Татарстан Президенты күргәзмә ачылышында: машина төзелеше өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне чишү өчен бу файдалы мәйданчык

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

2016 елның 7 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү» XVIнчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.

Татарстанда машина төзелешенең актуаль мәсьәләләрен чишү юлларын эзләү өчен яхшы мәйданчык бар. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  Халыкара күргәзмәне  ачу тантанасында белдерде.

Халыкара экспозиция ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, Россия, Татарстан, чит ил машина төзелеше тармагының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Быел күргәзмәдә 13 илдән 166 предприятие катнаша. Күргәзмәне эчтәлекле эшлекле программа тулыландыра, катнашучылар машина төзелеше тармагы  үсеше перспективалары хакында фикер алышачак.

Казандагы кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов күргәзмә үткәрү урыны итеп Татарстанны сайлау уңышлы карар, дип билгеләде. “Тармакның актуаль мәсьәләләрен чишү өчен бу файдалы мәйданчык. Барыгызга да эшегездә уңышлар телим”, – дип мөрәҗәгать итте Президент чарада катнашучыларга.

“Машина төзелеше – Татарстан икътисадының төп тармакларыннан берсе, ул сәнәгать җитештерүе гомуми күләменең якынча 20 процентын тәшкил итә. Быел гына әлеге тармак предприятиеләре тарафыннан 315,4 миллиард сумлык товар төяп озатылган”, – дип билгеләп үтте Алберт Кәримов.

Шулай ук, ул республиканың машина төзелеше комплексы алдында торган төп бурычларны билгеләп үтте. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры көндәшлеккә сәләтле булу, импортны алмаштыру проектларын гамәлгә ашыру, инновацион продукцияне коммерцияләштерүне атады.

“Республикада үткәрелә торган махсуслаштырылган күргәзмәләр эшлекле мөнәсәбәтләр үсешенең, сәнәгать җитештерүен стимуллаштыруның һәм уңышлы  инвестицион климат булдыруның төп этәргече булып тора”, – дип билгеләп үтте Алберт Кәримов.

Быелгы экспозиция 5,5 квадрат метр мәйданда урнашты. Күргәзмәдә катнашучылар үз продукцияләрен динамик вариантта тәкъдим итүдән тыш, диалог үстерү һәм эшлекле элемтәләр булдыру мөмкинлегеннән файдалана.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Татарстан машина төзелеше предприятиеләре Координация советында Чехиянең “Югострой” һәм Татарстанның “ОКА” сәүдә йорты компанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Шулай ук, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Германиянең Эрфурт мәгариф үзәге арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында  меморандумга кул куелды. 

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/12/07/530911/; ТР Хөкүмәте порталында  http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/796469.htm  урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International