Бүген 17 августа Татарстан Республикасы делегациясенең Төркиянең Измир шәһәренә визиты кысаларында Татарстан-Измир эшлекле форумы узды. Сәламләү сүзе белән анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Измир шәһәренең Сәүдә палатасы Башкарма Советы Президенты Экрем Демитраш әфәнде, шулай ук, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Шамил Агеев чыгыш ясадылар.
Форум барышында Татарстан Республикасының инвестиция һәм сәүдә-икътисади потенциалы, «Алабуга» МИЗ, өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) тәкъдир ителде, Эгей төбәгенең презентациясе һәм В2В очрашулар узды.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Измир шәһәренең Сәүдә палатасы арасында килешү имзаланды.