«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышы

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында югары үткәрешле технологияләрне кулланып, энергетика проектлары гамәлгә ашырылырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышында билгеле булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яңа юнәлеш турында «Наука и инновации» һәм «Русский сверхпроводник» компанияләре ("Росатом" ДК составына керә) директоры Виктор Панцырный сөйләде. Югары үткәрешле технологияләрне куллау өлкәләре киң - электр энергетикасы, транспорт, медицина, оборона сәнәгате, металлургия һәм башкалар. Югары үткәрешле кабель 20 югары көчәнешле кабельне алыштыра ала, бу бигрәк тә шәһәр һәм заводлар шартларында мөһим. 300 мВт ток үткәреп була. Шулай ук, подстанцияләрдә ихтыяҗ юкка чыга, шәһәрләрдә саклау зоналары мәсьәләсе хәл ителә.

"Росатом" ДК белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлеккә юнәлешләр арасында Виктор Панцырный нефть, газ чыгару һәм эшкәртү өлкәләрендә югары үткәрешле технологияләрне атады.

"ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексында әлеге технологияне куллану мөмкинлеген "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, нефть эшкәртү заводында кирәк булган һәрнәрсә бар - азот, криоген булдыру җайланмасы, мегаваттлы двигатель.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть», «ТАИФ», «Татэнерго» катнашында әлеге юнәлештә хезмәттәшлекне үстерү буенча эш төркемен булдыруны йөкләде.

Утырышта, шулай ук, Heurtey Petrochem компаниясе тәкъдимнәре каралды. Licensing & Equipments, Axens вице-президенты Кристиан Дюпра хәбәр иткәнчә, компаниянең Татарстан белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. Ул НЭЗ авыр калдыкларын тирән эшкәртү буенча хезмәт күрсәтүне тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК» һәм «ТАНЕКО» компанияләренә әлеге юнәлештә эшләргә кирәклеген әйтте.

«Инвестсервис» ҖЧҖ директоры Александр Пликус Новочеркасск нефть машина төзелеше заводы мөмкинлекләре турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов предприятиегә «ТАИФ», «ТАНЕКО» компанияләре гамәлгә ашырган тендерларында катнашырга тәкъдим итте.

«Диджитал Лоялти Систем» ҖЧҖ директоры Инсаф Хәйруллин универсаль түләү системалары белән таныштырды.


"Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International