Татарстан Кытай Халык Республикасы белән һәрьяклы элемтәләрне ныгыта

2017 елның 24 феврале, җомга

Татарстан белән Кытай арасында үзара хезмәттәшлек бик тиз үсә һәм Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен  ныгытуда үз өлешен кертә. Кытай икътисады хәзерге вакытта искиткеч темплар белән үсә —кытай икътисади могҗизасы турында һәркем ишеткәне бар. Ә Татарстан алдынгы төбәк буларак башка илләр һәм республикалар кебек үк әлеге могҗизага басым ясый.

23 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  Татарстан Республикасы делегациясе КХР Хунань провинциясе Чанша шәһәренә эш визиты кылды. Гадәттәгечә, республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөрде.

Эш сәфәре кысаларында уртак инвестиция “Сяосян-Волга авыл хуҗалыгы паркы” проектында катнашучылар белән очрашу узды,  анда яклар проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган беренче адымнарны карадылар һәм юл картасын булдыру турында килештеләр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы делегациясенең Хунань Сюй Дачжэ Провинциясе Губернаторы белән рәсми очрашуы булып узды. Чара барышында Россиянең әйдәп баручы һәм икътисади яктан үсеш алган төбәкләренең берсе булган Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе үтте. Шулай ук, Губернаторга республиканың  нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармагы предприятиеләре, җиңел һәм йөк автомобильләре җитештерүе, очкычлар һәм вертолетлар, суднолар төзелеше турында сөйләделәр, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү хакында мәгълүмат бирделәр.

Сәфәрнең төп чарасы - «Татарстан-Хунань» эшлекле форумы, анда Хунань Сюй Дачже провинциясе Губернаторы, КХР бизнесы һәм җирле хакимият  вәкилләре катнашты.

"Бу Форумны ачарак без игелекле һәм дустанә мөнәсәбәтләрнең тагын бер яңа сәхифә битен ачабыз", - дип билгеләп үтте Сюй Дачже - 2013 елда без "Янцзы - Волга" кысаларында  хезмәттәшлекне башладык. Соңгы елларда без киләчәккә бергә ышанычлы адымнар белән атлыйбыз. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек зур уңышлар ирешәчәк. Безнең кайбер предприятиеләр элемтәләр урнаштырырга өлгерделәр һәм уртак проектлар турында сөйләшүләр алып баралар".

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан Республикасы белән кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерде: "Татарстан Кытай бизнесы вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Без еш һәм зур кызыксыну белән сезнең илегезгә киләбез һәм сездән үрнәк итеп алырлык күп нәрсә бар. Безгә Кытайның махсус икътисадый һәм сәнәгый зоналарының алдынгы тәҗрибәсе кызыклы. Без хезмәттәшлеккә ачык һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер", - дип билгеләп үтте ул.

Чара кысаларында  хәзерге Татарстанны тәкъдир итү булды, катнашучыларга республиканың махсус икътисади зоналар, сәнәгать парклары, өстенлекле үсеш территорияләре һәм инвестиция проектлары турында җентекләп сөйләделәр.

Форум ахырында хезмәттәшлек итү турында берничә килешү имзаланды, шул исәптән, "Агросервис" фәнни җитештерү берләшмәсе һәм SUNWARD Кытай корпорациясе арасында "Сяосян - Волга авыл хуҗалыгы паркы" уртак инвестиция проектын гамәлгә ашыру өлкәсендә Килешүгә кул куелды.

Шул ук көнне Кытайның Хунань провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты Секретаре Ду Цзяхао белән очрашу узды.  

Якындагы елларда Татарстанда зур масштаблы инвестиция проектлары гамәлгә ашырылачак, бу – "Европа – Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридоры, "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистрале төзелеше, Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге һәм башкалар.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Ду Цзяхао рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасын күрергә чакырды. 

Эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы делегациясе төзелеш техникасы җитештерүче халыкара Sany Group компаниясе мәйданчыгын карадылар. Кунакларга иң яхшы махсус техниканың үрнәкләре күргәзмәсен  күрсәттеләр, компания тарихы белән таныштырдылар, җыю цехларына экскурсия оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International