "КОРА" ҖЧҖ директоры Евгений Коган.

"Кориб" ДК проект менеджеры Владислав Свидетелев ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә төбәк һәм чит ил партнерлары белән элемтәләрне җайга салуда ярдәм күрсәткәне, шулай ук Төрекмәнстанда беренче Каспий икътисадый форумында катнашырга чакырганы өчен рәхмәт белдерде. Предприятие Россия төбәкләре, аерым алганда, Башкортостан Республикасы, Смоленск, Әстерхан өлкәсе белән эшлекле элемтәләрне актив киңәйтә. Алар өчен чит ил базарлары да, аерым алганда – Кытай, кызыклы.

Шулай ук Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластерының инженер клубы һәм "Энергопрогресс" ИҮ ҖЧҖ үз проектларын тәкъдир итте. 

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов машина төзелеше кластерындагы хезмәттәшләренә үз проектларын тәкъдир итүләре өчен рәхмәт белдерде: "Без сезгә, һичшиксез, яңа чаралар һәм республика экспортын арттыру максатында чит ил базарларына продукция чыгару өчен мөмкинлекләр турында хәбәр итүне дәвам итәчәкбез".

"Сыналган бизнес" ресурсының түләүсез "кайнар линиясе" — 8 800 222-37-22 — үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.

Июль аенда Россия Федераль салым хезмәте территориаль салым органнарына һөнәри керемгә салым куллану шартларын үтәү өлешендә үзмәшгульләргә карата контроль чаралар үткәрүне туктатырга кирәклеге турында хәбәр итте. Тикшерүләрнең булмавы үзмәшгуль гражданнар өчен күләгәдән чыгу стимулларының берсе булып тора.

Әгәр сезгә контроль-күзәтчелек органнары тикшерү белән килсә, бу факт турында "Сыналган бизнес" мәгълүмат ресурсының кайнар линия телефоны аша 8 800 222-37-22 хәбәр итегез.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салым сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды.

Хәзерге вакытта Татарстанда 22 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча

Альберт Кәримов бүген "Лонглат" IT-компаниясе вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды.

"Лонглат" – яңа компания, ул производствоны цифрлаштыру өчен комплекслы чишелешләр тәкъдим итә. Министр әлеге эшләнмәләрнең актуальлеген билгеләп үтте:

"Безнең бурыч – ил базарында барлыкка килә торган цифрлаштыру буенча мондый тәкъдимнәрне күзәтү. Һәм Сезнең компаниянең һәм Сезнең белән эшли торган предприятиеләрнең уртак тәҗрибәсен өйрәнү безнең өчен мөһим".

Компаниянең төп продукты – LPanel комплекслы электрон системасы.

LPanel бердәм программада барлык производствога идарә итү өчен булдырылган. Продукт ярдәмендә җитәкче эш барышын реаль вакыт режимында контрольдә тотарга һәм анализларга мөмкин.

Система хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген 20-40% ка арттырырга һәм биремнәрне үтәү вакытын ким дигәндә 2 тапкыр киметергә ярдәм итә. Продукт җитештерүнең идарә итү аспектларына гына түгел, ә эшнең психологик ягына да туплана.

LPanel компаниянең бөтен эшчәнлеге турында җыелма хисап әзерли, җитештерү чыгымнарын фаразлый һәм хезмәткәрләргә аларның эшенә нигезләнеп түләү дәрәҗәләрен тәкъдим итә.

Шулай ук предприятиедә видеоаналитика системасын булдыру хисабына куркынычсызлыкка да зур игътибар бирелгән.

"Лонглат" генераль директоры Глеб Сигал ассызыклаганча, «безнең продукт – үз эшләнмәсе. Без инде җитештерүчәнлекне арттыру буенча берничә предприятие белән эшлибез, теләге булганнар өчен ирешелгән нәтиҗәләрне күрсәтергә ниятлибез. Әмма сәнәгать предприятиеләренә йөз тотабыз һәм аерым якын килү алымын кулланабыз, чөнки һәр предприятиенең үз максатлары һәм бурычлары бар".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International