Алтай крае и Татарстан хезмәттәшлекне ныгыта

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

30 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстан Республикасына Алтай крае делегациясе Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары, икътисади үсеш министры Николай Чиняков җитәкчелегендә эшлекле визит белән килде. Делегация составына башкарма хакимият органнары һәм предприятие  вәкилләре керде.

Визитның максаты – Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү, кластер сәясәте, эшмәкәрлекне үстерү, кадрлар сәясәте, урман хуҗалыгы, туризм өлкәсендә тәҗрибә туплау, шулай ук, предприятиеләр белән икеяклы элемтә урнаштыру.

30 мартта делегация ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очрашты. Очрашуда республика  предприятиеләре –  «Татнефть»,  «Түбән Кама нефтехим», «Татэнерго» АҖ, «Ак Барс Регион» ҖЧҖ, «Бәхетле» ҖЧҖ, «Оптовик» ҖЧҖ, Кама инновация-территориаль кластеры и ТР Машина төзелеше кластеры вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов регионнар арасында булган потенциалны билгеләп үтте. Бу җәһәттән яклар алга таба  перспектив хезмәттәшлек итү юнәлешләрен җентекләп карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International