КХР Казандагы Генераль консулы белән очрашу

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХР Казандагы Генераль консулы У Инцин белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Кунакларны сәламләп, республикабыз Башлыгы Татарстан һәм Кытай Халык Республикасы арасында хәзерге вакытта югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр булуы белән горурлануын белдерде. ТР Президенты сүзләренә караганда, Кытай компанияләре белән берлектә нефть химиясе, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, элемтә, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәләрендә уртак эшчәнлек алып барыла. Әйтик, узган елда Менделеевскида минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" заводы эшли башлады. Завод Кытай милли химик-инженерлык корпорациясе катнашында төзелде. Моннан тыш, "Хайер" компаниясе Яр Чаллыда суыткыч җайланмалары чыгару заводы ачты.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге динамик рәвештә үсә барган Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы эшчәнлегендә У Инцин әфәнденең Татарстан һәм КХР нәтиҗәле хезмәттәшлеге ныгуына киләчәктә дә ярдәмче булыр дигән ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International