"Evolen" Ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашу

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 30 гыйнварда "Evolen" Ассоциациясе генераль директоры Жерар Момплот җитәкчелегендәге француз делегациясе белән очрашу узды.

Сөйләшү барышында яклар нефть-газ тармагы өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары, аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карадылар.  

Искәртеп үтик, Франция һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге актив үсә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Франция арасында тышкы сәүдә әйләнеше 158 млн евро тәшкил иткән. Парижда 20 елдан артык Татарстанның Тулы Вәкаләтле вәкиллеге, Казанда Франциянең мактаулы консулы эшли, ачылган виза үзәге хезмәт күрсәтә, "Альянс-Франсез" оешмасы актив рәвештә  мәдәни-агарту эшчәнлеген алып бара. Моннан тыш, Татарстан территориясендә Air Liquide, "Schneider Electric", " Leroy Merlin, Decathlon, Auchan һәм башка компанияләр эшли.

Белешмә өчен:

"Эволен" Ассоциациясе - франция бизнесының, нефть һәм газ өлкәсендә фәнни һәм техник җәмәгатьчелекнең коммерциячел булмаган оешмасы. Аңа "Total", "Saipem", "Technip", "Alseamar", "EDF" кебек эре компанияләр керә. Дөньяви европа корпорацияләренең бер өлеше проектларның иганәчеләре буларак чыгыш ясыйлар.

2008 елдан алып 2016 елга кадәр дөньяның төрле илләрендә 42,3 млн. евро суммага якын 212 проект эшләнгән. Хәзерге вакытта тагын 62 проект гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International