Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе белән очрашу

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Очрашу барышында ТР Президенты Татарстанның австрия партнерлары белән булган хәзерге мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен бәя бирелүен һәм сәүдә-икътисадый, гуманитар хезмәттәшлек итүне киңәйтүгә зур игътибар ителүен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов кыскача республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, 2016 ел йомгаклары буенча регионның икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды.

Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан  австрия эшлекле даирәләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә. Республикада «Винербергер» кирпеч җитештерү заводы эшли, «Сваровски» компаниясе белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла, «Red Bull» дөньяга танылган Россия һәм Татарстан спорт командасы «КАМАЗ-Мастер»ның күпьеллык партнеры булып тора, берничә австрия банк структурасы эшләп килә, башка предприятиеләр белән дә үзара уңышлы хезмәттәшлек дәвам итә. 

Алга таба австрия бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре үзләренең компанияләрен тәкъдир иттеләр һәм Татарстан белән агросәнәгать комплексы, электрон түләү системалары, атлы спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International